Татарстанда янгын чыгу куркынычы янаган чор тәмамланды

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

15 октябрьдә Татарстан территориясендә янгын чыгу куркынычы янаган чор тәмамланды. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урманнарда янгыннарга бәйле вәзгыятьне көндәлек режимда тикшереп тору эшен дәвам итәчәк. Урман кишәрлекләрен патрульләү ешлыгы агач әзерләнә һәм кисенте калдыкларын яндыру эше башкарыла торган урыннарда тәэмин ителәчәк. Урман хуҗалыкларындагы 23 янгын сүндерү-химия станциясендә янгын сүндерү һәм инженер техникасы буенча профилактика һәм ремонт эшләре башланды.  2019 елда янгын куркынычы янаган яңа чорга әзерлек эшләре бара. Янгынга каршы минераллаштырылган полосалар яңартыла.

Билгеләп узарга кирәк, Татартан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы уздыра торган грамоталы профилактика чаралары аркасында 2011-2018 еллар чорында төбәктә бер генә урман янгынына да юл куелмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International