ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстанның нефть, газ, химия форумы эшендә катнашты

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген "Казан ярминкәс" күргәзмәләр үзәгендә Россиянең тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына багышланган Татарстан нефть, газ, химия форумы ачылды. Чара кысаларында "Нефть, газ. Нефть химиясе" дигән 26 нчы халыкара махсус күргәзмә, 9 нчы "GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография" махсус күргәзмәсе һәм 5 нче халыкара "Интерпластика Казан" махсус күргәзмәсе уза. Күргәзмәләр эшендә Россия, Әзербәйҗан, Германия, Канада, Корея, Чехия, Япония һәм башка илләрдән 180ләп компания катнаша, алар заманча материаллар, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе җиһазлары һәм технологияләре, торбалар һәм торбаүткәргеч арматуралар, нефть һәм газ ташу өчен җиһазлар һәм технологияләр, индустриаль һәм көнкүреш калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм утильләштерү өчен җиһазлар һәм технологияләр, җитештерү процессына идарә итүнең автоматлаштырылган системалары, контроль-үлчәү җайланмалары һ.б. тәкъдим итә.

"GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография" күргәзмәсен карау барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рослесинфорг" ФДБУ экспозициясе белән танышты. Филиал директоры урынбасары Людмила Коновалова республика Президентына һәм кунакларга учреждение эшчәнлегенең төп юнәлешләре, урманнар белән идарә итү өлкәсендә заманча цифрлы сервисларны үстерү һәм гамәлгә кертү планнары турында сөйләде, шулай ук Россиядә урманнар белән идарә итү системасының иң мөһим элементы буларак урманчылыкларның чикләрен билгеләү эше кысаларында хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә тукталды. Шулай ук ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов та үз эшләре турында сөйләде.

Татарстанның нефть, газ, химия форумы 4 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Эш программасы кысаларында төрле конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, панель дискуссияләр, презентацияләр һ.б. узачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International