Мәгариф һәм фән өлкәсе хезмәткәрләренең Республика август киңәшмәсе Мөслимдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Пленар утырышның темасы: “Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы”. Чарада Президент Аппараты, Дәүләт Советы Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, министрлыкларның һәм ведомстволарның җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, муниципаль берәмлекләрдәге мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.