ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген "Әлки урманчылыгы", "Болгар урманчылыгы", "Биләр урманчылыгы", "Буа урманчылыгы" ДКУ һәм "Әлки урман хуҗалыгы, "Болгар урманхуҗалыгы", "Биләр урман хуҗалыгы", "Буа урман хуҗалыгы" ДБУ җитәкчеләре 2017 елда эшләнгән эш һәм 2018 елга бурычлар турында сөйләде. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында министр Р.Ә. Кузюров һәм структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре катнашында баланс комиссиясе утырышы булды. 

Хисаплар тыңлап бетерелгәннән соң, ведомствога буйсынган учреждениеләргә урман законнары бозылуын тикшереп торуны көчәйтү һәм беркетмәләр төзү эшен җитдиләтү бурычы куелды. "Урман законнары кагыйдәләре бозылу өчен җәзалар һәркем өчен катгый булырга тиеш. Монды махсус контрольгә алуыгызны сорыйм", – дип искәртте министр.

Каен һәм имән кебек агач токымнарының утырту материалын үстерү өлешендә эшне көчәйтү буенча киңәшләр бирелде.

 


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Казан Ратушасында "Идел елгасын саклауга һәм аның пычрануын туктатуга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру турында" темасына РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы, федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашында "түгәрәк өстәл" утырышы булды. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюров катнашты.

Утырыш барышында, асылда Идел елгасының яр буе полосаларын ныгыту өлешендә берничә мәсьәлә каралды, бу эштә су саклаучы урман утыртмалары челтәрләрен булдыру ярдәм итә алачак. Болар белән берлектә, урманчылар фикеренчә, гамәлдәге "2014-2020 еллар чорына Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү" тармак программасы кысаларында эрозиягә каршы яклаучы утыртмалар булдыру эшен дә дәвам иттерү зарур.

"Түгәрәк өстәл" утырышы кысаларында Казан Ратушасы холлында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күргәзмә экспозициясе оештырылган иде, аны РФ Дәүләт думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов, РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев һәм башкалар карады. Күргәзмә кунакларына Татарстан Республикасындагы Селекция-орлыкчылык үзәге турында сөйләделәр, анда ел саен ылыслы токымга караган 12 млн данә утырту материалы җитештерелә. Исегезгә төшерик, шушы көннәрдә Дәүләт Думасы депутаты Владимир Бурматов урман орлыкчылык үзәгенең җитештерү куәте белән танышты, Саба муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Зәй муниципаль районына барып, гражданнарны кабул итте. Әлеге чара барышында гамәлдәге урман законнарын бозу фактлары буенча мөрәҗәгатьләр каралды. Барлык фактлар да урынга чыгып тикшерелде һәм раслау тапты. Материаллар җинаять эшләре кузгату өчен хокук саклау органнарына җибәрелде.

 

Моннан тыш, Зәй муниципаль районының Карамалы бистәсендә яшәүчеләрдән урман бистәләрендә 60-70 нче елларда төзелгән күчемсез мөлкәт объектларын дәүләт теркәвенә алу мәсьәләсенә кагылышлы мөрәҗәгать килде. Гражданнарга, 2017 елның 29 июлендәге "Дәүләт реестрлардагы каршылыкларны юкка чыгару максатларында Россия Федерациясе закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 280-ФЗ тормышка ашыру кысаларында, әлеге урман бистәләренең урман фонды җирләреннән чыгарылу мөмкинлеге турында аңлатмалар бирелде, алга таба бу хәл әлеге территориядә яшәүчеләргә күчемсез мөлкәт объектларын теркәтү мөмкинлеген бирәчәк.

Урынга чыгып, гражданнарны шәхсән кабул итү эше башка муниципаль районнарда да дәвам иттереләчәк.

 


25
февраль, 2018 ел
якшәмбе

Очрашу Саба муниципаль районында узды, анда Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, ТР Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башкалар катнашты.

Лесхоз бистәсендә Дәүләт Думасы депутаты селекция-орлыкчылык үзәге белән танышты.

Владимир Бурматов Татарстанга эш визиты белән килде, аның барышында 26 февраль көнне "Идел елгасын саклауга һәм аның пычрануын туктатуга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру турында" түгәрәк өстәл эшендә катнашачак.

 


24
февраль, 2018 ел
шимбә

24 февральдә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында министр Р.Ә. Кузюров җитәкчелегендә баланс комиссиясе утырышы булды. "Бөгелмә урманчылыгы", "Баулы урманчылыгы", "Азнакай урманчылыгы", "Кәләй урманчылыгы", "Аксубай урманчылыгы" ДКУ һәм "Бөгелмә урман хуҗалыгы", "Баулы урман хуҗалыгы", "Азнакай урман хуҗалыгы", "Кәләй урман хуҗалыгы", "Аксубай урман хуҗалыгы" ДБУ җитәкчеләре 2017 елгы эш нәтиҗәләре турында хисап тотты.

Комиссия утырышында дәүләт биремен үтәү буенча башкарылган эшкә анализ ясалды, Министрлыкка буйсынучы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәлә өйрәнелде.

Утырыш йомгаклары буенча баланс комиссиясе әгъзалары тарафыннан киңәшләр җиткерелде: урман контроле һәм күзәтчелеге буенча эшне көчәйтергә, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене сайлау эшен, кече һәм урта эшкуарлык белән хезмәттәшлек итүне арттырырга, шулай ук урман орлыкчылыгы өлкәсендә төп токымнарның утырту материалын җитештерү өлешендә эшне активлаштырырга.

"Үтәтү дисциплинасына, шулай ук бюджет регламенты үтәлешенә махсус игътибар юнәлтергә", – диде министр, утырышны ябып, һәм язгы-җәйге чорда Министрлык һәр ведомство буйсынуындагы учреждениесен шәхсән карап чыгачагы турында да өстәде.

 


23
февраль, 2018 ел
җомга

Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм тармак ветераннары! 

Ихлас күңелдән Сезне Ватанны яклаучылар көне белән тәбрик итәм!

Сезнең үз бурычыгызны үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм хезмәт сөючәнлек сыйфатларыгыз белән горурланабыз – Сез урман байлыкларын саклыйсыз, коткарасыз һәм торгызасыз! Без Сезнең яраткан эшегезгә тугры булуыгызны, урманга карата мәрхәмәтле мөнәсәбәтегезне бәялибез!

Бу көндә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләкләрен кабул итеп алыгыз. Сезгә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өчен ныклы таяныч булуны, барлык күренешләрендә дә тормышыгыз өчен сөенеп яшәвегезне, катлаулы хәлләрдә ныклы ихтыяр көче, түземлек һәм җиңүгә максатчан омтылыш күрсәтүегезне телим!

Сезгә һәм Сезнең гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек насыйп булсын!

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Чаңгы спортын сәламәт яшәү рәвешенең нигезе буларак гаммәви популярлаштыру, шулай ук халыкны элеге спорт төре белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен уздырыла торган әлеге чаңгы спартакиадасы быел исәбе буенча инде сигезенче мәртәбә гамәлгә ашырыла. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Әфраим улы, Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, Кукмара муниципаль районы башлыгы Димитриев Сергей Димитриевич катнашты. Быел спорт чарасы 500дән артык кешене туплады – болар мәктәп укучылары, Лубян урман-техника көллияте студентлары, урман тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре.

Катнашучыларны һәм ярыш кунакларын сәламләп, урман хуҗалыгы министры: “Россиядә физик культураны һәм спортны үстерү – илкүләм приоритетлар исәбендә”, – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шулай дип әйтә. Яхшы физик әзерлек һәм сәламәт булу урман хуҗалыгы хезмәткәре өчен зур әһәмияткә ия, һәм әлеге спорт бәйрәмнәре моңа ярдәм итә”, – дип билгеләде һәм һәр катнашучыга спорт рухы, күңел көрлеге, оптимизм һәм үз-үзеңдә ышанганлык булуын теләде. Үз сүзләрен министр шәхсән үрнәгендә хуплап та күрсәтте, ярышлар стартына чыгып, 2500 метрлы дистанцияне узды. Аның белән бергә Саба һәм Кукмара районнары башлыклары, шулай ук Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре дә стартка ыргылды. Иң яшь урманчылар – Лубян мәктәп урманчылыгының башлангыч сыйныфларында белем алучы балалар да осталыгын күрсәтте. Алар 300 метрлы дистанциядә көч сынашты. Бу чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Чаңгыда шуу белән берлектә Лубян көллияте мәйданчыгында башка спорт уеннары да барды: “Кар волейболы”, канат тартышу, армрестлинг, – биредә теләге булган һәркемгә сәләтен күрсәтү мөмкинлеге бирелде.

“Урман чаңгы юллары-2018” ярышларында катнашучылар чираттагы мәртәбә чаңгы спортына булган мәхәббәтен һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы белән яшәвен раслап күрсәтте. Ярышлардан соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Призерларның барысы да грамоталар һәм тиешле дәрәҗә медальләр, шулай ук истәлекле призлар алды.

22 февраль көнне, Кукмара районының Лубян авылына булган эшлекле сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Лубян урман-техник көллияте"нең укыту-җитештерү кишәрлегендә булды: агач кисү, агач эшкәртү цехын карады, биредә агач материалын ялгау линияле сафта. Министр биреә агач эшкәртү эшенең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары һәм алга таба үсеш перспективалары турында сөйләште.

Шушы ук көнне урман хуҗалыгы министры көллиятнең үзендә дә булды, урман музеен, укыту сыйныфларын карады һәм студентлар белән аралашты. Очрашу барышында ул укучыларга урман хуҗалыгында югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗ булуы турында сөйләде: "Тереклек итү тирәлегенә бәйле һөнәр бүген бик актуаль булып тора. Инде хәзердән үк әйләнә-тирәлекне торгызырга, асылда урманнарны яңартырга кирәк, һәм сезгә, әлеге киләчәге булган юнәлешне сайлавыгыз өчен, афәрин", – дип билгеләде урман хуҗалыгы министры һәм укуларында алга таба уңышлар теләде.

Соңрак Равил Кузюров "Урман чаңгы юллары – 2018" спорт чарасында катнашты.


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районында халык җыенында катнашты. Халык белән очрашу Исәнсеф авыл җирлегендә узды. Министр республиканың динамикалы рәвештә үсеш алуы турында сөйләде, районда эшкуарлыкны һәм икътисадны үстерү эшен көчәйтергә тәкъдим итте. Равил Кузюров халыкны алда көтелгән сайлауда актив катнашырга өндәде һәм аларның сорауларына җавап бирде.

 

22 февральдә, 10.00 сәгатьтә Кукмара районының Лубян авылында (Техникум урамы, 10) Татарстан Республикасы урман тармагы хезмәткәрләре арасында "Урман чаңгы юллары - 2018" спорт бәйрәме булачак. Чаңгы ярышларында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашыр дип планлаштырыла.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, "Урман чаңгы юллары" урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында инде гореф-гадәткә әйләнде һәм сигезенче ел рәттән уздырыла. Спорт бәйрәме 500дән артык катнашучыны һәм ярыш кунакларын туплаячак. Чара кысаларында Лубян урман-техника көллияте спорт залында волейбол уены булачак, шулай ук теләге булганнар канат тартышуда һәм армрестлинг буенча да көч сынашып карый алачак.

Урман чаңгыларында мастер-класс һәм "Лошомобиль"дә (ат көче белән хәрәкәт итә торган машина) йөрү мәдәни-массакүләм программаның кульминация ноктасына әвереләчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International