Аукционга Зәй урманчылыгыннан барлыгы 100 лот куелган иде.
№ 3, 4, 13, 27, 31, 32, 41, 47, 50, 53, 54, 55, 76-81, 90 лотлар буенча аукцион узган дип танылды. Аукционның җиңүчеләре белән аукцион нәтиҗәләре буенча беркетмәләр имзаланды, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу килешүләре беркетмәләр имзаланган көннән алып ун эш көне эчендә төзеләчәк.
№ 2, 12, 24, 46, 48, 51, 52, 63-67, 74, 85, 88 лотлар буенча аукцион узмаган дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 статьясындагы 7 пунктның 1 пунктчасы). Аукционның бердәнбер катнашучылары белән аукцион беркетмәләре имзалана һәм, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу килешүләре аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат Россия Федерациясенең “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникацияләр челтәрендәге рәсми сайтына урнаштырылган көннән алып ун көннән соң, югарыда күрсәтелгән срок беткәч, ун эш көне эчендә төзеләчәк.
№ 1, 5-11, 14-26, 28-30, 33-40, 42-45, 49, 56-62, 68-73, 75, 82-84, 86-87, 89, 91-100 лотлар буенча, аукционда катнашуга гаризалар булмау сәбәпле, аукцион узмаган дип танылды.
Экология һәм махсус сакланучы территорияләр елы кысасында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының оештыру бүлеге башлыгы Л.Р. Мирсәетова Казан шәһәренең 111 нче номерлы мәктәбендә “Урман дәресе” үткәрде.
Дәреснең максаты укучыларның урман турындагы белемнәрен ныгыту һәм системага салу, әйләнә-тирә мохит экологиясенә кагылышлы белемнәрен арттыру, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, фикерләү, хәтердә калдыру, өйрәнелә торган предмет белән кызыксыну кебек интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү иде.
Чара барышында Л.Р. Мирсәетова балаларга тиздән булачак “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе турында сөйләде, укучыларга республика күләмендәге акциядә кулланылачак утырту материалын (нарат, чыршы) күрсәтте.
ТР Министрлар Кабинетының 2017 елның 21 мартындагы № 527-р боерыгын тормышка ашыру кысасында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде.
“Идел буе урманчылыгы” ДКУ территориясендә “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе башланып китте. Урманчылык һәм урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан урман кишәрлекләрен чүп-чардан чистарту эшләре башкарыла.
Югары Ослан районы башкарма комитеты белән үзара хезмәттәшлек планы төзелде, анда район предприятиеләренә һәм авыл җирлекләренә беркетелгән кишәрлекләр билгеләнде.
Табигатькә битараф булмаучыларның барысын да акциядә актив катнашырга һәм, уртак тырышлык белән, урманнарыбызны чистарак итәргә чакырабыз!
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы территориясендәге “Яшел Үзән урманчылыгы” ДКУда урман янгынын сүндерү һәм гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү буенча махсус тактик өйрәнүләр узачак.
Бу чаралар белгечләрнең гамәли күнекмәләрен камилләштерү һәм аларның урман янгыннарына бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү буенча үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә әзерлеген тикшерү максатыннан уздырыла.
Янгынга каршы өйрәнүләрдә белгечләр, урман янгынының торак пунктка күчү куркынычы булганда, анда яшәүчеләрне эвакуацияләү мәсьәләләре турында фикер алышачак, урман янгынын сүндерү техникасын кулланып, урмандагы янгынны сүндерү ысулларын өйрәнәчәк. Урман янгынын сүндерү өчен, РФ Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының су агызу җайланмасы булган МИ-8 вертолетыннан файдалану планлаштырыла, шулай ук урман биләмәләрендәге янгынга каршы хәлне күзәтүче, үзе идарә ителешле очу аппаратының ничек эшләвен күрсәтү дә күз алдында тотыла.
Өйрәнүләрдә урман хуҗалыклары директорлары, җитәкче-урманчылар, МЧС хезмәткәрләре катнашачак.
2017 елның 17 апрелендә “Зөя буйлары” ДКТЗ белгечләре Буа муниципаль районының “Ромашка” балалар бакчасында экология дәресе үткәрде. Бакча коллективы табигатьне саклау турында театральләштерелгән тамаша әзерләгән иде. Балалар экология темасына шигырьләр укыды, җырлар җырлады. Тамаша тәмамлангач, актив катнашучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы (Рослесхоз) тарафыннан “Россия Федерациясе урман хуҗалыгының 2016 елдагы эшенең төп йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар” дигән темага Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия киңәшмәсе кысасында “Россия Федерациясе урман хуҗалыгының 2016 елдагы эшенең төп йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар” Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашучыларны “Урманнарны авиация ярдәмендә саклау” (“Авиалесоохрана”) ФБУ, “Россиянең урманны саклау үзәге” (“Рослесозащита”) ФБУ, “Урман үстерү һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты” (ВНИИЛМ) ФБУ, “Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкче хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты” өстәмә һөнәри белем бирү (ВИПКЛХ ДПО) ФАУ эшчәнлеге белән таныштыруга юнәлдерелгән семинар-киңәшмәләр циклы булып үтте. Чарада РФ субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Семинар “Авиалесоохрана” ФБУ, “Рослесозащита” ФБУ, ВНИИЛМ ФБУ, ВИПКЛХ ДПО ФАУның үзәк структуралары урнашкан Пушкино шәһәрендә үтте. Чара ВНИИЛМ ФБУ конференцияләр залында башланып китте, аннан соң киңәшмәдә катнашучылар Рослесхозга буйсынучы башка учреждениеләрдә булдылар.
14 апрель көнне Мәскәүдә Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик рәислегендә “Россия Федерациясе урман хуҗалыгының 2016 елдагы эшенең төп йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар” дигән темага Бөтенроссия киңәшмәсе булды.
Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов катнашты. Анда урман янгыннары белән көрәш, урманнарны саклап калу һәм торгызу мәсьәләләре, шулай ук Экология елы чараларын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.
Бөтенроссия семинары кысасында профессор О.А. Харинның тууына 80 ел тулуга багышланган “Урманнарны тәртипкә китерүне оештыру проблемалары һәм аларны чишү юллары” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция дә булды. Анда урман фәненең күренекле вәкилләре катнашты. Конференциядә сүз урманнардан тотрыклы рәвештә файдалану проблемасын хәл итүдә урманнарны тәртипкә китерүнең роле, урманнарны тәртипкә китерү һәм урман хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү, шулай ук урманнарны дәүләт инвентаризацияләве турында барды.
Министрлыкка буйсынучы учреждениеләрдә урман фондындагы урман культураларын утыртуга әзерлек эшләре алып барыла. Әйтик, “Буа урман хуҗалыгы” ДБУның даими урман питомнигында чәчү эшләре һәм, урман фондына утырту өчен, үсемлекләрнең чыбыкчаларын кисү башланды. Татарстан Республикасында чыбыкчадан үрчетү юлы белән, нигездә, урман культуралары тупылның гибрид-38 дигән төрләреннән булдырыла. Буа урман хуҗалыгында язгы чорда урман культураларын һәм саклагыч урман утыртмаларын 100 мең данәдә булдыру планлаштырыла.
ТР дәүләт хезмәткәрләре арасында спартакиада кысасында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының “Төзүче” спорт комплексында волейбол турниры булды. Чарада Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Урман үстерүчеләр командасы, 2 нче урынны алып, ярышларның бу этабын уңышлы узды. Волейбол буенча икенче турнир 2017 елның 22 апрелендә булачак.
15 апрель – Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда янгын куркынычы сезоны башлану көне.
Урманнарда янгын куркынычы сезоны башлангач түбәндәгеләр тыела:
а) ылыслы яшь урманнарда, янгын булып узган урыннарда, зарарланган урман кишәрлекләрендә, торфлы җирләрдә, урман кискәннән соң кисү калдыкларыннан һәм әзерләнгән агачлардан чистартылмаган урыннарда, корыган үләнле җирләрдә, шулай ук агачларның ябалдашлары астында учак ягу. Башка урыннарда учак ягу киңлеге 0,5 метрдан ким булмаган, янгынга каршы минераллаштырылган (туфракның минерал катламына кадәр чистартылган) полоса белән аерып алынган мәйданчыкларда гына рөхсәт ителә. Кисү калдыкларын яндырганнан соң яки башка максатларда кулланылган учак туфрак белән яхшылап күмелгән яки төтенләү тулысынча беткәнче су сибелгән булырга тиеш;
б) янып торган шырпылар, төпчекләр, трубкалардагы кайнар көлне, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һ.б.) ташлау;
в) ау вакытында янучан һәм пыскучан материаллардан ясалган тыккычлар куллану;
г) майлы яки бензин, керосин яисә бүтән төрле тиз кабынып китүчән матдәләр сеңдерелгән материалларны (кәгазь, тукыма, сүс, мамык һ.б.) моның өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда калдырып китү;
д) эчке янулы моторларның бакларына мотор эшләп торганда ягулык салу, моторының туендыру системасы төзек булмаган машиналардан файдалану, шулай ук тәмәке тарту яки ягулык салына торган машиналар янында ялкынлы уттан файдалану;
е) торфлы сазлыкларда ачык ут кулланып эшләр башкару;
ж) урманнарны көнкүреш, төзелеш, сәнәгать калдыклары һәм башка төрле калдыклар, чүп-чар белән чүпләү.
Моннан тыш, урман янәшәсендә үк торучы территориядән файдаланучы затлар аны урманнан кимендә 10 метр киңлектәге полосада кипкән үләннәрдән, камылдан, корыган ботаклардан, кисү калдыкларыннан, чүп-чардан һәм башка төрле янучан материаллардан чистартуны тәэмин итәргә, яисә урманнан киңлеге 0,5 метрдан ким булмаган, янгынга каршы минераллаштырылган полоса яки янгынга каршы башка төрле барьер белән аерып алырга тиешләр.
Торак пунктлардан чыгарылучы чүп-чар урманга якын җирдә бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына түбәндәге шарт белән яндырылырга мөмкин:
а) чүп-чар яндыру урыннары (чокырлар яки мәйданчыклар) ылыслы урманнан яки аерым үсеп торучы ылыслы агачлардан һәм яшь агачлардан – 100 метрдан, яфраклы урманнан яки аерым үсеп утыручы яфраклы агачлардан 50 метрдан ким булмаган ераклыкта урнашса;
б) чүп-чар яндыру урыннары (чокырлар яки мәйданчыклар) тирәсендәге территория корыган агачлардан, ботаклардан, кисү калдыкларыннан, башка төрле янучан материаллардан 25-30 метр радиуста чистартылган һәм һәрберсенең киңлеге кимендә 1,4 метр булган янгынга каршы минераллаштырылган ике полоса белән, ә ылыслы урман янындагы коры туфракларда һәрберсенең киңлеге кимендә 2,6 метр һәм аралары 5 метр булган янгынга каршы минераллаштырылган ике полоса белән аерылган булырга тиеш.
Янгын куркынычы сезоны чорында чүп-чар яндыру бары тик һава шартлары буенча урманда янгын куркынычы булмаганда һәм җаваплы кешеләрнең күзәтүе астында гына рөхсәт ителә.
Урманга, саклагыч һәм урман утыртмаларына терәлеп үк торучы, киңлеге кимендә 0,5 метр булган янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аерылмаган җир кишәрлекләрендә кайры, урман түшәмәсе, корыган үлән һәм башка төрле тиз кабынып китүчән урман материалларын яндыру тыела.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салынуга сәбәп була.