"Иң яхшы эковолонтерлык отряды" II Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ яңа җитәкче-урманчы билгеләнде. Яңа җитәкче – элек урманчы-җитәкче урынбасары вазыйфасын башкарган Владимир Ишморатов. Равил Имангулов, үз чиратында, пенсиягә чыгу сәбәпле, вазыйфасыннан азат ителде.
2019 елның 9-12 октябрендә Казан шәһәрендә ел саен үткәрелә торган "Урманнарны инвентаризацияләү һәм урман корылышы" дигән фәнни-гамәли конференция узачак.
"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" хезмәткәрләре, урманнарны яңадан торгызганда кулланыла торган утырту материалын бәяләү максатында, базислы урман питомникларын тикшерү эшләрен төгәлләде.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тармак ветераны Госман Ибраһимовны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Нурлат муниципаль районында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Татарстан Республикасында 2020 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре башланды.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Буа һәм Тәтеш муниципаль районнарында булды. Сәфәрнең төп максаты – 2019 елның 8 аенда Министрлык карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмәләр үткәрү.
2019 елның 9-12 сентябрендә Брянск өлкәсендә "Деснянка" балаларны савыктыру комплексы базасында Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары слеты узачак. Чараны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Брянск өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра.