Арча мәктәп урманчылыгы советы макулатура җыюга багышланган традицион акция оештырды. Аның максаты – “Макулатура җыеп агач коткар!” Мәктәп урманчылыгы әгъзалары әлеге кирәкле эштә зур энтузиазм белән катнашты. Акциядә катнашып, һәркем табигатькә юл яра. Билгеле булганча, статистика буенча бер уртача гаилә чүплек савытына көненә ярты килограмм кәгазь ташлый, атнасына бу күрсәткеч дүрт кг була, аена 15.5 кг җитә, ә бер ел эчендә 186 кг тәшкил итә. Әгәр макулатура сыйфатында җыелган 60 кг кәгазь бер агачны сакларга ярдәм итә икән, димәк, бер гаилә дүрт ай эчендә тиешле күләмдә кәгазь җыеп, шуның белән берлектә бер агачны саклый ала дигән сүз. “Экологик культура билгесе буларак көндәлек тормышта һәм эш тармагында тупланган чүп-чарны икенчел эшкәртүгә тапшыру һәркемнең гадәтенә әйләнсен. Сакчыл эш итү – файдалы да, уңайлы да!” – ди мәктәп урманчылыгы әгъзалары.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районында эш визиты белән, биредә ул муниципаль районның Ветераннар советының һәм Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында катнаша.
Чара кысаларында министр муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, авыл җирлекләре җитәкчеләре, башлыклары, мәктәп директорлары, АМЙ, китапханә мөдирләре һәм район активы катнашында киңәйтелгән иртәнге планеркада булды. Министр киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасының гамәлдәге программалары белән таныштырды, шулай ук урман хуҗалыгы өлкәсендәге пилот проектлар турында сөйләде. Бүгенге көндә Министрлыкта республиканың урман биләмәләрен саклау һәм арттыру буенча 10 елга исәпләнгән эш планы әзерләнә.
Утырышны тәмамлап, Равил Кузюров бар халыкны 2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнашырга чакырды.
Соңыннан министр Мөслим районының сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә танылган шәхесләре музеенда булды.
Бүген Р.Ә.Кузюров шулай ук Татарстан Республикасында да, Россия Федерациясеннән читтә дә, атаклы булган "Агромастер" җитештерү компаниясендә булды һәм Мөслим авыл җирлегенең хисап утырышында катнашты.
Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюров, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, Урман тармаклары профсоюзлары рәисе И.И.Гыймадиев катнашты.
Чараның тантаналы өлешендә урман тармагындагы иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.
Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты. Утырыш барышында “Нурлат урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы Р.М.Галиевның, “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ директоры С.Н.Елевановның һәм Татарстан Республикасы Урман тармакларында эшләүчеләрнең республика профсоюз комитеты рәисе И.И.Гыймадиевның докладлары тыңланды. Шулай ук чарада Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин да катнашты.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров бүген “Болгар урманчылыгы” ДКУ базасында коллектив шартнамәләре төзүгә багышланган җыелышта катнашты, биредә “Болгар урманчылыгы” ДКУ, “Болгар урман хуҗалыгы” ДБУ учреждениеләренең узган елгы эшчәнлек йомгакларына анализ ясалды.
Чын йөрәктән Сезне ямьле яз бәйрәме – 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Бүген хатын-кыз эшләмәгән бер генә тармакны да атап булмый, гүзәл затларның могҗизаи елмаюыннан, кайгыртулы кулларыннан һәм битараф кала белмәгән олы йөрәгеннән башка һөнәрне күз алдына китерүе дә авыр. Әлеге матур бәйрәм көнендә ихлас күңелдән Сезгә ныклы сәламәтлек, иксез-чиксез бәхет, җан тынычлыгы, язгы кәеф һәм күңелнең иң түрендәге теләкләрнең тормышка ашуын телим.
Бу көндә тармактагы хатын-кыз ветераннарыбызга намуслы хезмәтегез һәм урман байлыкларын саклау, үрчетү һәм, тулаем алганда, урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлешегез өчен аеруча зур рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм! Тормышыгыз гел сөенечле мизгелләрдән генә торсын, яраткан кешеләрегез янәшә булсын!
Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга тынычлык, мәрхәмәт һәм иминлек насыйп булсын!
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров
Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты. Утырыш барышында "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы И.И.Хәмитовның, "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Н.В.Кладинның, "Яшел Үзән урманчылыгы" ДБУ директоры А.Ю. Әхмәтовның һәм Татарстан Республикасы Урман тармакларында эшләүчеләрнең республика профсоюз комитеты рәисе И.И.Гыймадиевның докладлары тыңланды.
Зал каршында чыгыш ясап, министр ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшендә төп нечкәлекләргә тукталды һәм куелган барлык бурычларның катгый үтәлергә тиешлегенә басым ясады.
Равил Кузюров шулай ук урман хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә 2018 елның 18 мартында булачак Россия Федерациясе Президентын сайлау турында искәртте һәм барысын да актив катнашырга чакырды.
Чара тәмамлангач, министр чарада катнашучы хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котлады һәм аларга сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм урман тармагын үстерү юлында уртак уңышлар теләде.
2018 елның 7 мартында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюров шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына генераль директоры Калыч Али Кюрдаш җитәкчелегендә "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ делегациясе килеп китте. Төрек компаниясе вәкилләре белән Равил Кузюров агач эшкәртү заводына агач материалы китертү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Исегезгә төшерик, МДФ плитәләр җитештерүче завод "Алабуга" махсус икътисад зонасы территориясендә 2013 елда гамәлгә кертелде, бу исә файдалануга исәпләнгән диләнкене үзләштерү, урман хуҗалыгында керемне арттыру, агачларны яңарту һәм Татарстан Республикасы урманнарында табигый составны яхшырту өлешендә яхшы ярдәм булды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре катнашында эш киңәшмәсе узды, аның барышында Татарстанның агач эшкәртү предприятиеләре эшчәнлеген тәэмин итү өчен төбәктә булган чимал ресурсларына кагылышлы мәсьәлә каралды.