Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре базислы урман питомникларын тикшерү эшен төгәлләде

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" хезмәткәрләре, урманнарны яңадан торгызганда кулланыла торган утырту материалын бәяләү максатында, базислы урман питомникларын тикшерү эшләрен төгәлләде. Аерым алганда, август аенда, план-график нигезендә, Буа, Тәтеш, Аксубай һәм Кайбыч махсус орлык хуҗалыклары питомникларыннан утырту материалы өйрәнелде. Белгечләр сүзләренә караганда, питомникларның торышы яхшы дип бәяләнә.

Хәзерге вакытта филиал хезмәткәрләре урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы, әзерләнгән урман үсемлекләре орлыкларын бәяләү һ.б. эшләрне башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International