Татарстанда көзге урман культурасы сезоны ачылды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында көзге урман культурасы сезоны ачылды. Аның кысаларында урман хуҗалыгы белгечләренә 2 мең га мәйданда урман культураларын тулыландыру буенча эшләр башкарырга, киләсе ел культурасы өчен 2 мең га мәйданда туфрак участокларын әзерләргә, төп урман барлыкка китерүче токымнарның 10 мең килограммнан артык орлыгын әзерләргә һәм урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләргә туры киләчәк.

Хәзерге вакытта республикада урман культураларын агротехник карау эшләре тәмамланып килә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 3 сентябренә мондый чаралар 13 мең га мәйданда башкарылган. Планлаштырылган эш күләмен Азнакай, Чирмешән һәм Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыклары хезмәткәрләре төгәлләгән.

Шулай ук урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү эше дә башланды. Бүгенге көнгә барлыгы 898 кг орлык әзерләнгән, шуның 355 кг – ылыслы токымнар. Орлык әзерләү буенча лидерлар арасында – Мамадыш, Азнакай һәм Саба өйрәнүсынау урман хуҗалыклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International