ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2013 елдан бирле “Алабуга” махсус икътисад зонасында “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” төрек компаниясе тарафыннан түбән товарлыклы агач материалын эшкәртү проекты республиканың урман хуҗалыгы өчен өстенлекле булып тора. Урманны тәрбия кылу кысаларында “Урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениеләрендә әзерләнгән агач материалы алга таба эшкәртү һәм МДФ җитештерү өчен “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ заводына җибәрелә.

Заводны эксплуатациягә кертү түбән товарлыклы агач материалына ихтыяҗ базарын тудырачак, бу исә Татарстан Республикасында урманнарның агачларын яңарту һәм токым составын яхшырту буенча иң әһәмиятле урман хуҗалыгы бурычларын хәл итәргә булыша.

Хәзерге вакытта Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә ылыслы, шулай ук яфраклы токым орлыклары стратификация максатларында кар өемнәренә күмелә. Күп кенә агачларның орлыкларының үзенчәлекләре шунда ки, алар каты тыгыз тышча белән капланган, ә ул суны начар үткәрә. Нәтиҗәдә орлыклар бик акрын һәм таркау тишелә. Шуңа бәйле рәвештә агач үсемлекләрен орлыкларны стратификацияләмичә генә үстерүе катлаулыга туры килә.

Орлыкларны стратификацияләү – орлыкларны чәчүгә әзерләү ысулларының берсе булып тора, аның төп максаты булып шытып чыгу сәләтен арттыру. Орлыклар берникадәр вакытка, бер айдан алып бер елга кадәр, салкын дымлы тирәлеккә урнаштырыла. Билгеле бер температуралар, дым һәм һава йогынтысы астында орлыкларның тышчалары йомшара һәм шытымнар барлыкка килә. Шуннан соң тишелгән орлыклар махсус субстратка утыртылырга тиеш.

Әлеге эш даими урман питомнигы булган һәр урман хуҗалыгында башкарыла. Татарстанда шундый 50 питомник бар.


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Равил Кузюров Казанның Ленин бакчасындагы халык мемориалына чәчәкләр салды. Бөтен Россия буйлап Кемеровода фаҗигале рәвештә һәлак булганнар рухына багышлап, матәм акцияләре уза. 

25 мартта Кемерово шәһәренең "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган янгын нәтиҗәсендә кешеләрнең фаҗигале рәвештә һәлак булуына бәйле рәвештә, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров бүген Аппарат киңәшмәсен бер минут тынлык белән башлап җибәрде. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2018 елның 28 март көне Россия Федерациясендә илкүләм матәм көне итеп игълан ителде.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 28.02.2018 №АХ-П9-1100 йөкләмәсен үтәү максатында Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты тарафыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2018 елгы янгын чыгу куркынычы янаган сезонга әзерлеге буенча планнан тыш тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Россия Федерациясе субъектларының 2018 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлеген бәяләү критерияләре буенча, урман-янгын формированиеләренең исәбе һәм махсуслаштырылган урман-янгын техникасы һәм җайланмалары саны урманнарда янгын чыгу ихтималын булдырмый калуда чараларны вакытында күрү һәм аларга каршы нәтиҗәле көрәшү өчен, Татарстан Республикасы территориясендә кешеләрнең иминлеген, икътисад һәм халыкның яшәешен тәэмин итүче объектларның тотрыклы эшләвен тәэмин итүгә әзер.


27
март, 2018 ел
сишәмбе

"Тәтеш урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре, ТР ЭЭМ һәм ТР ЮХИДИ белән берлектә, "Агач ташучы" оператив-профилактика операциясе кысаларында рейд уздырды. Максаты – гамәлдәге законнарны бозучыларны тоту һәм район территориясендә һәм аннан читтә законсыз әзерләнгән агач материалын транспорт белән күчерү каналларын ябу. Рейд Тәтеш муниципаль районының Олы Тархан һәм Килдеш авылларында узды.

Рейд барышында агач кисү материалларын ташучы дүрт транспорт чарасы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Нурлат урманчылыгы урман фонды территориясендә урнашкан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу шартнамәсе төзүгә хокук сату буенча 2018 елның 27 мартында уздырылган аукцион йомгаклары турында хәбәр итә.

№ 18, 21, 67 лотлар буенча аукцион узган дип танылды. Аукционда җиңүчеләр белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр имзалана һәм аукцион нәтиҗәләре хакында Россия Федерациясе рәсми сайтында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көн узгач кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.

№ 1-10, 13-17, 19, 20, 22-26, 28, 29, 31, 35, 39, 41-43, 45-47, 50-52, 54-66 лотлар буенча аукцион узмаган дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 статьясының 7 пунктындагы 1 пунктчасы). Аукциондагы бердәнбер катнашучы белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр төзелә һәм, аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча, "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Россия Федерациясе рәсми сайтында аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көн узгач кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу шартнамәләре төзеләчәк. 

№ 11, 12, 27, 30, 32-24, 36-38, 40, 44, 48-49, 53 лотлар буенча аукционда катнашуга заявкалар килмәде, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының аукцион комиссиясе аукционны узмаган дип тану турында карар кабул итте.


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген, 26 мартта, ТР урман хуҗалыгы министры Удмуртиядә Илкүләм урман форумында катнаша.

Илкүләм урман форумы Дәүләт Думасы, Федераль Җыен, Рослесхоз һзм Авыл хуҗалыгы министрлыгы химаясендә оештырыла. Беренче старт өлешендә Рослесхоз башлыгы Иван Валентик, Удмуртия башлыгы Александр Бречалов, шулай ук Дәүләт Думасының профильле комитет башлыгы Николай Николаев катнаша.

Форумның төп максаты – ил һәм гражданнар иминлеге өчен Россиянең милли байлыгы буларак урманнардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру. Форум урман тармагындагы һәр профессионалга перспективаларны ни рәвешле күзаллавы һәм урманнан файдалануны үстерү юллары турында белдерү мөмкинлеген бирәчәк. Закон чыгаручы хакимият вәкилләре өчен форумдагы фикер алышулар алга таба инициатива белдерүгә кагылышлы планнарны билгеләргә һәм гамәлдәге законнарның хокук куллану тәҗрибәсендә чылбырның иң зәгыйфь буыннарын ачыкларга булышачак.

Форум мәйданчыкларында чарада катнашучылар, кыргый үсемлекләрне җыю һәм эшкәртү, аучылык, гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен агач материалы әзерләү мәсьәләләрен дә кертеп, урманнар белән дәүләтнең идарә итүенең нәтиҗәлелек мәсьәләләре, урманнардан күпмаксатлы файдалануны үстерү перспективалары турында сөйләшәчәк. Форумда шулай ук урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруны да читләтеп узмаячаклар, урманнарны янгыннардан саклау, шулай ук урманнарны саклау эшендә иҗтимагый оешмаларны үстерү һәм ихтыяри дружиналарны җәлеп итү темалары да күтәреләчәк.

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды.


24
март, 2018 ел
шимбә

Сабаның "Нурлат" спорт комплексында РСФСР, ТАССР атказанган урманчысы, "Мактау Билгесе" һәм "Октябрь революциясе" ордены кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча Россиякүләм турнир узды. ТР урман хуҗалыгы министры ярышларны тантаналы рәвештә ябу чарасында катнашты.

Быел турнир барча Россия буйлап иң көчле 215 спортчыны туплады. Җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Чараның мөхтәрәм кунагы булып шулай ук Рифкать Миңнеханов та катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International