ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә өч ведомство хезмәткәрләре урман янгыннарын сүндерү тактикасын һәм техникасын эшләп карады. Янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек кысаларында "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ, "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең үзара хезмәттәшлеге буенча укулар узды. Чара барышында шулай ук ирекле янгын дружинасы әгъзалары да урман янгыннарын сүндергәндә хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы буенча укулар узды. Быел янгын чыгу куркынычы янаган чор Татарстанда 15 апрельдә башланачак.  


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген "Боҗра" үлчәү контролендә дәүләт урман инспекторлары Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча ЮХИДИ, "Юл хәрәкәте иминлеге" АКО хезмәткәрләре белән берлектә агач һәм агач кисү материалларын ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейд уздырды.

2018 ел дәвамында рейдлар барышында 8 хокук бозу факты ачыкланды. Болар – агач кисү материалларын рөхсәт документларыннан башка, шулай ук сату-алу турында алыш-бирешләрне ЛесЕГАИС системасында теркәмичә транспорт белән күчерү.

Хокук бозуга юл куйган затларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде, транспорт чаралары махсус тукталышларга урнаштырылды.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә: урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рөхсәт документларын рәсмиләштермичә агач материалын транспорт чарасы белән күчерү – вазыйфаи затларга, агач материалын яки административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләп, утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр административ штраф салынуга китерә. Юридик затлар өчен штраф биш йөз мең сумнан җиде йөз мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре гражданнарны игътибарлы булырга һәм урланган агач сатып алмаска чакыра. Сатып алынган агач материалының законлы булу-булмавын Интернетта – ЛесЕГАИС  системасындагы rosleshoz.gov.ru сайтында тикшереп карарга була – бу агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм мәгълүмат системасы. Агачларны законсыз кисү яки башка төрле хокук бозулар турында урман сагының турыдан-туры телефон номеры – 88001009400 буенча хәбәр итәргә була.


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Үзгәрешләр Россия Федерациясе Урман кодексының 32 статьясына кертелә.  Дәүләт думасы җирдә яткан корыган агачларны, ботакларны һәм чыбык-чабыкны түләүсез җыярга рөхсәт итә торган закон проектын хуплады. Коры-сары хәзер урманның агач ресурсларына керми.

Закон авторлары билгеләгәнчә, аның проекты гражданнардан килгән, озакка сузыла торган рөхсәт документларын рәсмиләштерү процедурасын узмыйча, зур булмаган күләмдә агач коры-сарысыннан файдалану мөмкинлеге булмау турында күпсанлы мөрәҗәгатьләргә нигезләнеп эшләнгән.

"Дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органнары урманнарны җирдә яткан коры-сарыдан чистартырга өлгерми, бу исә янгынга каршы вәзгыятькә тискәре йогынты ясый, ә коры-сары җыю кагыйдәләре гадәти агач материалы әзерләү белән бертигез дәрәҗәдә билгеләнгән. Күпләгән санлы гражданнар көн саен коры-сары җыеп, хокук боза торган вәзгыять барлыкка килә", – диелә аңлатма язуында.

Яңа закон әлеге проблеманы хәл итәчәк. РФ Урман кодексының 32 статьясының 2 өлешенә "коры-сары" төшенчәсе кертелә, бу исә аны гражданнар тарафыннан шәхси ихтыяҗлар өчен агач булмаган урман ресурсы буларак әзерләү һәм җыю мөмкинлеген бирә.

Закон 2019 елның 1 гыйнварында үз көченә керә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының 1 нче ротациясе чәчелде. Болар –  500 мең данә күләмендә гади чыршы, шулай ук нәселдәнлек үзлекләре яхшыртылган гади нарат. Нәселдәнлек үзлекләре яхшыртылган утырту материалы югары продуктлылык сыйфатына һәм үсеп китү сәләтенә ия. Хәзерге вакытта теплицаларда кирәкле микроклиматны автомат рәвештә саклау һәм утыртылган материалларга су сибү эшләре башкарыла. Әлеге эшләр 2018 елның май аена кадәр дәвам итәчәк.

Студентлар “Урман турында серләр” викторинасында актив катнашты, сорауларга җавап бирде, урман ресурсларын саклау өчен үзләренең алымнарын тәкъдим итте, урман турында җырлар җырлады, тематикага бәйле видеоклиплар карады. Максат – урман байлыкларын саклау һәм үрчетү эшендә актив яшәеш позициясе формалаштыру.

Чарада студентларны урман тармагындагы эш, урманнарны – илебезнең төп байлыкларының берсен саклау һәм үрчетү буенча көн саен тырышлык күрсәтүче кешеләр белән якыннанрак таныштырдылар. Чара азагында барлык кунакларны һәм чарада катнашучыларны тәм-томнар белән сыйладылар.


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук “Чиста булачак” хәрәкәте активистлары, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге әгъзалары, Казанның 24 нче мәктәп укучылары “ЭКОвесна 2018” кысаларында “Имәнлек” урман паркы территориясендәге экологик рейдта катнашты. Экологлар чаңгы трассасы буйлап җыештыруга кагылышлы эко-рейд уздырды. Урманчылар балаларга сыерчык ояларын эләргә булышты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында чираттагы мәртәбә кадрлар алмашынды. Бүген аппарат киңәшмәсендә урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров оештыру эше бүлеге башлыгы Ләйсән Мирсәетовага һәм эшләр белән идарә итүче Николай Золотовка күп еллык хезмәт өчен рәхмәтен белдерде. Алар башка эшкә күченде. Хезмәткәрләргә мактау кәгазьләре тапшырылды.

Равил Кузюров шулай ук оештыру эше буенча бүлекнең яңа башлыгы Наталья Тюкаева белән таныштырды. Элегрәк ул Нурлат районы хакимиятендә эшләгән иде.

Урман хуҗалыгы ветераннары һәм инвалидлары елына 8 куб метр күләмендә ташламалы утынга исәп тота ала. Әлеге акция "Түбән Кама урман хуҗалыгы" ДБУ коллектив шартнамәсе нигезендә социаль партнерлык максатларында уздырыла.

 Урман хуҗалыгында эшләп инвалидлык яки картлык буенча пенсиягә чыккан хезмәткәрләрнең гаризасы нигезендә, эш стажына бәйсез рәвештә, аларга агач материалы һәм коры-сары бушлай бирелә, ә утын Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән нормалар буенча ташламалы шартларда җибәрелә.


31
март, 2018 ел
шимбә

31 март көнне Казанның Шәһәр яны урманчылыгында ел саен уза торган “Татарстан урманнарын саклыйк!” конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Чараны ачып, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров болай дип билгеләде: “Конкурста катнашучыларның саны елдан-ел арта бара, мин моңа бик шат. Әлеге күренеш безнең балаларыбызның Татарстан табигатен яклауга һәм саклауга битараф булмавы турында сөйли”.

“Татарстан урманнарын саклыйк!” конкурсында Казаннан һәм Кукмарадан мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар катнашты. Быел эшләр саны рекордлы иде – 1143 рәсем һәм кул эшләре тапшырылды. Ел дәвамында яшь табигать сөючеләр конкурска берничә номинация буенча материаллар юллады, алар арасында тикшеренү һәм иҗат эшләре бар иде.

Иң кызыклы һәм оригиналь материаллар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе һәм “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ мактау грамоталары белән билгеләнде. 365 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Дарья Гермонова, 84 нче мәктәп укучысы Азалия Закирҗанова, “Заречье 8а” балаларга өстәмә белем бирү үзәге укучысы Алия Фазылҗанова, 65 нче балалар бакчасына йөрүче Михаил Татаринов, 181 нче мәктәпнең 1А сыйныфында белем алучыларның, 124 нче мәктәп укучысы Анна Михалева, 8 нче мәктәпнең 3 нче сыйныфында белем алучы Екатерина Печерская һәм 65 нче мәктәпнең 7 нче сыйныфында укучы Лия Некрасова эшләре аеруча зур игътибарга лаек булды. Барлыгы исә 100гә якын укучы призлар һәм дипломнар белән бүләкләнде.


30
март, 2018 ел
җомга

"Минзәлә урманчылыгы" ДКУ белгечләре елына берничә мәртәбә мәктәп укучылары өчен төрле чаралар уздыра – яхшы гадәт буенча сыерчык оялары урнаштырыла. Кагыйдә буларак, биредә мондый акцияләр белән Халыкара кошлар көнен каршы алалар, ул 1 апрельдә билгеләп үтелә.

Урманчылар балаларны урман паркларының берсенә чакырдылар һәм урманның кеше тормышындагы роле, урманда тереклек итүче кошлар турында сөйләделәр.

Хезмәт дәресләрендә балалар укытучылары белән бергә кошлар өчен 20 данә күләмендә оя ясаган. Сыерчык оялары өчен материаллар белән урманчылар тәэмин иткән.

 – Без кош ояларын элеп кенә калмадык, ә урман тормышы, анда тереклек итүчеләр турында да күп кенә кызыклы әйберләр белдек. Саф һавада мондый дәресләр күбрәк булсын иде, – дип уртаклашты үзләренең хис-кичерешләре белән балалар.

Иң кызыксынучан һәм кошлар турында иң күп мәгълүмат белүче укучылар бүләкләр һәм яшь урманчы истәлекләре алды. Урманчылар мондый дәресләр заяга узмагандыр дип өметләнә. Һәм киләчәктә балалар алган белемнәрен туган төбәк табигате файдасына куллана алыр, дип ышана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International