Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкчелегендә чираттагы баланс комиссиясе утырышы булды, биредә "Тәтеш урманчылыгы", "Лаеш урманчылыгы, "Идел буе урманчылыгы" ДКУ һәм "Тәтеш урман хуҗалыгы", "Лаеш урман хуҗалыгы", "Идел буе урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Комиссия, докладларны тыңлаганнан соң, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлегенә аерым кисәтүләр белән бәя бирде. Министр Р.Ә. Кузюров урман законнары бозылуга карата административ йогынты ясау чараларын куллануда нәтиҗәлелекне арттыру, шулай ук исәпкә алынган диләнкене үзләштерү чараларын күрү зарурлыгы турында искәртте. "Планга кертелгән барлык чаралар да ведомство буйсынуындагы учреждениеләр тарафыннан вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәлгән булырга тиеш", – диде министр.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында эш визиты белән булды, биредә ул агентлык җитәкчесе – Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Иван Валентик белән очрашты.
Очрашу барышында яклар төбәктәге урман хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре хакында сөйләште. Асылда Татарстан Республикасы урманчылыклары территориясендә кадастр эшләрен уздыру, урманчылыкларның яңа урман хуҗалыгы регламентларын һәм Урман планын эшләү, шулай ук куллану өчен исәпкә кертелгән диләнкене үзләштерү мәсьәләләре каралды. Инвестиция проектларына кагылышлы тема да игътибардан читтә калмады, шул исәптән Татарстан Республикасында "Россия имәнлекләре" фәнни-җитештерү үзәген тормышка ашыру мөмкинлеге хакында да сүз барды.
Очрашу азагында Иван Валентик Равил Кузюровка уңышлар һәм төбәкнең һәм, тулаем алганда, илнең урман хуҗалыгы тармагын үстерү файдасына нәтиҗәле эшләвен теләде.
2018 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында Министрлык буйсынуындагы учреждениеләрнең баланс комиссиясе утырышы булды.
Утырыш барышында Әгерҗе, Зәй, Лениногорск һәм Мамадыш урманчылыклары буенча башкарылган эшләр турында докладлар тыңланы. Баланс комиссиясе йомгаклары буенча республиканың урман хуҗалыгы башлыгы урман фондында законсыз агач кисүләрне чикләү өлешендә контрольне көчәйтү зарурлыгы турында искәртте, шулай ук урман торгызу буенча уздырыла торган эшләрнең сыйфатын арттыру бурычын куйды.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюров "Саба урманчылыгы" ДКУ һәм "Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ эш визиты белән булды. Сәфәре барышында министр ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге, дендрология бакчасы, агач эшкәртү комплексы һәм урман музее эше белән танышты.
2018 елның 19 февралендә “Урманчылар ишек ача” россиякүләм акциясе кысаларында “Зәй урманчылыгы” ДКУ (Зәй ш., Пионер ур., 16) гражданнар кабул ителәчәк. Мөрәҗәгать итүчеләргә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр урман хуҗалыгына кагылышлы актуаль мәсьәләләрдә консультация биреләчәк. Кабул итүне дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Таҗмиев Нияз Марат улы алып барачак.
Белгечкә чыгарылыш имтиханнарын тапшырачак һәм киләчәктә һөнәр сайларга туры киләчәк өлкән сыйныфларда укучылар да мөрәҗәгать итә ала.
“Урманчылар ишек ача” акциясе 2018 елның 30 мартына кадәр дәвам итә. Төп максаты – урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнарының ачык булуын күрсәтү һәм үсеп килүче яшь буенча һөнәри юнәлеш билгеләүдә булышлык күрсәтү.
Белгород районының Дубовое поселогында үсә торган Белгород имәне тере табигать һәйкәле булып тора. Бүген ул 12 Европа иленншн 12 гасырлык агачлар арасында “Елның Европа агачы 2018” исемен яулау өчен көрәшә.
Белгородның озын гомерлы агачы әлегә икенче урында, 11 522 ТАВЫШ җыйган.
Конкурста иң кызыклы тарихы булган агач сайлап алына. Конкурсның рәсми сайтына кереп, бер генә мәртәбә тавыш бирергә мөмкин, моның өчен үзеңнең электрон адресыңнан файдаланасы була.
Нәтиҗәләре Брюссельдә, 21 март көнне, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында әйтеләчәк.
“Европа агачы-2018” өчен тавыш бирү быелның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Илебезнең милли табигый хәзинәсенә битараф булмаган һәркемне тавыш бирүдә катнашырга һәм Белгород имәненә җиңүче булуда ярдәм итәргә чакырабыз!
Әгерҗе шәһәренең 1 нче һәм 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә шундый исем астында конкурс булды, ул “Әгерҗе урманчылыгы” мәктәп урманчылыклары белән берлектә оештырылды.
Чараның максаты – ылыслы агачларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, әйләнә-тирәлектә (паркта, шәһәрдә, урманда) аларны үсеп утыручы халәтендә саклау теләген уяту. Конкурска “Кошларга кышлавы авыр, кошларга булышырга кирәк” темасына 100дән артык рәсем һәм инша тапшырылды. Мәктәп укучылары (3-6 сыйныф) эшләрен бизәкләүгә иҗади якын килергә тырышкан һәм фәлсәфәи фикерләүне эшкә җиккән.
Жюри составына «Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ, Мәгариф идарәсе белгечләре һәм укытучылар керде. Конкурс йомгаклары буенча балаларның барысы да рәхмәт хатлары алды, ә призлы урыннар өчен мәктәп укучыларына мактау кәгазьләре һәм татлы бүләкләр тапшырылды.
Экологик тәрбия һәм белем бирү – ул “модалы” юнәлеш булуы белән берлектә, балаларда әйләнә-тирәлекне аңлау һәм ярату сәләтен, аңа карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән дә гыйбарәт. “Кече Елга” УГБМ МБМУ ел саен табигать саклау чаралары уздырыла, аларда мәктәп урманчылында укучылар актив катнаша. Әйтик, узган елда балалар тарафыннан 5 гектарда урман культуралары утыртылды, янгынга каршы пропаганда уздырылды – листовкалар таратылды, ә кышкы чорда балалар тарафыннан ылыслы яшь агачларны саклау акциясе уздырылды. Лаеш урманчылыгы урман фонды территориясендә урман торгызу һәм урман культуралары утырту эшендә ярдәм иткәннәре өчен һәм экология акцияләрендә актив катнашканнары өчен “Кече Елга УГБМ” МБМУ мәктәп урманчылыгына “Лаеш урманчылыгы” ДКУ мактау кәгазе тапшырылды.
2018 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуына карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиясе утырышы булды. Утырышта Иҗтимагый совет әгъзалары, “Россия урманны яклау үзәге”нең “Татарстан Республикасы урманны яклау үзәге” ФДУ һәм Республика урман тармаклары хезмәткәрләре профсоюзлары комитеты вәкилләре катнашты. Көн тәртибендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында үз вазыйфаларын үтәгәндә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен барлыкка килә торган коррупция куркынычларына бәяләү уздыру мәсьәләсе каралды.
Быел Татарстанның “Стратегия-2030” программасына 3 ел була, без аны барыбыз бергә эшләдек. Стратегия раслау турында закон буенча (2015 елның 17 июнендәге 40-ТРЗ) 3 елга бер мәртәбә, зарурлык булганда, аңа төзәтмәләр кертү күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә 2030 елга кадәрге стратегиягә үзгәрешләр кертү эше алып барыла. Иң беренче нәүбәттә ул 2035 елга кадәр эшләнүче Россия Федерациясе Үсеш стратегиясенә туры килергә, шулай ук үсеш алучы санлаштырылган икътисад технологияләрен исәпкә алырга тиеш.
Нәтиҗәдә республиканы үстерүнең дәвамлы юнәлешләрен тулы дәрәҗә чагылдыра торган документ алу өчен, бу эштә мәнфәгатьле барлык затларның да катнашуы мөһим.
Әле 2008 елда ук “2020 елга кадәр Россиянең үсеш стратегиясе турында” Дәүләт советының киңәйтелгән утырышында Владимир Владимирович Путин әйткәнчә: “... безнең дәвамлы юнәлешләребез бар кешегә дә аңлаешлы, илдәге гражданнар тарафыннан хупланган булырга тиеш”.
Шуңа күрә дә Сезнең фикерегез безнең өчен аеруча әһәмиятле. Республикада яшәүче һәркемгә ил киләчәген билгеләүдә катнашу мөмкинлеге бирелә.
Моның өчен Стратегии-2030 (tatarstan2030.ru) сайтына керергә, үз тәкъдимнәреңне “Стратегия хакында фикер алышуда катнашыгыз” бүлегендә калдырырга мөмкин.
Безнең уртак эшебез яңа чишелешләрне тормышка ашырырга һәм, тулаем алганда, Татарстан Республикасының глобаль конкурентлылык дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк.