Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, министр дәүләт биремнәрен үтәгәндә эш башкару дисциплинасы үтәлешенә аеруча зур игътибар бирелергә тиешлеге турында әйтте. “Нәтиҗәле эш башкаруга ниятләвегезне сорыйм. Бездән иң беренче чиратта таләп ителгән әйбер – урман планын, дәүләт биремен үтәү. Урманчы имиджы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган дәрәҗәгә туры килергә тиеш”, – дип ассызыклады Равил Кузюров.
Утырыш барышында министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов доклады тыңланды. Ул ассызыклап узганча, урман торгызу эше хәзерге вакытта урманчылар өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора.
“Без бу юнәлештәге эшне тизләтү буенча гына түгел, ә урман торгызу һәм урман-орлыкчылык эше буенча стимуллаштыру холкына ия булган чараларны да гамәлгә кертергә омтылабыз. Әйтик, 2018 ел башыннан бирле ведомство буйсынуындагы учреждениләрдә күрсәткечләрне арттыру өчен җитештерү эшчәнлегенә кагылышлы 4 ярыш старт алды. Әлеге ярышларның йомгаклары буенча алдынгы урман хуҗалыгы җитештерү өлкәләре утырту материалы һәм урман культуралары җитештерү өчен техникага лаек булачак”.
Агачларны законсыз кисү өлешендә урман сагы хезмәткәрләренә андый очраклар санын киметү бурычы куелды, әлеге максатка ирешү өчен урман кишәрлекләрен аерып чыгару һәм көн саен урманнарны тикшереп тору эшен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару кирәклеге ассызыкланды. Ә уздырылган аукционнар нәтиҗәсендә урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре нигезендә агач материалы әзерләүче кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм урман кишәрлекләре арендаторларына карата агач материалы әзерләүнең технологик карталарын саклау таләбен кую зарур. Бу вакытта шулай ук урман законнарындагы зарури таләпләрнең үтәлеше өлешендә гражданнарга мәгълүмат җиткерү дә зарур.
Ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2017 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары турында һәм агымдагы елга бурычлары хакында министр урынбасары Рәис Гомәров сөйләде.
Чара нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм аның буйсынуындагы учреждениеләрнең алга таба эшчәнлек юнәлешләренә карата тиешле карарлар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу хокукы сату буенча аукцион уздырылуы турында игълан итә. Аукцион 2018 елның 27 февралендә 12:00 сәгатьтә, 420124, Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37А, 4 кат, каб. 420 адресы буенча узачак. Тел. (843) 221-37-42(43). Аукционга 39 лот куелган (Нурлат урманчылыгы буенча).
Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Юдино поселогында булып узган массакүләм чаңгы чабышларында катнашты. “Локомотив” стадионында “Россия чаңгы юллары - 2018” россиякүләр ярышларында төп старт бирелде. Ямьле кояшлы, чиста саф һавалы көн иде, бу хәл исә чаңгычыларга шәп кәефне өстәп кенә торды. Урманчылар ярыш дистанциясен Киров һәм Мәскәү районы халкы, республика һәм шәһәр хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре белән берлектә узды.
Моннан тыш, яшь урманчылар, Лубян урман-техника көллиятендә укучылар “Яшьләрнең профсоюз чаңгы юллары - 2018” чарасында да катнашты, ул Яшел Үзән шәһәрендә узды. Шунысын билгеләп узарга кирәк, чираттагы мәртәбә урман көллияте чаңгычылары үзләренең потенциалын исбатлап күрсәтте. Аларның барысы да призлы урыннарны яулады һәм өйләренә медальләр, дипломнар һәм призлар белән таралышты.
Җиңүчеләр:
Кузнецова Алина (33сп - 1 урын;
Алексеев Данил (43сп) - 1 урын;
Маратканов Александр (11лх) - 2 урын;
Асанова Регина (12э) - 3 урын;
Козырев Станислав (23сп) - 3 урын;
Зиннәтуллина Ләйлә (21лх) - 3 урын.
Һәм гомумкоманда зачетында - 3 урын.
Афәрин!!! Шулай дәвам итәргә!!!
Саба районының 200дән артык мәктәп укучысына урманчы һөнәре турында сөйләделәр. Лесхоз Авыл Мәдәният йорты урман көллиятенең булачак студентлары өчен ишекләрен ачты.
Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов, Саба районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университеты һәм Лубян урман көллияте мөгаллимнәре катнашты.
Мәктәп укучылары өчен спорт комплексында күргәзмә оештырылды, биредә урманчылар төрле экспозицияләрне тәкъдим итте: Урман селекция-орлыкчылык үзәгендәге лаборатория тикшеренүләреннән башлап декоратив-кулланма сәнгатькә кадәр. Янгын-химия станциясенә, агач эшкәртү һәм сувенир продукциясе цехына экскурсияләр балаларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Булачак студентларны концерт номерлары да сөендерде. Тамашачылар алдында "яшь урманчылар" – мәктәп урманчылыгында укучылар, Лубян урман-техника көллияте, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университеты студентлары һәм укытучылары, шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Үз чыгышында министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов борынгы заманнардан бирле илнең күпчелек диннәрендә урманның изге экология системасы булуы һәм үзенә карата сакчыл караш һәм җентекле игътибар таләп итүе турында билгеләде. "Безнең төп бурыч – урман байлыкларын саклау, торгызу һәм үрчетү. Яңа, сау-сәламәт һәм ямьле урман үстерү өчен безгә перспективалы, яшь, энергияле, табигатьне белә һәм ярата торган кадрлар кирәк," – диде Ә.Бәдертдинов.
Концерт программасы барышында укучыларга шулай ук Саба урманчылыгы һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы эше турында презентация фильмнары да күрсәтелде.
Мәктәп укучылары белән киләсе очрашуны урманчылар Арча районында уздырырга планлаштыра.
Депутатлар һәм сенаторлар төркеме тарафыннан кертелгән документ (җирдә ята торган коры агачларны яисә аларның өлешләрен) агач булмаган урман ресурсларына кертә. Тиешле үзгәрешләрне РФ Урман кодексына кертү гражданнарга чыбык-чабыкны РФ субъекты законында билгеләнгән тәртиптә шәхси ихтыяҗлары өчен әзерләү һәм җыю мөмкинлеген бирә. Кабул ителә торган норма агачларны ирекле рәвештә утын өчен кисүгә рөхсәт итеп кабул ителергә тиеш түгел.
Көнкүреш проблемасын хәл итү белән берлектә, гражданнар, чыбык-чабыкларны җыеп алып, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык тәэмин итүгә булышлык күрсәтәчәк, шул рәвешле агач материаллары белән чүпләнүдән чистартып торачак.
Татарстан урманчылары "Россия чаңгы юллары" массакүләм чаңгы чабышларында катнашачак. Чарага төп старт Юдино поселогының "Локомотив" стадионында биреләчәк. Спорт бәйрәмендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның катнашуы планлаштырыла.
Бүген Дрезденның Техник университетыннан килгән алман делегациясе белән эшлекле очрашу барышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Германия урманчылары белән 2013 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Бүген яклар “Татарстан Республикасында урман плантацияләре булдыру һәм алардан файдалану “LesPlan” һәм “Татарстан Республикасында сабаклы имән белән вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын оптимальләштерү “OMSK” проектлары кысаларында ирешелгән нәтиҗәләр турында фикер алышты.
Әлеге проектларны тормышка ашыру өчен Татарстан очраклы рәвештә генә сайланмады. Чит илләрдәге коллегаларны үзенең барлыкка килгән төньяк-көнчыгыш чигендә яшь имән утыртмаларының үсеше кызыксындырды. Татарстан урманчылары өчен, үз чиратында, уртак проектларны тормышка ашыру имәнлекләрдә урман хуҗалыгы алып баруга, шулай ук усак белән каен кебек тиз үсә торган агач токымнары булдыруга кагылышлы тәҗрибә һәм белем уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Министрлык җитәкчелеге урман хуҗалыгының фән өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә өмет белдерде, сынау өчен ясалган урман кишәрлекләрен Татарстан урманчылары күзәтеп торачак.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфасына Кузюров Равил Әфраим улы билгеләнде. ТР Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин бүген Министрлык коллективын яңа җитәкче белән таныштырды. А.В. Песошин билгеләп узганча, Кузюров үзен яхшы оештыручы, уңышлы җитәкче буларак күрсәтте һәм урман хуҗалыгының яңа башлыгына уңышлар теләде.
2018 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Дрезден Техник университеты галим-урманчылары катнашында фәнни-техник совет утырышы булачак. Эшлекле очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырылган “LesPlan” һәм “OMSK” проектларына йомгак ясаячак.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы “Урманчылар ишек ача” акциясе уздырылуы турында игълан итә һәм 50 көн дәвамында Россия Федерациясенең барлык субъектларында теләге булган һәркемне урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең, урманчыларның һәм урман белгечләренең эше белән танышырга чакыра.
Акция 2018 елның 10 февраленнән 30 мартына кадәрге чорда Халыкара урманнар көнен (БМО генераль ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелган – 21 март) билгеләү кысаларында узачак.
Акцияне уздыруның төп максаты – урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнарының, Рослесхозның ведомство буйсынуындагы оешмаларның ачык булуын күрсәтү, үсеп килүче яшь буынга һөнәр сайлауда булышлык күрсәтү һәм тармакка булачак яшь белгечләрнең килүен тәэмин итү. Әлеге акция илдәге гражданнарны мөмкин кадәр күбрәк дәрәҗәдә урманчылыкларның, урман хуҗалыкларының, янгын-химия станцияләренең, урманнарны янгыннардан саклау буенча авиация базаларының, урман-орлыкчылык үзәкләренең, урманнарны тәртипкә китерүчеләрнең, урман паталогларының эше белән таныштыру, урманнарны – илебезнең төп байлыгын саклау һәм үрчетү буенча көн саен көч түгүче хезмәткәрләргә сораулар бирә алу мөмкинлеген бирә.
Аталган чор дәвамында һәр төбәктә кимендә ике учреждение сайлап алыначак, аларда мәктәп укучылары, студентлар һәм ММЧ вәкилләре өчен экскурсияләр оештырылачак. Кунаклар урманчылыкларның һәм янгын-химия станцияләренең техник җиһазланышы, төрле бурычларны хәл итү өчен заманча җайланмалар белән танышачак. Урман белгечләре техника эшен күрсәтәчәк, кунакларны урман биләмәләре буйлап йөртеп, төрле токым агачлары белән таныштырачак, аларның яшен билгеләргә өйрәтәчәк, агачларның үсеш стадияләре, аларны ничек итеп дөрес утырту һәм тәрбияләү турында сөйләячәк.
Экскурсияләр барышында кунаклар шулай ук Россиянең урман хезмәте барлыкка килү тарихы турында, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә йөкләнгән бурычлар спектры турында, урманга янаган куркынычлар һәм алар белән ни рәвешле көрәшеп булуы турында, шулай ук урманны яклау һәм үрчетү өчен һәркемнең хәленнән килгән эшләр турында беләчәк.
“Урманчылар ишек ача” россиякүләм акциясе өченче мәртәбә уздырыла. 2014 һәм 2015 еллар дәвамында акция Россия Федерациясенең барлык субъектларында узды һәм битараф булмаган халык арасында киң кайтаваз тапты. Инициатива күп кенә губернаторлар, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре һәм оешмалар тарафыннан хупланды.
Элегрәк акция җәйге-көзге чорда уздырыла иде һәм Урман хезмәткәрләре көненә багышланды, хәзер исә урман хуҗалыгында эшләүчеләр кышкы чорда урман тармагындагы төрле белгечләрнең нинди эшләрне башкаруы турында белергә тәкъдим итә.