Урманчы көне

2016 елның 12 августы, җомга

2016 елның 14 августында Рус Православия Чиркәве Ходаның Терелтүче Тәресенең Гадел Агачлар Барлыкка килү көнен бәйрәм итә. Борынгы чорлардан бирле әлеге көн урманчылар көне булып санала, чөнки агачка дан җырлый. Риваятьләргә караганда, Христосны бәйләгән тәре ливан кедры, кипарис һәм нарат агачларыннан ясалган була. Соңыннан шушы агачлардан гадәт буенча гыйбадәт кылучыларга тәреләр ясала, алар Изге Җиргә җибәрелә. Моннан тыш, тәре – башкалар өчен, үз гамәлең һәм карашларың өчен җанны фида кылуга әзерлек символы, фидакарьлек һәрвакытта да Россия урманчыларының үзенчәлекле билгесе булып тора.

Урманчы көнен бәйрәм итә башлауның тарихы 1862 елда, Санкт-Петербургның Лисино-Корпус бистәсендә башлана, анда архитектор Николай Бенуа тарафыннан Ходаның Терелтүче Тәресенең Гадел Агачлар Барлыкка килүе уңаеннан Россиянең Урман департаменты храмы торгызыла. Чиркәү Белем бирү урманчылыгы ихтыяҗлары өчен төзелә. Биредә Урман институтын һәм Егерьлык училищесын тәмамлаучылар беренче мәртәбә катнаша, бирегә бәйрәм тантаналарында һәм бәйрәмнәрдә Урманчылар корпусыннан барлык югары дәрәҗәле кунаклар килә торган була.

Шушы урында Россия финанс министры Егор Францевич Канкрин иництиативасы белән 1834 елда Россиянең урман тармагы өчен белгечләр әзерләү буенча белем бирү комплексына – Лисинск белем бирү урманчылыгына нигез салына, аның территориясендә уртача әзерлек буынының  Россиядәге беренче урман белем бирү бинасы – Егерьлык училищесы ачыла. Лисинск урман көллияте хәзергәчә урман тармагы белгечләрен чыгара.

Ходаның Терелтүче Тәресенең Гадел Агачлар Барлыкка килүе уңаеннан Чиркәү бәйрәме IX гасырда Константинопольдә гамәлгә куела, анда Хода Тәресенең гадел агасын мәйданнарга, урамнарга, юлларга шушы урыннарны яктырту өчен, эпидемияләрне кисәтү өчен чыгарып куя торган гореф-гадәт була, гадәттә әлеге хәлләр эссе агуст аенда барлыкка килә торган була.

Бәйрәмнең русча аталышы (“Происхождение”) – грекчадан төгәл тәрҗемә түгел, ул тантаналы бәйрәмне, тәреләр адымын аңлата. Шуңа күрә аңа тагын бер сүз өстәлә (“Изнесение”). 14 августтан башлап православие динендәгеләрнең Успения посты башлана, ул ике атна бара, 28 августка кадәр.

Россиядә әлеге бәйрәм Урманчы көне буларак 1917 елдан бирле билгеләп үтелә, ә аннан соң нигезсез онытыла.

Россия урманчыларының данлыклы гореф-гадәтләрен торгызып, ел саен 14 августта Мәскәүдә Кусковоның Шереметьевлар утары храмында бәйрәм хезмәтенә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре җыела. Чиркәүгә җыелучылар Россия урманнарының иминлеге, урманнарда хезмәт итүчеләрнең сәламәтлеге турында дога кыла.

“Әлеге бәйрәм һәр православ кешесе өчен әһәмиятле, ләкин урманчылар өчен ул аеруча мөһим һәм тирән символикага ия”, чөнки Изге Тәре агачтан ясалган бит, ә урманда хезмәт куючыларның көндәлек тырышлыгы урманны саклау, яклау белән бәйле. Урманны ялкыннан һәм корткычлардан саклап, алар һәр агачның көчен саклап калырга тырыша”, – ди Табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International