Казанда урман корылышы буенча конференциягә теркәлү башланды

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 9-12 октябрендә Казан шәһәрендә ел саен үткәрелә торган "Урманнарны инвентаризацияләү һәм урман корылышы" дигән фәнни-гамәли конференция узачак. Чара Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Чараның максаты – урманнарга тотрыклы идарә итүне камилләштерү, урманнан интенсив һәм арыктырмыйча файдалануны оештыру буенча инновацион алымнар һәм урман комплексы белгечләрен әзерләгәндә практик юнәлешле якын килүне гамәлгә кертү. 

Эш программасына пленар утырыш һәм дискуссион мәйданчыклар кертелгән, анда экспертлар урманнарны компенсацион торгызу, дәүләти-хосусый партнерлык, урманнан файдалануны контрольдә тоту системасында дистанцион мониторинг, шулай ук бердәм программа тәэминатына һәм урманнарны төзекләндерү эшләре технологиясенә күчү мәсьәләләрен караячак.

Конференция спикерлары – Дәүләт Думасы депутатлары, Рослесхоз, федераль һәм башкарма хакимият органнары, экспертлар бергәлеге, коммерциясез оешмалар һәм бизнес вәкилләре. Алар арасында – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Михаил Клинов, Табигать ресурслары, милек һәм җир мөнәсәбәтләре буенча РФ Дәүләт Думасы комитеты рәисе Николай Николаев, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, "Кадастр инженерлары" АҖ генераль директоры Марина Петрушина, "Рослесинфорг" ФДБУ директоры Игорь Мураев һ.б. бар.

Теркәлү чараны оештыруда катнашучы "Рослесинфорг" ФДБУ сайтында бара: https://roslesinforg.ru/event. Шулай ук тулырак программа, инфраструктура һәм элемтәләр турында мәгълүмат урнаштырылган PROЛес кушымтасында да теркәлергә мөмкин. Конференция яңалыкларын телеграмм-каналында күзәтергә мөмкин: https://t.me/forestinventory.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү өчен: pressa@roslesinforg.ru, +7 985 960 37 73 (Лариса Бурлуцкая),  +7 915 453 00 71 (Юлия Марудина).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International