Озакламый карның эзе дә калмаячак. Җылы һава торышы башлану белән урманнарда янгын чыгу куркынычы арта бара. Татарстан урманчылары бу сезонга алдан әзерләнә. Бүгенге көндә Министрлыкта “2018 елга Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын сүндерүнең җыелма планы” төзелде. Шулай ук янгын куркынычы янаган чорга әзерлек чаралары һәм әзерлекне тикшерү графигы расланды.
Янгын куркынычы янаган чор республика урманнарында 2018 елның 15 апреленнән старт ала.
Узган ялларда Лубян урман-техника көллияте студентлары “Кукмара авыл хуҗалыгы көллияте” һәм ветераннарның “Кукмара” командасы белән дуслык матчында көч сынашты. Ветераннар командасы составында Кукмара муниципаль районы прокуроры Шакиров Ришат Наил улы уйнады. Хоккейчылар тамашачыларны матур уен һәм кызыклы мизгелләр белән сөендерде.
Лубянда Россия студент көненә багышланган чара булып узды. Лубян урман-техник көллияте активистларына “ЕЛ КАЗАНЫШЛАРЫ”ның төрле номинацияләрендә мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Көллияттә укучылар арасында интернет аша уздырылган тавыш бирү йомгаклары буенча ЕЛ СТУДЕНТЫ гран-приена 23 сп төркеме студенткасы Селюнина Ульяна лаек дип табылды. Тәбрик итәбез!
Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында "Идел елгасын саклау һәм пычрануын туктату" өстенлекле проектын эшләүгә багышланган киңәшмә булды. Утырышта Россия су ресурслары, Рослесхоз, Россия Фәннәр академиясе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Экология министрлыгы вәкилләре катнашты. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы әлеге проектны утырту материалы белән тәэмин итүче һәм әлеге утыртмаларга нигез салу эшләрен башкаручы буларак карала. Табигать ресурслары министрлыгында әлеге проектны тормышка ашыру буенча фәнни-нигезләү экспертизасын уздыру турында карар кабул ителде. Экспертиза Россия Фәннәр академиясе тарафыннан уздырылачак.
Дмитрий Еремеев – Нурлат мәктәп урманчылыгының 9Б сыйныфында укучы бала – райондагы экология олимпиадасында җиңеп чыкты. Мәктәп укучысы экология буенча республика конкурсының читтән торып үтәү турына "Нурлатта һәм аның әйләнә-тирәлегендә каен яфраклары асимметриясе" темасына эш юллаган. Беренче этапны Дмитрий уңышлы узды, хәзер инде республика дәрәҗәсендә район данын якларга туры киләчәк. 7 февральдә Казанда олимпиаданың теория өлеше булачак, 8 февральдә проектны яклау планлаштырыла. Димага уңышлар телик!
Тәрбия системасында һөнәри юнәлеш бирү эше әһәмиятле аспект булып тора. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин берничә мәртәбә ассызыклады: “Белем бирүне үстерү, һөнәри юнәлеш бирү эшенә аеруча зур игътибар бирү зарур. Һөнәр кадрларын әзерләү якын киләчәктәге үсешнең әһәмиятле элементы булып тора”.
“Лубян урман-техника көллияте” ДБ ҺББУ һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, мәктәптә укучылар һәм аларның әти-әниләре белән һөнәри юнәлеш алу мәсьәләләрендә эшләү максаты белән, чираттагы мәртәбә Кукмара районында булдылар. Урманчылар агитбригадасы белән очрашуга якынча 400 кеше җыелган иде. Урман тармагы белгечләре Урман хуҗалыгы министрлыгы эше турында фильм күрсәтте һәм урманчы һөнәренең барлык баскычлары турында сөйләде.
Агитбригаданың киләсе тукталышы 2018 елның 7 февралендә Саба районына планлаштырыла.
2018 елның 5 февраленнән 9ына кадәр республикада алман делегациясе визиты көтелә, аның барышында “LesPlan” һәм “OMSK” проектларында катнашучыларның эшлекле очрашуы һәм нәтиҗәләрне презентацияләү көтелә.
“Татарстан Республикасында сабаклы имәннең һәм вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын оптимальләштерү “OMSK” проекты имәнле-юкәле урманнар булдыру максатында Кайбыч урманчылыгы территориясендә имән утыртмаларын комплекслы тикшерүне, шулай ук аларны үстерү һәм югары продуктлы экологик тотрыклы агачлыклар үстерү һәм формалаштыру буенча урманчылык параметрларын оптимальләштерүне күздә тота.
Икенче проект – “Татарстан Республикасында урман плантацияләре булдыру һәм алардан файдалану “LesPlan” эшлекле агач материалы үстерү, шулай ук агач плитәләр җитештерүдә һәм биоэнергетика өлкәсендә кулланыла торган агач йомычкасы алу максатында усак һәм каен агачларыннан тиз үсә торган агач плантацияләре булдыруны күздә тота.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2013 елдан бирле Дрезденның Техник университеты урман белгечләре белән хезмәттәшлек итә. Алман делегациясенең көтелгән визиты Татарстан Республикасында “LesPlan” һәм “OMSK” проектларының төгәлләнү этабы булачак.
Аның авторы булып 70 артык депутат һәм сенатор чыгыш ясаган. 2018 елның 23 гыйнварында Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре комитетында булып узган киңәшмәдә министр урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик тарафыннан хуплау тапты.
Закон проекты рөхсәт документлары рәсмиләштерү буенча озын-озак процедуралар узмыйча урманнан үз ихтыяҗларың өчен җил аударган агачларны ала алмаган гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре нигезендә эшләнгән.
Россия Федерациясе табигать ресруслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик билгеләп узганча, Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты депутатлары Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән һәм Президент Аппаратыннан хуплау алганнар һәм закон проекты якын киләчәктә беренче укылышта кабул ителер дип исәплиләр.
Россия Федерациясе Урман кодексының 11 статьясы нигезендә гражданнар кыргый үсә торган җимешләрне, җиләкләрне, чикләвекләрне, гөмбәләрне, ашау өчен яраклы башка урман ресурсларын, шулай ук агач булмаган урман ресурсларын үз ихтыяҗлары өчен әзерләү максатында ирекле һәм түләүсез рәвештә куллану хокукына ия. Агач булмаган урман ресурсларына түмәрләр, туз, агач һәм куак кайрылары, чыбык-чабык, ботак азыгы, чыршы, пихта, нарат ботаклары, мүк, урман түшәмәсе, камыш һәм шуңа охшаш урман ресурслары керә. Шул ук вакытта Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урман законнарына проектлана торган үзгәрешләрнең, аларның социаль әһәмиятле булуын билгеләп, мөһим булуын ассызыклады. Үзенең чыгышында Иван Валентик икенче укылышта кабул итүгә әзерләү буенча закон проектын өстәмә эшләп бетерүдә булышлык күрсәтүенә берсүзсез әзер булуын белдерде. Документны беренче мәртәбә инде февраль башында ук уку планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Урман планы буенча эшләр башлануга бәйле рәвештә 2018 елның 29 гыйнварында Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, Мари Иле Республикасы Табигать ресурслары, экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау министрлыгы, Чуашия Республикасы Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, “Татарстан Республикасында урманны яклау үзәге” Россия урман яклау үзәге” ФБУ, “Рослесинфорг” ФБУ, “Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе” ФБУ вәкилләре катнашында киңәйтелгән киңәшмә булды.
Утырыш барышында тармак мәгълүматлары белән әзерлек, фәнни-тикшеренү һәм аналитик эшләр башлануы турында, урман планын эшләү буенча техник бирем һәм урман планында ихтимал үзгәрешләр турында мәсьәләләр күтәрелде.
11 гыйнвар көнне “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгында укучылар өчен ел саен билгеләп үтелә торган Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышлап шундый исем астында дәрес узды. Әлеге датаның нигезе итеп Россиядә беренче тыюлык – Байкал ярында урнашкан Баргузин тыюлыгы булдырылган көн алынган. Россиядә беренче дәүләт тыюлыгы барлыкка килү – ул Себер төбәгенең торышын өйрәнергә теләп, бу якларга беренче мәртәбә юл ярган ата-бабаларыбызның казанышы, алар уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсендә тыюлыклы кишәрлекләр булдыру турында указга кул куела.
1913 елдан башлап Себергә экспедицияләр оештырыла, алар Баргузин кешенең санын ачыклауга юнәлдерелгән була. Әлеге кошның тереклек итү урыннары Баргузин сөзәклегенең көнбатыш урыннарына туры килә. Ике ел дәвамында галимнәр төркеме кеш популяциясен тикшерүгә бәйле катлаулы тикшерүләр алып бара, ә тупланган материаллар “казна эксплуатация кишәрлеге” булдыру турында документ имзалау өчен нигез булып хезмәт итә. 1916 елның декабрендә Россия Хөкүмәте бу документны раслый. Шул рәвешле илдә 1917 ел революциясенә кадәр гамәлгә куелган бердәнбер дәүләт тыюлыгы барлыкка килә. Ә тыюлык ясаган вакытта нибары 20-30 кеш исәпләнгән бу җан ияләренең популяциясен саклау һәм үрчетү буенча нибары биш кеше күзәтчелек эше алып бара!
Дәрес барышында мәктәп урманчылыгында укучылар шулай ук Татарстан Республикасы тыюлыклары: “Түбән Кама” милли паркы, Зөя дәүләт заказнигы, Идел-Чулман тыюлыгы турында да сөйләделәр.
Чара азагында йомгак ясалды һәм балалар табигатьне саклау бурычы өчен һәркемнең җаваплы булуы турындагы фикерне хуплады. Чөнки табигать – гасырлар буена бер генә!