Табигатькә битараф булмаган – "Татарстанның чиста урманнары" акциясендә катнашучы кешеләр саны көннән-көн арта бара, әлеге чараның инициаторы булып Урман хуҗалыгы министрлыгы катнаша.
Лубян урман-техника көллияте хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәрендә спорт ориентациясе буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында һәм Беренчелегендә катнашты. Ярышларда 300дән артык кеше катнашты, алар арасында Россиянең күп мәртәбәле чемпионнары да бар иде.
“Алабуга урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре Тукай муниципаль районында күптән түгел барлыкка килгән “Свежий ветер” мәктәп урманчылыгы балалары ярдәмендә күркәм эшләр башкаруны дәвам итәләр.
29 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсендәге “Солнечная поляна” пансионаты базасында “Подрост” XV Юниорларның россиякүләм урман конкурсының финал этабы узачак.
15 октябрьдә Татарстан территориясендә янгын чыгу куркынычы янаган чор тәмамланды. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урманнарда янгыннарга бәйле вәзгыятьне көндәлек режимда тикшереп тору эшен дәвам итәчәк.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының яңа Урман планы презентацияләнде. “Рослесинфорг” ФДБУ Казан филиалы вәкилләре планны эшләү барышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдән, шулай ук башка оешмалардан һәм ведомстволардан килгән кисәтүләрне бетерү һәм тәкъдимнәрне кертү буенча күрелгән чаралар турында хәбәр иттеләр. Татарстан Республикасы Урман планы буенча йомгаклау презентациясе 19 октябрьдә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында булачак. Урман планы – ул әһәмиятле документларның берсе, республика урманчылыкларын үстерүне 10 елга исәпләнгән вакытка планлаштыру, аны эшләү өстендә “Рослесинфорг” ФДБУ Казан филиалы шөгыльләнә.
Урман законнары бозылуны чикләү максатында Татарстан территориясендә "Агач ташучы машина" операциясе дәвам итә. Атна саен дәүләт урман инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә агач материаллары һәм үзагач ташу буенча рөхсәт документларын тикшерүгә бәйле рейдлар уздыра. Иң күп хокук бозу очраклары Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән муниципаль районнарында ачыклана. 2018 ел башыннан бирле агачны урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рөхсәт документын рәсмиләштермичә транспорт белән күчергән өчен Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28.1 статьясының 5 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 25 эш кузгатылды, 22 эш буенча суд карарлары чыгарылды, шул исәптән 14 беркетмә буенча гомуми суммасы 1 миллион сумнан артык штрафлар салынды.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы Виктор Банников җитәкчелегендә Курган өлкәсе делегациясе белән очрашты. Чарада шулай ук Курган өлкәсе идарәсе хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Очрашу барышында Рәис Гомәров Татарстанда урман хуҗалыгын алып бару үзенчәлекләре турында, хәзерге торышы һәм республикада урман тармагын үстерү перспективалары турында сөйләде. Эшлекле визит кысаларында делегация әгъзалары Татарстан вәкилләре белән урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләсе турында фикер алышты. Урманчылар делегациясе шулай ук бүген Министрлыктагы урман музеен да карады, биредә аларга урман тармагының торгызылу тарихы турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, график нигезендә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе төзүгә хокук сату буенча аукцион үткәрелде. Барлыгы 5: Нурлат, Минзәлә, Бөгелмә, Кайбыч һәм Мамадыш урманчылыкларыннан 39 лот чыгарылган иде.
Г.Ф.Морозов исемендәге Воронеж дәүләт урман-техник университеты базасында студент-урманчылар арасында “Урманның күп төрле ярышлары – 2018” конкурсы узды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 170 артык кеше катнашты. Конкурсантларга биш этап узарга кирәк иде: диләнкедәге төп эшләр, өлгергән агачлыкларда диләнкене аерып чыгару һәм таксацияләү, урманнарны торгызу, урман янгынын сүндерүне имитацияләү, дәүләт урман контроле.
“Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ командасында студентлар Александр Маратканов, Валерий Моисеев, Руслан Сәйфетдинов катнашты. “Урманнарны торгызу” этабында егетләр 1 урын яулады. Гомумкоманда урыны – 6 нчы.
Урманның күп төрле ярышлары урман профиле буенча белем бирү оешмаларында укучы студентларга теория һәм тәҗрибә бирүне аларны һөнәри күнекмәләр формалаштыруга һәм гамәли тәҗрибә алуга юнәлдерелгән эшкә җәлеп итеп стимуллаштыру, урман хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү сыйфатын арттыру максатында уздырыла. Конкурс Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы эгидасында уздырыла.