ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, укучыларның аны саклау өчен кирәкле белем һәм күнекмәләрен арттыру – өстәмә белем бирүнең аерылгысыз өлеше. Балтач ДТКЗ инспекторлары, Норма мәктәбе укучылары белән бергәләп, сыерчык оялары куюны оештырды. Кошлар өчен “өй”ләрне заказник территориясендә Балтач кишәрлеге урманчылыгының 105 кварталында элделәр. Чарада укытучылар да катнашты. Энтузиастлар барлыгы 40 оя куйды. Нәтиҗәле эштән соң, чарада катнашучылар табигать кочагында тәмләп чәй эчте.

Министрлыкта фәнни-техник совет утырышы булды, анда перспективалы берничә фәнни-җитештерү эшкәртмәләрен, шул исәптән “Татарстан Республикасында уңыш бирүчәнлекне арттыру өчен кыр саклагыч урман полосаларын булдыру һәм яңадан торгызу” проектын карадылар. Бу программа республикадагы уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләренең халәтен яхшыртуга юнәлдерелгән. Проектны эшләү турыдан-туры Татарстан Республикасының Социаль-икътисади үсеш стратегиясенә бәйләнгән.

“Кыр саклагыч утыртмаларны булдыру һәм яңадан торгызу көзге-кышкы чорда туфракта дым туплануны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки алар кар тоту, ягъни кар катламын кырларга бертигез яткыру вазыйфасын башкара, туфрактагы туң тирәнлеген киметә, аның дым сеңдерүчәнлеген арттыра. Моннан тыш, андый утыртмалар белән сакланучы кырларда үстерелүче культуралар, ачык урыннардагы белән чагыштырганда, уңышны 15-20 процентка артыграк бирергә сәләтле. Кыр саклагыч урман утыртмаларының роле коры җилләрдән саклауда да бәяләп бетергесез, туфракның кибүенә юл куймыйлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелегенә турыдан-туры тәэсир итәләр”, – дип билгеләп үтте үз чыгышында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы А.И. Дружин.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов, үз чиратында, бу теманың Татарстан Республикасы өчен көн кадагында торуын өстәде: “Республиканың агросәнәгать төбәге булуын исәпкә алып, аграр секторга аерым игътибар бирелә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына буйсынучы учреждениеләр дә, тиеше финанс бүлеп бирелгән очракта, кыр саклагыч утыртмалар булдыру буенча эш башкаручылар булырга әзер. Бу максатларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле техника һәм киң ассортиментта утырту материалы бар. Ләкин әлеге проблемаларны хәл иткәндә шуны онытмаска кирәк: булдырылган саклагыч утыртмаларның күп кишәрлекләре кадастр исәбенә куелмаган. Алга таба алардан файдалануда бу кайбер кыенлыклар тудыра. Бу уңайдан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, ТР муниципаль берәмлекләренә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән бергәләп, бу кишәрлекләрне кадастр исәбенә кую буенча гамәлләр алгоритмын төзергә тәкъдим итәм”.

Бу проектны утырышта катнашучылар барысы да хуплады, башка дәүләтләрнең бу юнәлештәге уңай тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк, дигән тәкъдим дә кертелде.

2017 елның 1 апреленнән 7 сенә кадәр Мәскәү өлкәсендә World skills Russia-2017 –  “Яшь профессионаллар” илкүләм чемпионатының финалында катнашу хокукын яулауга сайлап алу ярышлары булды. Ландшафт дизайны компетенциясендә Татарстан Республикасы исеменнән “Яшь профессионаллар”ның төбәк этабы җиңүчеләре – Лубян урман-техника көллиятенең  1 курс студентлары Станислав Козырев һәм Ульяна Селюнина катнашты.

Һөнәри осталыкта 13 команда ярышты: Краснодар, Хабаровск крайлары, Калининград, Төмән, Самара, Мәскәү өлкәләре, Сахалин, Татарстан Республикасы һ.б.  Катнашучыларга проект бирелде, балалар аның буенча биремне – чәчәк түтәле ясау (кирпечтән), терәү дивары, агач түшәмә – 12 сәгатьтә үтәргә тиеш иде. Шулай ук барлык нормаларны һәм кагыйдәләрне, техника куркынычсызлыгын үтәп, проект буенча брусчатка белән ташлардан юл түшәргә дә кирәк иде. Балалар, биремне җиңел генә башкарып, сайлап алу турыннан уздылар. Алар хәзер май аенда Краснодар шәһәрендә узачак Бөтенроссия эшче һөнәрләр чемпионатында катнашырга әзерләнә.


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Экологик белемнәр көненә багышланган шундый исемдәге бәйрәм Арча районының Симетбаш авыл клубында узды. Чарада Симетбаш һәм Кышкар мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Ул көнне укучылар һәм укытучылар беренче тапкыр заказник белгечләре белән очрашты, аларның эшчәнлеге белән танышты. “Ашыт” ДКТЗ белгече Г.И. Габдрахманова үткәргән әңгәмәдән күп кенә яңа белемнәр алдылар, кызыклы фактлар ишеттеләр. Чара азагында анда катнашучыларга Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дипломнары һәм җыентыклары тапшырылды.

Әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, табигатькә мәхәббәт уяту максатыннан, министрлык белгече Н.П. Хәйретдинова булачак укучылар – Казан шәһәренең № 365 МАММУ чыгарылышлары өчен “Урман дәресе” үткәрде. Чара барышында балалар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында, кеше тормышында һәм табигатьтә аның әһәмияте турында белделәр. Балалар зур кызыксыну белән урман турында видеосюжет карадылар, планетаның яшел байлыгы турындагы белемнәрен ныгыттылар. Чара тәмамлангач, балаларга “Урман дәресе”ндә актив катнашкан өчен грамоталар тапшырылды.

Үсемлекләрнең иртә чәчәк ата торган декоратив төрләрен җыюны һәм сатуны, алар үсә торган урыннарны юкка чыгаруны булдырмау максатыннан, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2017 елның 17 апреленнән 22 маена кадәр “Беренче чәчәкләр-2017” экологик аңлату акциясе уздыра.

Кагыйдә буларак, беренче чәчәкләрнең ике төре: йокы үләне һәм май ландышын күпләп җыялар һәм саталар. Безнең республикада бу үсемлекләрнең ресурсы шактый зур, ләкин чәчәк ату чорында күпләп җыю аларның популяцияләренә сизелерлек зыян китерә.

Акциядә һәркем хәленнән килгәнчә катнаша ала! Беренче чәчәкләрне үзең дә өзмәү, бу чәчәкләрне сатып алудан баш тарту, беренче чәчәкләрнең файдасы турында үз балаларыңа сөйләү мөһим.

Иртә чәчәк атучы үсемлекләр бик зәгыйфь, аларның күбесе Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Үсемлекләрнең Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, республиканың бөтен территориясендә аларны җыю, сату, сатып алу тыелган сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы янаган иртә чәчәк атучы төрләре:

Имәнлек җилдәге

Алтай җилдәге

Маршалл хохлаткасы

Саз миләүшәсе

Шахматсыман күкбаш

Рус күкбашы

Биберштейн лаләсе.

ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрне юк итү фактлары ачыкланган очракта, гаепле кеше ТР Административ хокук бозулар турында кодексының 3.1 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла. Сирәк очрый торган үсемлекләрне законсыз рәвештә әйләнешкә кертү (үзеңдә саклау, транспортта алып бару, җыю, сатып алу, сату яки җибәрү) гражданнарга  – 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 10 меңнән сумнан алып 15 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була.


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 10 һәм 11 апрелендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү узды. 30 хезмәткәрнең норматив-хокукый актларны һәм вазыйфаларына кагылышлы белем дәрәҗәсен тикшерделәр. Комиссия составына Министрлык җитәкчеләре һәм бүлек башлыклары, ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты вәкиле, бәйсез экспертлар керде.


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Табигатьне танып белүгә, игътибарлы, күзәтүчән булуга карата иҗади кызыксыну уяту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында “Чиста болыннар” ДТКЗ хезмәткәрләре тарафыннан ТР Мамадыш районы “Берсут-Сукачы гомуми белем бирү мәктәбе”, “Җәнлек совхозы гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУ укучылары өчен Кызыл Китап тәкъдим ителде. Чарада 1-9 сыйныфларда белем алучы 60тан артык бала катнашты. Дәрес барышында балалар Татарстан Республикасындагы сирәк очраучы, юкка чыгып бара торган үсемлекләр һәм хайваннар турында, асылда көрән аю, ак койрыклы диңгез бөркете һәм Кызыл китапка кертелгән “яңа” җан иясе – Чулман елгасында тереклек итүче чөгә балыгы турында белделәр.


7
апрель, 2017 ел
җомга

“Чиста болыннар” дәүләт табигать заказнигы белгечләре тарафыннан “Берсут” аучылык хуҗалыгында ТР Мамадыш районы “Берсут-Сукачы гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУ укучылары, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен экскурсия оештырылды. Әлеге чара “Парклар маршы-2017” акциясенә багышланды. Белгечләр балаларга ярымирекле шартларда асралучы кыргый кабаннар кабаннар тормышы турында сөйләде. Экскурсиядә катнашучылар җанварларны кулдан ашаттылар һәм алар белән бик теләп фотога төштеләр.


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан “Россия Федерациясе Урман кодексының 50.2 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проекты эшләнгән, аның нигезендә эрбет агачы агачның кыймммәтле төренә караячак.

“Эрбет агачы урманнарының экосистема ягыннан югары әһәмиятен исәпкә алып, законсыз рәвештә аларны кисү һәм сату итүдән саклау буенча өстәмә чара сыйфатында закон проекты эшләнде, аның нигезендә эрбет агачы агачның кыймммәтле төренә караячак”, – дип билгеләде Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы башлыгы Сергей Донской.

Әлеге закон чыгару инициативасы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Финанс министрлыгы, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте, Россия Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан хупланган һәм хәзерге вакытта җәмәгатьчелек арасында фикер алышу һәм ведомствоара килешү процедурасын уза.

Эрбет агачын кыйммәтле токымлы агачлар исемлегенә кертү эрбет агачы ияләрен (эрбет агачын эшкәртүче, эрбет агачы белән килешүләр алып баручы затларны) һәрбер бүрәнәгә билге салырга, аны теркәп барырга һәм аның турында мәгълүматны агачны һәм аның белән ясалган килешүләрне теркәү буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЕГАИС) кертергә мәҗбүр итәчәк.

Шулай ук закон проектында норма каралган, ул барлык кыйммәтле агачка билге салуны, димәк, һәрбер бүрәнәнең – эрбет агачы, имән, бук агачы, корыч-агачның – экспортта гына түгел, ә Россия Федерациясе территориясендә әйләнештә булганда да килеп чыгышының легальлеген тикшерүне тәэмин итәчәк.

Искәртеп үтик: эрбет агачы урманнары табигатьтә һәм социаль өлкәдә иң кыйммәтле урманнарның берсе булып тора. Алар бай биологик төрлелеге белән аерылып торалар һәм җирле халык өчен эрбет агачын хәзерләү акча табуның мөһим чыганагы булган районнарда мөһим социаль-икътисади әһәмияткә ия, шуңа күрә ул аерым яклауга мохтаҗ.

Эшкәртелгән эрбет агачы югары физик һәм кулланучылар сыйфатына ия, бу аңа карата тотрыклы ихтыяҗ тудыра һәм легаль булмаган кисү, сату итү очракларын арттыра. Легаль булмаган кисү очраклары урманнардагы янгыннар һәм урман авырулары белән беррәттән эрбет агачы урманнарына бик зур зыян сала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International