ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров бүген “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ базасында коллектив шартнамәләре төзүгә багышланган җыелышта катнашты, биредә “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ, “Өйрәнү-сынау шәһәр яны урманчылыгы” ДБУ һәм “Урман-янгын үзәге” ДБУ учреждениеләренең узган елгы эшчәнлегенә анализ ясалды. Утырышлар кысасында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшчәнлеген һәм хезмәт шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр тыңланды.

“Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы И.Р. Кәшәфиев, “Урман-янгын үзәге” ДБУ директоры А.Ф. Әхмәров, Татарстан Республикасы Урман тармакларында эшләүчеләрнең республика профсоюз комитеты рәисе И.И. Гыймаев, “Өйрәнү-сынау шәһәр яны урманчылыгы” ДБУ директоры урынбасары Х.Г. Нәҗипов докладлар белән чыгыш ясады.

Чыгышы азагында Р.Ә. Кузюров коллективны 18 мартта булачак Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнашырга чакырды.

Соңыннан урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләү өлеше булды. Күп еллык намуслы хезмәт һәм Татарстан Республикасы урманнарын саклаган һәм үрчеткән, учреждениенең профсоюз тормышында актив катнашкан өчен Айрат Әхмәров һәм Елена Рзай Урман тармакларында эшләүчеләрнең республика профсоюз комитетының мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Утырыш тәмамланганнан соң министр II һәм III типлы янгын-химия станцияләрендә булды, техник җиһазланыш белән танышты, алда торучы янгын куркынычы янаган чорга әзерлек торышын карады. Шулай ук министр Иске Казан һәм Биектау кишәрлеге урманчылыкларында булды һәм Биектаудагы эш участогының урман кисү цехын карады.


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров рәислегендә чираттагы баланс комиссиясе утырышы булды, ул “Урманчылык” ДКУ һәм “Урман хуҗалыгы” ДБУ финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланды. Киңәшмә барышында республиканың Кайбыч, Чирмешән, Арча һәм Түбән Кама муниципаль районнарында урман хуҗалыгы эшчәнлеген гамәлгә ашыручы ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2017 елдагы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары каралды.

Баланс комиссиясенең чираттагы утырышы 2018 елның 7 мартында булачак.

Арча мәктәп урманчылыгында урманнарны орлык ярдәмендә торгызу зарурлыгына укучыларның игътибарын җәлеп итү максатында нарат күркәләре җыюга багышланган “Урман уңышы” табигать саклау акциясе узды. Чарада 1-11 сыйныфларда укучылар катнашты. Балалар тырышлыгы белән барлыгы 1848 кг күркә җыеп алынды. Лидерлар исемлегендә: 1 сыйныф (307 кг), 9 сыйныф (190 кг), 7 сыйныф (351 кг). “Нарат күркәләре” – бик тә хуш исле һәм алардан яңа чәер исе килә. Салкын һава торышы нарат орлыкларына яхшы тәэсир итә. Күркәләр ачылмаган, шулай булгач продуктлы дигән сүз. Орлык табу – акрын процесс һәм кул хезмәтен таләп итә. Бер тонна күркәдән иң яхшы дигәндә 10 кг орлык чыга. Язын җыеп алынган күркә орлыклары берничә елдан соң яңа нарат урманы утырту өчен питомникларга чәчелә”, – дип билгеләде мәктәп урманчылыгы урманчысы Ш.Шиһабиев.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре республикадагы дәүләт хезмәткәрләре арасында узган Спартакиаданың беренче этабында катнашты. Ярышлар Яшел Үзән шәһәренең “Маяк” спорт комплексы базасында чаңгыда узышлар буенча узды.

Урман хуҗалыгы министрлыгы командасында дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев, аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Фәнил Әхмәдуллин, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге консультанты Юлия Сәйфуллина һәм урманнарны торгызу бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алсу Сәмигуллина катнашты.


3
март, 2018 ел
шимбә

2 март көнне Уфада Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик җитәкчелегендә Идел буе ФО буенча Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы утырышы булды, аның барышында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә төбәкләргә тапшырылган вәкаләтләрнең үтәлү нәтиҗәлелеге турында сүз барды.

Утырышта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров катнашты, “Урманнарны яклау буенча чараларны планлаштыру һәм үтәү нәтиҗәләре” темасына доклад белән чыгыш ясады. Ул үз чыгышында билгеләп узганча, бүгенге көндә гамәлдәге Россия Федерациясе Урман кодексы нигезләмәләре нигезендә, Министрлык кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзү хокукына сатулар уздыра. Аукционнарга куела торган агач материалының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан нибары 30%ы гына сайлап алына, чөнки ул күпчелек очракта усак хуҗалыгы белән чагылдырылган. Министр шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләр – урман хуҗалыкларының аукционнарда катнаша алмавы хакында да әйтеп узды, бу исә куллану өчен исәпкә тотылган диләнкене тулысынча үзләштерергә комачаулый һәм әлеге проблеманы закон дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк. “Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы махсуслаштырылган учреждениеләр тарафыннан өлгергән һәм картайган урман утыртмалары арасыннан агач материалы әзерләүне гамәлгә ашыру өлешендә Урман кодексына үзгәрешләр кертергә яисә ачык аукционнарда катнашу мөмкинлеген бирергә кирәк, дип саный”, – диде Равил Кузюров.

Утырышта шулай ук урманнарны янгыннардан авиация ярдәмендә саклау һәм 2018 елгы янгын куркынычы янаган чорга әзерлек, урман комплексын үстерү стратегиясе буенча, шулай ук урманнардан файдалануны тикшереп торуга кагылышлы докладлар тыңланды.


2
март, 2018 ел
җомга

“Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы актив рәвештә урман культуралары белән эшләргә әзерләнә. Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында технология укытучысы Л.М.Галимова, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Г.Э. Гәрәева һәм А.А. Җамалетдинова җитәкчелегендә укучылар орлыкларны шыттыру өчен янчыклар текте.

Орлыкларны теплицага чәчү өчен аларны әзерләү зарур. Чәчү алдыннан башкарыла торган нәтиҗәле ысулларның берсе – ОРЛЫКЛАРНЫ КАРГА КҮМҮ (нарат, чыршы, карагач һәм зарури орлык тынычлыгы таләп ителгән башка токым агачларына туры килә). Кар астында 0 °С тирәсе температурада, дым һәм һава белән берлектә акрын гына орлыкның үсеш алуына бәйле үзенчәлекле процесс башлана. Әлеге хәлнең үзенчәлеге шунда ки, орлыкларда ферментларның активлыгы арта, шуның нәтиҗәсендә алар югары һәм аеруча түбән температураларга тагын да тотрыклырак була. Ун градуслы  җылыда орлыклар элегрәк үсеш ала һәм аларның үсеш алу энергиясе дә югарырак була.

Орлыкларны карга күмү буенча эш техникасы түбәндәгеләрдән гыйбарәт: ылыслы токым орлыкларын бүлмә температурасындагы суда тәүлек буе җебетелә; судан алынган орлыклар сирәк тукымадан яисә марлядан тегелгән янчыкларга орлык катламының юанлыгы 3 см артмаслык итеп тутырыла; орлыклы янчыкларны тыгызланган карлы мәйданчыкка тезеп чыгалар, өстенә чыршы ботаклары каплыйлар һәм 60-80 см калынлыгында кар катламы сибелә (орлык салынган янчыкларны боз өстенә дә салырга ярый); кар өемнәрен орлыкларга тычканнар зыян салмасын һәм язын кар тиз эремәсен өчен чыршы ботаклары белән каплыйлар; орлыкларны кар астында тоту чоры – 1-2 ай; чәчү көнендә орлыклы янчыкларны кар астыннан алалар һәм коелучан торышына җиткәнче җилләтәләр.

“Карга күмү”, әгәр кар астыннан алгач һәм корытылгач бүлмәдә 2-3 көн сакланса, орлыкларның чәчүлек сыйфатларына хилафлык китерелми. Озаграк саклаган очракта орлыкларның үсеш алу энергиясе тора-бара кими башлый.

Калининград өлкәсендә “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia-2018) II ачык региональ чемпионаты булды, әлеге чара Россиянең төрле төбәкләреннән 16-22 яшьлек 150дән артык катнашучыны берләштерде. Полесскиның һөнәр технологияләре техникумында “Ландшафт дизайны” компетенциясе буенча ярышлар узды, биредә иң яхшылар исемен яулау өчен 5 команда (10 катнашучы) – Калининградның мәгълүмат технологияләре һәмтөзелеш көллияте, Гусев агросәнәгать көллияте, Озерск табигый төзекләндерү техникумы, Полесскиның һөнәр технологияләре техникумы студентлары көч сынашты. Татарстан Республикасыннан “Лубян урман-техника көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары – Станислав Козырёв һәм Ульяна Селюнина чыгыш ясады.  Балаларга түбәндәге биремнәрне үтәргә кирәк иде: барлык биеклек тамгаларын саклап, 2 түшәмә, лего-кирпечтән чәчәклек-дивар, табигый таштан терәп куела торган дивар, комташтан юл, агач түшәмә ясарга һәм агач-куак һәм чәчәкле-декоратив үсемлек культуралары утырту. Конкурс йомгаклары буенча Татарстанның яшь урманчылары иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте һәм 1 урынга лаек булды. Җиңүчеләрне тәбрик итәбез! Шулай дәвам итәргә!


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бу хакта бүген “Лубян урман-техника көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе директоры А.М.Данилов баланс комиссиясе утырышында хәбәр итте. Эшлекле киңәшмә барышында “Лубян урманчылыгы”, “Нурлат урманчылыгы”, “Кызыл Йолдыз урманчылыгы”, “Кама урманчылыгы” ДКУ, “Лубян урман-техника көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе, “Нурлат урман хуҗалыгы”, “Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы”, “Кама урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениеләренең 2017 ел буенча эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында сөйләштеләр. Комиссия утырышында дәүләт биреме буенча башкарылган эшләргә анализ каралды, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләсе өйрәнелде. Баланс комиссиясе утырышы барышында шулай ук язгы чорда урман янгыннарын сүндерү буенча команда-штаб өйрәнүләре турында да сүз булды.

“Урманчылар ишек ача” россиякүләм акциясе кысаларында “Әлки урманчылыгы” ДКУ белгечләре тарафыннан Әлки муниципаль районындагы 5 урта гомуми белем бирү мәктәбендә өлкән сыйныфларда белем алучылар белән тематик очрашулар уздырылды. Чарада 100 бала катнашты. Ачык дәресләр барышында укучылар урман остасы, урманчы, урман хуҗалыгы инженеры, инженер-эколог, урман патологы һәм авиаурман сагы белгече кебек урман һөнәрләре белән танышты. Аларга шулай ук урман көллиятенә һәм вузга керү шартлары турында да сөйләделәр.

“Сезне урман хуҗалыгы белгечләре буларак үз хезмәткәрләребез арасында күрергә шат булырбыз”, – диде үзләренең чыгышларын тәмамлап Әлки урманчылыгы хезмәткәрләре һәм укучыларга укуларында уңышлар теләделәр.


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген баланс комиссиясе әгъзалары Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров рәислегендә “Алабуга урманчылыгы”, “Шәһәр яны урманчылыгы”, “Яшел Үзән урманчылыгы”, “Әлмәт урманчылыгы” ДКУ һәм “Алабуга урман хуҗалыгы”, “Шәһәр яны урман хуҗалыгы”, “Яшел Үзән урман хуҗалыгы”, “Әлмәт урман хуҗалыгы” ДБУ 2017 елдагы эшчәнлегенә анализ ясады. Ведомствога буйсынучы учреждениеләргә киңәшләр бирелде, билгеләнгән чорларда алар кисәтүләр буенча барлык җитешсезлекләрне бетерергә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International