"Иң яхшы эковолонтерлык отряды" II Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны оештыручылар булып, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, "Россия тыюлыклары" экоүзәге" АКО һәм "ГРИНЛАЙФ" төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән берлектә, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм В.И.Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экологик фонд катнаша.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: "Урман волонтерлары" (урманнарны һәм урман утыртмаларын саклау һәм торгызу буенча волонтерлык отрядлары проектлары), "Тыюлыкларга булышабыз" (махсус сакланучы табигать территорияләрендә волонтерлык отрядлары проектлары), "Эковолонтер – елгаларга һәм күлләргә" (су объектлары ярларын чистарту буенча волонтерлык отрядлары проектлары),» "Шәһәр эковолонтерлары" (шәһәр ишегалларын һәм урамнарын төзекләндерү буенча волонтерлык отрядлары проектлары), "Чүпкә – юк!" (чүп-чар проблемасын хәл итү буенча волонтерлык отрядлары проектлары), "Экокараш" (экологик һәм волонтерлык тематикасының мәгълүмати-агарту материалларын һәм медиа-ресурсларын оештыру һәм тарату).
Катнашу өчен 10 һәм аннан олырак яшьтәге гражданнарны берләштерүче, социаль-экологик проектларны тормышка ашыручы волонтер отрядлары чакырыла. Гаризалар 2019 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән әлеге сылтама аша танышырга була: http://www.vernadsky.ru/proekti-fonda/vserossiyskiy-konkurs-luchshiy-ekovolonterskiy-otryad.