ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре "Көзге игелек атнасы" ихтыярилар акциясендә катнашты. Әйтик, "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Виолетта Красноперова һәм Екатерина Буренина "Авангард" яшьләр үзәге активистлары белән бергә Әгерҗе елгасы буенда нарат үсентеләре утыртты. Барлыгы 20 данә үсенте утыртылды.

2019 елның 14 сентябрендә Казанда Урман хезмәткәрләре көненә багышланган чаралар узачак.


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 11 сентябрьдә, Саба муниципаль районында ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре арасында "Күп төрле урман ярышлары" дигән бәйге узды.

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.

РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы урманнарны торгызу кампаниясендә катнашырга чакыра. www.сохранимлес.рф сайтында һәм "Вконтакте" социаль челтәрендәге кушымтада агач утырту өчен якын урынны сайларга мөмкин.


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Министрлыкта урман фонды территориясен төзекләндерү буенча "2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика күрсәтмә конкурсына йомгак ясалды.

Кичә, 10 сентябрьдә, Брянск өлкәсендә Мәктәп урманчылыкларының гомумроссия слетын ачу тантанасы булды. Чараны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Брянск өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра.

Урманнарга һәм табигый объектларга урман законнарын бозу аркасында китерелгән зыянны исәпләү тәртибен оптимальләштерү максатларында Россия Табигать министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 29 декабрендәге 1730 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләгән.


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында брифинг узды.

Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International