Татарстан районнарында урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының 2019 елның 8 айлык эшенә йомгак ясала

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2019 елның 8 аенда Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең эш йомгаклары буенча киңәшмәләр уза. Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ һәм "Алабуга урманчылыгы" ДКУ утырышларында катнашты.

Минзәлә муниципаль районында узган киңәшмәдә төп доклад белән "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев чыгыш ясады. Ул узган чорда урманчылык территориясендә 150 гектар мәйданда – урманнарны торгызу, 1057 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 246 гектарда урман культураларын өстәп утырту эшләренең башкарылуы хакында сөйләде. Шуның белән беррәттән, 2000 гектардан артык мәйданда – урман патологиясенә тикшерү, 183 гектарда урманнары тәрбияви кисүләр уздырылган. Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында 30 км яңа минераллаштырылган полосалар салынган һәм гомуми озынлыгы 320 км булган киртәләр каралган.

"Хәзер безнең өстенлекле бурыч – урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү. Бүгенге көндә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан 280 килограмм орлык әзерләнде", – дип нәтиҗә ясады Илнар Әхмәтгалиев.

Министр урынбасары Рәис Гомәров, йомгак ясап, учреждениеләрнең эшенә уңай бәя бирде һәм хезмәткәрләрне урман законнарын бозу очракларын кисәтү һәм ачыклауны контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды.

Алабуга муниципаль районында узган киңәшмәдә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу өлкәсендә башкарылган эшләр турында ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев сөйләде. Шулай ук очрашу кысаларында алдагы чорга бурычлар да билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International