2019 елның 15 сентябренә кадәр "Туган як экологиясе" экологик проектлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Аны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һ.б. ярдәмендә Татарстан Республикасында "Рус география җәмгыяте" россиякүләм иҗтимагый оешмасы оештыра.
Бәйгедә катнашу өчен 12 яшьтән олырак, Татарстан Республикасы территориясендә экология проектларны гамәлгә ашырган мәктәп укучылары, урта махсус һәм югары уку йортларында укучы балалар һәм аларның педагоглары чакырыла. Проектлар түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә: "табигый һәм башка территорияләрне төзекләндерү", "фәнни-тикшеренү проектлары/экологик экспедицияләр" һәм "экологик-агарту характерындагы проектлар".
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: http://eco.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1552672.htm.