Урманчылар ылыслы токым чәчкеннәрен үстерү өчен урман-орлык чималы әзерли. Әлеге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләрендә 11 күркә киптергеч актив эшли.
Хәзерге вакытта Әгерҗе, Аксубай, Баулы, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Кама, Нурлат, Саба һәм Чирмешән урман хуҗалыклары тарафыннан 329 килограмм күләмендә ылыслы токым орлыклары җыелды.
Нарат һәм чыршы орлыкларын әзерләү эшләре файдаланудагы төп агачлар киселгәч башкарыла. Үсеп утыручы агачлардан күркәләрне һәм орлыкларны эшчеләр җирдән колгаларга яки штангларга монтажланган алынмалы җайланмалар яки күтәртә торган җайланмалар һәм җиһазлар ядәмендә турыдан-туры ябалдаш ботакларыннан җыялар.
Җыелган күркәләрне күркә киптергечкә җибәрәләр. Киптергеч җайланмада билгеле бер югары температура тора. Киптерү барышында күркәләр ачыла һәм алардан орлыклар коела. Киптерү озынлыгы 24 сәгатьтән артык.
Халыкара урманнар көне кысаларында Казанда, "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ учреждениесендә "Татарстан урманнарын саклыйк!" ХI ачык конкурсына йомгак ясалачак.
Конкурска кешенең урман экосистемасына сакчыл карашы тематикасын чагылдырган материаллар кабул ителде: кул эшләре, рәсемнәр, табигать саклау һәм янгынга каршы теманы чагылдырган листовкалар. Конкурста катнашучылар – Казандагы мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары, балаларның һәм яшьләрнең оешмалары.
Конкурсның төп максаты – үсеп килүче буында дөньяга экологик караш һәм культура формалаштыру, туган төбәк табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, Татарстан Республикасы урманнарын саклау. Материаллар түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнде: "Татарстанымның күркәм урманнарын саклыйк!", "Урман – минем яшел дустым!", "Урманнарны янгыннардан саклагыз!".
Һәр номинация буенча иң яхшы эшләр Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казан ш. Мәгариф идарәсе, "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ дипломнары белән билгеләп үтеләчәк һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Коллектив эшләре аны башкарган коллективка 1 диплом һәм 1 истәлекле приз алачак.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 36 нчы утырышында "Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында" 2008 елның 22 маендагы 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе хакында доклад белән чыгыш ясады.
Закон проекты "Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында" 2008 елның 22 маендагы 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законын "Дәүләт реестрларындагы белешмәләрдә булган каршылыкларны бетерү һәм җир кишәрлегенең билгеле бер категориядәге җирләргә караганлыгын билгеләү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 29 июлендәге 280-ФЗ номерлы федераль закон белән законнарга кертелгән үзгәрешләргә туры китерүгә юнәлдерелгән.
Федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 280 номерлы федераль закон кабул ителүен исәпкә алып, закон проектында, федераль законнарда билгеләнгән очраклардан гайре, дәүләт мөлкәтендәге җирләрдән җир кишәрлеге булдырылганда территориянең кадастр планында җир кишәрлеге урнашу схемасын килештерү һәм дәүләт кадастр исәбенә алуны һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органга дәүләт кадастр исәбенә алу, шулай исәптән җир кишәрлекләренең чикләрен тәгаенләштергәндә, һәм (яисә) урман законнары нигезендә урман кишәрлекләре булып саналган урман фонды җирләре составындагы җир кишәрлекләренә хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында гаризалар белән мөрәҗәгать итү буенча вәкаләтләр Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнә.
Халыкара урманнар көне уңаеннан Равил Кузюров Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә фәнни сессиядә сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Чарада ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъсүм Сәлахов, Казан авыл хуҗалыгы академиясе ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Харис Мусин катнашты. Чарада шулай ук республиканың студентлар берлеге вәкилләре катнашты.
Сәламләү сүзләрен әйткәндә ТР урман хуҗалыгы министры чарада катнашучыларны истәлекле дата белән котлады һәм урманнарның һәр кеше, гомумән, барча дөнья өчен мөһим әһәмияте турында билгеләде. Равил Кузюров шулай ук, Россиядә волонтерлык елы кысаларында, студентларны Министрлык оештыра торган чараларда актив катнашырга чакырды.
“Урманнарның роле һәм Татарстан Республикасында аларны саклау проблемалары” темасына гавами доклад белән Харис Мусин чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул җәмәгатьчелек вәкилләрен урманнарны саклауның әһәмиятле булуына игътибар итәргә чакырды һәм Татарстан Республикасындагы урман утыртмаларының канәгатьләндерерлек торышта булуын билгеләде.
Чара азагында Фәннәр академиясе президенты урман хуҗалыгы министры белән берлектә республика вузларындагы иң яхшы студентларны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе стипендиясе белән бүләкләде.
Бина фойесында икенче катта шулай ук күргәзмә экспозициясе урнаштырылган иде. Биредә соңгы сигез елда урман хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлар чагылдырылган иде: селекция-орлыкчылык үзәге макеты, утырту материалы (чәчкеннәр), өстәмә куллану продукциясе (бал, агач эшләнмәләре һ.б.).
Бүген, Халыкара урманнар көне уңаеннан, 84 нче мәктәптә укучылар ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров белән очрашты. Равил Кузюров укучыларны бәйрәм көне белән котлады һәм урманнарны саклауның әһәмияте турында сөйләде. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Т.Г. Һадиев та катнашты.
84 нче мәктәп очраклы гына сайланмады, биредә “Мәктәп урманчылыгы” ирекле мәктәп хәрәкәте урнашкан, анда 5-9 сыйныфларда укучы балалар шөгыльләнә. Министр билгеләп узганча, мәктәп урманчылыгы – урман хуҗалыгының киләчәге ул. Әлеге укучылар – урманчыларның зур ярдәмчеләре.
Равил Кузюров мәктәп хезмәткәрләренә табигатьне, урман байлыкларын саклауны һәм үрчетүне пропагандалау эшендә актив катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде. Министрлык исеменнән мәктәпкә мактау кәгазе тапшырылды, ә “Мәктәп урманчылыгы” хәрәкәтендә катнашучылар истәлекле бүләкләр алды.
Шулай ук чара барышында урманга сәяхәт булды, биредә журналистларга урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан урманнарында уздырыла торган кайбер эш төрләре күрсәтелде. Биредә санитар-савыктыру чаралары кысаларында корыган агачларны җыештыру эше алып барыла, урман законнары бозылуны чикләү һәм ачыклау максатында территорияләр күзәтеп торыла, шулай ук сыерчык оялары элү рәвешендә биотехник чаралар уздырыла.
Халыкара урманнар көне кысаларында Татарстанның күпчелек районнарында “Урман дәресе” уздырылды. Асылда, Ютазы УБМ “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы активистлары, “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ, “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре укучыларга алда торган экологик чаралар һәм “Территорияне төзекләндерү” һәм “Чиста сала” кебек яңа проектлар турында сөйләде.
Хөрмәтле Татарстан халкы, сезне ихлас күңелдән Халыкара урманнар көне белән тәбрик итәм!
Халыкара урманнарны яклау көне 21 март көнне билгеләп үтелә. Аның төп бурычы – урманнарны саклау проблемасына халык игътибарын җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте турында мәгълүмат җиткерү. Халыкара урманнар көне “яшел байлык”ка карашны үзгәртү өчен җирлек бирсен.
Безнең һәркайсыбыз Татарстан урманнарын саклау һәм үрчетү буенча уртак эшкә үзеннән өлеш кертә, урман тармагын үстерергә, киләчәк буыннар өчен урман байлыкларын сакларга булыша.
Татарстанның урман тармагында югары квалификацияле хезмәткәрләр, үз эшенең профессионаллары эшли, алар кулы белән меңнәрчә гектар яшел утыртмалар булдырылды, күпчелек урман биләмәләре ялкыннан, авырулардан һәм корткычлардан саклап калынды. Ләкин урманны саклау урман хезмәткәрләреннән генә түгел, ә Татарстандагы һәркемнән тора.
Шушы көндә чын күңелдән Татарстанда яшәүчеләрнең һәркайсына ныклы сәламәтлек, бәхет, ныклык, оптимизм һәм иминлек телим! Киләчәк буыннар өчен табигатьне саклау файдасына нәрсәдән баш тартырга мөмкин булуы хакында һәркем уйлансын иде. Урманны бергәләшеп саклыйк!
20 март көнне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров шәхси мәсьәләләрдә гражданнарны кабул итте.
Дәүләт урман инспекторлары, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча ЮХИДИ идарәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге” АКО хезмәткәрләре белән берлектә, агач һәм агач кисүдән барлыкка килгән материалларны ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейдлар уздырды.
Рейдлар барышында сигез хокук бозу очрагы ачыкланды. Болар – агач кисүдән барлыкка килгән материалларны рөхсәт документларыннан башка, шулай ук сату-алу турында алыш-бирешләрне ЛесЕГАИС системасында теркәмичә транспорт белән күчерү фактлары. Әлеге хилафлыкларга юл куйган затларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде, транспорт чаралары махсус тукталышларга куелды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә: агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рөхсәт документларын рәсмиләштермичә транспорт белән күчерү вазыйфаи затларга, административ хокук бозу коралы булып торучы агач материалын яки транспорт чараларын конфискацияләп, утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салынуга китерә. Юридик затлар өчен штраф күләме биш йөз мең сумнан җиде йөз мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Бүген, 18 март көнне, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин белән берлектә Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Мөслим муниципаль районының "Үзәкләштерелгән китапханә" МБМУ бинасында урнашкан No1985 сайлау участогында Равил Кузюров беренчеләрдән булып үзенең гражданлык бурычын үтәде.
2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлау булачак
Үзегезнең сайлау участогы турында Сез әлеге сылтама буенча белә аласыз: http://www.cikrf.ru/services/lk_address/