3 номерлы гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар һәм “Василек” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче балалар үз куллары белән ясаган сыерчык ояларын Зәй урманчылыгы хезмәткәрләренә тапшырды. Кош оялары урманчылар тарафыннан шәһәрдәге паркларга һәм скверларга эленде. Шул рәвешле Зәйдә “Кошлар көне”н билгеләп уздылар. Билгеләп узарга кирәк, кош оялары, агачларга зыян китермәс өчен, махсус чыбык белән беркетелә. Бу эшләрне башкарыр алдыннан тантаналы чара һәм зур булмаган концерт булды. Анда Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм “Зәй урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы чыгыш ясады
Урманнарда тиешле санитар тирәлекне саклап тоту буенча ел саен башкарыла торган эшләр барышында, шулай ук игълан ителгән санитар-экологик икеайлык кысаларында, республикабыз урманнарында бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре һәм урманчылыкларда эшләүчеләр санкцияләнмәгән чүплек урыннарын ачыклау буенча массакүләм рейд уздырды. Шәһәр яны урманчылыгында Яшел наратлыктагы юл буйлап урнашкан территорияләрдә эш башкарылды.
Урманчылыкларда эшләүчеләр урманнарның чүпләнүен ачыклау буенча җир өстендә дә, һавадан торып та тикшерүләр үткәрә, халык һәм мәктәп укучылары арасында аңлату эшләре алып бара, урманнарда мәгълүмати аншлаглар урнаштыра, тирә-якны коры-сарыдан һәм аунап ятучы агач калдыкларыннан чистарта, чүп-чарны җыю һәм полигоннарга урнаштыру буенча эш башкара.
Сүз уңаеннан, узган ел шушы чорда Татарстан урманнарында 7 мең куб метрдан артык чүп-чар җыелды һәм чыгарылды, 200 артык аншлаг урнаштырылды, 186 зат административ җаваплылыкка тартылды, 490 мең сум күләмендә штрафлар салынды. Һәркемнең дә әйләнә-тирәлеккә сакчыл мөнәсәбәттә булуы мөһим. Урманга кергәндә, һәр кеше шәхсән җаваплы булуын тоеп, урманнарның чүпләнүенә юл куймаска тиеш.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкчелегендә Татарстандагы барлык урманчылыкларның 2018 елның беренче кварталындагы эш йомгакларына багышланган утырыш узды, анда министрлыктагы белгечләр һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкче-урманчылары катнашты. Киңәшмәдә министрның беренче урынбсары Әмир Бәдертдинов һәм министр урынбасары Рәис Гомәров докладлары тыңланды. 2018 елда янгын чыгу куркынычы янаган һәм урман культуралары белән эшләү чорына әзерлек мәсьәләләре күтәрелде.
Киңәшмәдә билгеләнгәнчә, урман ресурсларын үрчетү Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы өчен өстенлекле бурыч булып тора. Татарстан урманчылары тырышлыгы белән 2017 елда гомуми 2815 га мәйданда урман торгызу чаралары уздырылган, шул исәптән 1831 гектарда урман утыртылган, табигый урман торгызуга 948 гектарда булышлык күрсәтелгән һәм катнаш рәвештә 36 гектарда урман торгызылган, бу исә еллык планның 100%ын тәшкил итә.
Утырышта шулай ук агач материалы әзерләү, аукционнар уздыру, кадастр исәбенә кую мәсьәләләре, урман законнарын бозу фактлары, нигездә, агач материалын тиешле документларсыз һәм "ЛесЕГАИС" системасында теркәмичә ташу, шулай ук агачларны законсыз кисү мәсьәләләре күтәрелде.
Министр, докладларны тыңлаганнан соң, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшенә аерым кисәтүләр белән бәя бирде. Равил Кузюров урман законнарын бозган өчен административ йогынты чараларын нәтиҗәле куллану дәрәҗәсен арттыру зарурлыгы турында искәртте.
Кама урманчылыгы учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә Равил Кузюров машина-трактор паркын, "Амкадор" базасында "Харвестер" һәм "Форвардер" агач әзерләү комплексларын, слесарьлык һәм токарьлык цехларын, пилорам һәм утын яру биналарын карады.
Территорияне караганнан соң республиканың урман хуҗалыгы министры учреждениеләрдәге хезмәткәрләр белән очрашты, Татарстан Республикасының агач эшкәртү заводларына агач материалы китертү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Шулай ук урман кишәрлекләренең чикләрен билгеләүгә кагылышлы мәсьәләләр дә читтә калмады.
"Безнең төп бурычыбыз – агач утырту һәм кисү эшләрен баланста тоту", – дип билгеләде Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
2018 елның 1 кварталында башкарылган эшләр турында "Кама урман хуҗалыгы" ДБУ һәм "Кама урманчылыгы" ДКУ вәкилләре докладлар белән чыгыш ясады, киңәшмәдә шулай ук Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов та катнашты.
Шул ук көнне урман хуҗалыгы министры Кызыл Йолдыз урманчылыгына да эш сәфәре кылды. Равил Кузюров агач эшкәртү эшен, такта саклау урыннарын карады, шулай ук кишәрлектәге урманчылар, мастерлар һәм арендаторлар белән киңәшмә уздырды. Чарада Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры “Алабуга” махсус икътисад зонасында “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ заводында булды. Равил Кузюров төрек компаниясе вәкилләре белән очрашты һәм агач эшкәртү заводына агач материалы китертү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Исегезгә төшерик, әлеге МДФ плитәләрен җитештерү заводы 2013 елда “Алабуга” махсус икътисад зонасы территориясендә эксплуатациягә кертелде, бу исә хисапка кертелгән диләнкене үзләштерү, урман хуҗалыгында керемне арттыру, агачларны яңарту һәм Татарстан Республикасында агачларның токым составын яхшырту өчен уңай булды.
Республикабызның урман питомникларындагы чәчүлек бүлекләрендә кар катламы эрүне тизләтү өчен чәчүлек урыннарын кардан арчуга кирәкле эшләр уздырылды. Ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдән алынган мәгълүматларга караганда, быелгы елда карның тирәнлеге 1,3 метрдан 1,5 метрга кадәр тәшкил итә.
Кар арчуның төп максаты – аның эрүен мәҗбүри тизләтү һәм шуның белән берлектә үсемлекләрнең кышлау шартларын яхшыртуга бәйле бурычларны хәл итү. Карны "каралту" эшләре кар булган теләсә кайсы чорда, яуган кар күләменә карамыйча, туфрак өслегендә кар булганда уздырылырга мөмкин.
Асылда, "Азнакай урманчылыгы" ДКУ һәм "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре урман питомнигы территориясендә кар массакүләм эри башлаган вакытта аның өстенә көл сибеп чыкты. Әлеге хәл чәчүлекләрнең төрле авыруларга бирешүчәнлеген һәм, кояш нурлары чагылдыруны киметү юлы белән, язгы кояшта пешү куркынычын киметә.
Казанның "Балаларның-яшүсмерләрнең Р.Г.Нәҗметдинов ис. олимпия резервындагы үзәк махсуслаштырылган шахмат мәктәбе" дәүләт автоном өстәмә белем бирүче мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чираттагы ярышлар узды. Бу юлы ярышлар шахмат буенча бара. Ярышларда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Андрей Атаманов, урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алсу Антонова, урманнарны саклау һәм яклау секторының әйдәп баручы консультанты Алмаз Фәйзрахманов катнаша. Ярышларда шулай ук финанс, бухгалтерия исәбенә алу һәм тикшереп тору бүлегенең әйдәп баручы белгече Зәлия Миңнуллина да катнаша. Ул, үз чиратында, декрет ялында булса да, Министрлык командасына теләктәшлек белдерергә карар иткән.
Безнең командаларның көндәшләре – ТР Президенты Аппараты, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча Мәнополиягә каршы ФХИ, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре. Безнең команда югары дәрәҗәдә чыгыш ясады һәм лаеклы нәтиҗә күрсәтте.
Әгерҗе урманчылыгында урманчылар мәктәп укучылары белән берлектә кошлар өчен оялар элде. Каникул узгач урманчылык белгечләре балаларны "Орешник" урман-парк зонасына алып чыкты, табигать аларны язгыча кояшлы каршы алды.
Әгерҗе шәһәренең 4 нче мәктәбендәге дүртенче сыйныфта укучы балалар өчен урманга сәяхәт чын бәйрәмгә әверелде. Ата-аналары белән бергә укучылар кулы белән ясалган җимлекләр һәм сыерчык оялары урман аллеясында үз урыннарын тапты. Кошларның сайравы гына түгел, ә алар турында күңел биреп кайгыртуы да балалар өчен күңелле булды.
"Табигатьне ярату – аның гүзәллегенә сокланудан битәр, аңа карата сакчыл карау да", – дип билгеләде урманчылык җитәкчесе урынбасары В.Л. Ишморатова.
Урманчылар балалар белән урманның әһәмияте турында, урманда үзеңне ничек тотарга кирәклеге һәм яшеллекне тәрбияләүнең әһәмияте турында әңгәмә уздырды. Бу көнне балалар урманның һәм кошларның файдасы турында бик күп кызыклы мәгълүмат белде. Чара тәмамлангач балалар татлы бүләкләр алды.
Исегезгә төшерик, быел Татарстан урманнарында урманчылар 3000 сыерчык оясы эләчәк.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Россия Федерациясе урман хуҗалыгының 2017 елгы төп эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары хакында фикер алышуда катнаша.
Пленар утырышны Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик уздыра, чарада шулай ук Россия Федерациясе Президентының табигать эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов, Дәүләт Думасының табигать ресурслары, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Николай Николаев һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының аграр-азык-төлек һәм табигатьтән файдалану сәясәте комитеты рәисе урынбасары Владимир Лебедев катнаша.
Киңәшмә барышында узган елга йомгак ясалачак һәм быел урман комплексында торган бурычлар билгеләнәчәк. Киңәшмәнең төп мәсьәләләре – Россия урманнарын саклау, яклау һәм үрчетү, урман янгыннарына каршы көрәшү һәм урманга зыян салучы эпидемияләргә каршы тору, урманнан файдалану буенча интенсив модель кертү һәм урман өлкәсендәге закон яңалыклары, "кара агач кисүче"ләр белән көрәшүдә һәм агач материалының законсыз әйләнешен туктатуда актуаль ысуллар.
Бүген Казанның Дәрвишләр урманындагы Каенлык аланында, шәһәр халкының яратып ял итә һәм спорт белән шөгыльләнә торган урынында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Халыкара кошлар көненә багышланган акция уздырды. 10 сыерчык оясы эленде.
Кошлар өчен ояларны мәктәп укучылары хезмәт дәресләрендә урманчылар биргән материаллардан ясаган. Мәктәп урманчылыклары программасы кысаларында балаларга урман һәм анда яшәүче тереклек ияләре турында сөйлиләр, алар белән бергә сыерчык ояларын эләләр һәм балаларга бүләкләр бирәләр. Республика урманнарында барлыгы урманчыларның тырышлыгы белән 3000 тирәсе сыерчык оясын элү планлаштырыла.
Чара кысаларында урманчылар сыерчык оясын ничек итеп дөрес эләргә кирәклеге турында сер уртаклашты. Кошлар өчен ояларны көнчыгыш юнәлешендә, юл өлешеннән ерактарак, агачка кимендә дүрт метрлы биеклектә, канатлы дуслар кешеләрдән курыкмаслык итеп эләргә кирәк.