16 сентябрьдә республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы башлана

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 16 сентябрендә республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы башлана. Акция 16 ноябрьгә кадәр барачак. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, ауган агачлардан һ.б. чистарту планлаштырыла.

"Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның төп максаты – урманнарда имин санитар-экологик шартлар булдыру. Акция республиканың барлык муниципаль районнарында да уза. Ел саен акциядә Министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм волонтерлар катнаша.

Быел акциянең язгы этабына 9,7 меңнән артык кеше кушылды. Алар көче белән урман фондыннан 3,3 мең кбм күләмендә каты көнкүреш калдыгы һәм ауган агачлар җыеп чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International