“Туган төбәкнең тыюлыклы урыннары”

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

11 гыйнвар көнне “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгында укучылар өчен ел саен билгеләп үтелә торган Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышлап шундый исем астында дәрес узды. Әлеге датаның нигезе итеп Россиядә беренче тыюлык – Байкал ярында урнашкан Баргузин тыюлыгы булдырылган көн алынган. Россиядә беренче дәүләт тыюлыгы барлыкка килү – ул Себер төбәгенең торышын өйрәнергә теләп, бу якларга беренче мәртәбә юл ярган ата-бабаларыбызның казанышы, алар уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсендә тыюлыклы кишәрлекләр булдыру турында указга кул куела.

1913 елдан башлап Себергә экспедицияләр оештырыла, алар Баргузин кешенең санын ачыклауга юнәлдерелгән була. Әлеге кошның тереклек итү урыннары  Баргузин сөзәклегенең көнбатыш урыннарына туры килә. Ике ел дәвамында галимнәр төркеме кеш популяциясен тикшерүгә бәйле катлаулы тикшерүләр алып бара, ә тупланган материаллар “казна эксплуатация кишәрлеге” булдыру турында документ имзалау өчен нигез булып хезмәт итә. 1916 елның декабрендә Россия Хөкүмәте бу документны раслый. Шул рәвешле илдә 1917 ел революциясенә кадәр гамәлгә куелган бердәнбер дәүләт тыюлыгы барлыкка килә. Ә тыюлык ясаган вакытта нибары 20-30 кеш исәпләнгән бу җан ияләренең популяциясен саклау һәм үрчетү буенча нибары биш кеше күзәтчелек эше алып бара!

Дәрес барышында мәктәп урманчылыгында укучылар шулай ук Татарстан Республикасы тыюлыклары: “Түбән Кама” милли паркы, Зөя дәүләт заказнигы, Идел-Чулман тыюлыгы турында да сөйләделәр.

Чара азагында йомгак ясалды һәм балалар табигатьне саклау бурычы өчен һәркемнең җаваплы булуы турындагы фикерне хуплады. Чөнки табигать – гасырлар буена бер генә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International