2019 елның 8 аенда Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 18,2 меңнән артык патруль уздырылган.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2019 елның 8 аенда эш йомгаклары буенча берничә киңәшмә уздырды.
2019 елның 16 сентябрендә республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы башлана. Акция 16 ноябрьгә кадәр барачак. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, ауган агачлардан һ.б. чистарту планлаштырыла.
2019 елның 15 сентябренә кадәр "Туган як экологиясе" экологик проектлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Аны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һ.б. ярдәмендә Татарстан Республикасында "Рус география җәмгыяте" россиякүләм иҗтимагый оешмасы оештыра.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әгерҗе муниципаль районында булды.
Бүген Мәскәү өлкәсенең Софрино шәһәр тибындагы бистәсендә "Иң яхшы урман янгынчысы – 2019" Бөтенроссия конкурсының ачылу тантанасы булды. Бу конкурсны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм "Авиалесохрана" ФБУ оештыра.
Татарстан Республикасында көзге урман культурасы сезоны ачылды.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов "Лубян урман-техника көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә Белем көне уңаеннан тантаналы линейкада катнашты.
Бүген "Казан ярминкәс" күргәзмәләр үзәгендә Россиянең тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына багышланган Татарстан нефть, газ, химия форумы ачылды.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2019 елның 8 аенда Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең эш йомгаклары буенча киңәшмәләр уза. Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ һәм "Алабуга урманчылыгы" ДКУ утырышларында катнашты.