29 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсендәге “Солнечная поляна” пансионаты базасында “Подрост” XV Юниорларның россиякүләм урман конкурсының финал этабы узачак.
Конкурсның максаты мәгариф оешмаларында укучыларны урман экосистемаларын өйрәнүгә һәм гамәли урман саклау эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән аларда үзләренең экологик җаваплы үзаңын формалаштыруга, тормышта үз юлын табуга һәм һөнәр сайлый алуга юнәлдерелгән мәнфәгатьлелек дәрәҗәсен арттырудан гыйбарәт.
Федераль (читтән торып уздырылган) этап йомгаклары буенча конкурс финалына өлкән сыйныфларда укучылар, урта һөнәри белем бирүче мәгариф учреждениеләре студентлары, мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре чакырыла.
“Подрост” XV Юниорларның россиякүләм урман конкурсының финал этабында Татарстан Республикасыннан Сергей Андреевич Парамонов – Лубян урман-техника көллияте студенты катнаша, ул “Урман тармагындагы һөнәри белем бирү оешмалары студентларының иң яхшы сынау-тикшеренү эше” номинациясендә көч сынаша. Булачак урманчы жюри игътибарына “Диләнкене төрле кораллар ярдәмендә аерып чыгарганда һәм таксацияләгәндә алынган нәтиҗәләрнең төгәллегенә чагыштырма анализ” хезмәтен тәкъдим итәчәк.
Татарстан студентын Лубян урман-техника көллияте укытучысы Валерий Алексеевич Кульгеев озата йөриячәк.
Конкурста катнашучы Сергейга уңышлар телибез!