"Лаеш" янгын-химия станциясеннән Рузил Насыйров "Иң яхшы урман янгынчысы – 2019" Бөтенроссия конкурсында катнаша

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Бүген Мәскәү өлкәсенең Софрино шәһәр тибындагы бистәсендә "Иң яхшы урман янгынчысы – 2019" Бөтенроссия конкурсының ачылу тантанасы булды. Бу конкурсны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм "Авиалесохрана" ФБУ оештыра.

Ярышларда катнашучыларны "Авиалесохрана" ФБУ башлыгы Виталий Акбердин сәламләде һәм уңышлар теләде.

Конкурста Хабаровск, Красноярск крайларыннан, Төмән, Архангельск, Вологда, Тверь, Липецк, Ярославль, Брянск, Воронеж, Белгород өлкәләреннән һәм илнең башка төбәкләреннән 30 кеше катнаша. Татарстан Республикасыннан "Урман янгыннары үзәге" ДБУ III типтагы "Лаеш" янгын-химия станциясе хезмәткәре Рузил Насыйров катнаша.

Быел чарада мәртәбәле кунаклар сыйфатында Кытай Халык Республикасының урман хуҗалыгы вәкилләре дә катнаша.

Бүген конкурсантлар урманнарны янгыннан саклауны законнар белән һәм норматив тәэмин итү, янгын сүндерү тактикасы, урман янгыннары җиһазлары, эзләү эшләре, хезмәтне саклау, табиб килгәнче ярдәм күрсәтү һ.б. өлкәләрдәге белемнәре буенча тест уздылар. Иртәгә, 4 сентябрьдә, ярышларда катнашучыларга урман янгыннары каршылыклары полосасын узарга туры киләчәк. Конкурска 5 сентябрьдә нәтиҗә ясалыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International