Әгерҗенең 1 нче санлы урта мәктәбендә “Яшел армия” мәктәп урманчылыгында укучылар белән шундый исемле акция узды. Чара “Яхшы гамәлләр атанасы” район акциясе кысаларында кошларны саклау һәм кайгыру, кышкы чорда ашату мәсьәләләренә укучыларның игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелде. Дәрес барышында Әгерҗе урманчылыгы белгечләре балаларга бездә кышлаучы кошлар, аларның рационы һәм ашату үзенчәлекләре турында сөйләде. Балалар, үз чиратында, урманчыларга үз куллары белән ясалган төрле-төрле җимлекләрне һәм рәсемнәрне күрсәттеләр. Шул ук көнне урманчылык хезмәткәрләре Әгерҗенең 1 нче санлы балалар бакчасында да булдылар, биредә, балалар белән берлектә, әзер кош җимлекләрен агач ботакларына элделәр һәм җим салдылар.
2018 елның 27 февралендә Нурлат урманчылыгы территориясендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе төзүгә хокук сату буенча аукцион узачак. Заявкаларны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына җибәрергә кирәк.
Аукционга кагылышлы тулырак мәгълүматларны 221-37-42 телефоны буенча алырга мөмкин.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы рәсми сайтта урман кишәрлекләрен арендалаучы һәм урман утыртмаларын сатып алучы намуссыз затлар реестрын урнаштырган.
Урман кодексының 98.1 статьясы нигезләмәләрен үтәү максатында Рослесхозда урман кишәрлекләрен арендалаучы һәм урман утыртмаларын сатып алучы намуссыз затлар турында килгән мәгълүматларны карау буенча даими гамәлдә булган Комиссия эшли. Комиссиянең рәисе – Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Елена Комар. Реестрны алып бару Урманнардан файдалану һәм яңадан җитештерү идарәсенә йөкләнгән.
“Намуссыз затлар реестры” барлыкка килү турында нормалар урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен һәм урман кишәрлекләренең аренда шартнамәләрен төзүгә аукционнар уздырганда сәламәт конкуренция дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән. Аренда шартнамәләрен төзүгә сатулар уздырганда бу аеруча мөһим булып тора. Чөнки, бер елга кадәрге чорга төзелә торган сату-алу шартнамәләреннән аермалы буларак, аренда шартнамәсе 49 елга кадәр төзелә.
2017 елда региональ урман хезмәтләре тарафыннан уздырыла торган сатулар саны шактый артуга карамастан, аларда спекулянтларның катнашу очраклары ешаеп китте. Алып сатарлар урман ресурсларына булган бәяләрне арттырып, сатулар нәтиҗәсендә җиңеп чыга, ә соңыннан шартнамә төзүдән баш тарта.
Хәзер региональ урман түрәләренә шартнамә таләпләрен үтәмәүче яисә шартнамә төзүдән бөтенләй дә баш тартучы затлар өчен яңа шартнамәләр төзүгә каршы килә торган корал тапшырылды. 2018 елның беренче яртыеллыгында гына да кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен урман утыртмалары сату-алу турында 5 меңнән артык шартнамә төзүгә сатулар уздыру планлаштырыла. Экспертлар реестр сатуларның нәтиҗәлелеген һәм үтәкүренмәлелеген арттырыр һәм урман продукциясенең базарга “алып сатарлар өчен” өстәмә бәяләре куелмыйча килүен тәэмин итәр дип ышана.
“Урманны саклагыз” кушымтасы тиз һәм гади рәвештә Урман хуҗалыгының федераль диспетчерлык хезмәтенә шалтырату һәм илебез урманнарындагы теләсә нинди хәл турында хәбәр итү мөмкинлеген бирә. Шулай ук “Урманны саклагыз” программасы ярдәмендә сайланган темага хәбәр юлларга була, фото теркәп, барлыкка килгән вакыйга урынын яисә үзең урнашкан җирне күрсәтергә мөмкин.
Әлеге кушымтада Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының һәм “Авиалесохрана” ФБУ яңалыклары белән танышырга була, картада
Региональ диспетчерлык хезмәтләре, Урманнарны авиация ярдәмендә саклау буенча региональ учреждениеләр һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле Башкарма хакимият органнары билгеләнгән. Махсус бүлектә белешмә документлары бар.
Файдаланучы профилен тутырып һәм шуның белән берлектә җибәреләсе хәбәрнең тутырылган формаларын оператив тапшыру вакытын тизләтеп, әлеге программага индивидуальлек өстәргә була.
Әлеге программа өстендә эшләү алга таба да дәвам итәчәк, программага өстәмәләр кертү буенча иң файдалы һәм зәвыкълы дип табылган тәкъдимнәр киләсе яңартылган версияләрдә исәпкә алыначак.
Ел саен “Шәһәр яны урманчылыгы” ТР ДКУ базасында “Татарстан урманнарын саклыйк!” дигән ачык конкурс уздырыла, ул, гадәткә кергәнчә, 21 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара урман көненә багышлана. Конкурска балаларның кешенең урман экосистемасына сакчыл мөнәсәбәтен чагылдырган материаллары кабул ителә.
Әлеге конкурскның максаты булып үсеп килүче буында экологик караш һәм культура формалаштыру; туган як табигатенә һәм туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү; Татарстан Республикасы урманнарын саклау һәм аларга карата сакчыл эш итү тора.
Конкурста мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге укучылар, балаларның һәм яшүсмерләрнең оешмалары катнаша ала.
Конкурс номинацияләре:
№ п/п Темасы Конкурска эшләр тапшыру формасы Яшь категорияләре Катнашу формасы
1. «Минем Татарстанымның ямьле урманнарын саклыйк» рәсемнәр Мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр 6-11 сыйныфлар аерым
2. «Урман – минем яшел дустым!» Табигый материалдан кул эшләнмәләре Мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр 1-5 сыйныфлар аерым һәм күмәк
6-11 сыйныфлар
3. «Урманнарны янгыннардан саклагыз» Листовкалар 1-5 сыйныфлар 6-11 сыйныфлар күмәк
Конкурсны уздыру өчен җаваплы зат – Хәйруллина Ләйсән Корбан кызы – “Шәһәр яны урманчылыгы” һәм “Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДКУ каршындагы мәктәп урманчылыгы җитәкчесе, тел. 234-07-01.
Материалларны түбәндәге адреска җибәрергә кирәк булачак:
420075,Казан ш., Халезов ур.,17а, 2 кат, “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ.
Кабул итү чоры – 2018 елның 10 мартына кадәр. Конкурс турында нигезләмә
“XXI гасырның урман кисүчесе” IV Россия Чемпионатын уздыру даталары билгеләнде. Гадәткә кергәнчә ул Архангельск өлкәсендә 2018 елның 8 августыннан 11енә кадәр узачак. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел әлеге чара “илкүләм вакыйга” статусын алды.
Чемпионат ел саен Рус Себеренең иң гүзәл урыннарының берсендә – Устьян районында уза. Район калкулыклы ландшафты, саф һавасы, ил күләмендәге чараларны уздыру өчен кирәкле инфраструктурага ия булуы белән аерылып тора.
III Чемпионат 2017 елның августында узды һәм 2 000 артык кешене туплады, чын-чынлап халыкара дәрәҗәсенә әверелде. Устьян районына Россиянең 12 төбәгеннән, АКШ, Канада, Германия, Норвегия, Финляндия, Бельгия илләреннән кунаклар килде. “XXI гасыр урман кисүчесе” Россия урман сәнәгатенең иң манзаралы вакыйгаларының берсе булып санала.
2018 елда Чемпионат кунаклары урман кисү буенча дөньядагы иң куәтле машиналарда иң яхшы урман кисүчеләрнең ярышларын карау өстенә күп кенә тест-драйвларда, демо-шоуларнда һәм конкурсларда да катнаша алачаклар.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Кама, Яшел Үзән, Мамадыш, Кызыл Йолдыз, Арча һәм Лаеш урманчылыклары урман фонды территориясендә урнашкан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу турында шартнамә төзүгә хокук сату буенча 2018 елның 19 гыйнварындагы аукцион йомгаклары турында хәбәр итә.
4, 5, 6, 9, 11, 13, 14, 15, 17, 18, 28, 30, 36, 46, 47, 48, 49, 50, 51, 52, 53, 54, 55, 56, 57, 58, 59 номерлы лотлар буенча аукцион узган дип танылды. Аукционда җиңүчеләр белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр имзалана һәм аукцион йомгаклары турында мәгълүмат Россия Федерациясе рәсми сайтында бастырылган көннән соң ун көн эчендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу турында шартнамәләр төзеләчәк.
1-3, 7-8, 10, 12, 16, 19-27, 29, 31-35, 37-45, 60 номерлы лотлар буенча аукцион узмаган дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 статьясының 7 пунктындагы 1 пунктчасы). Аукционның бердәнбер катнашучысы белән беркетмәләр төзелә һәм аукцион узган көннән соң егерме көн узганчы “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә аукцион йомгаклары турында мәгълүмат Россия Федерациясе рәсми сайтында бастырылган көннән соң ун көн узгач кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу турында шартнамәләр төзеләчәк.
Урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын җыю эшен активлаштыру максатларында, шулай ук 2018 елда чәчү эшләрен сыйфатлы орлык материалы белән тәэмин итү өчен 2018 елның 15 гыйнварыннан 20 декабренә кадәр урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын җыю буенча конкурс уздырыла.
Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениеләре – урман хуҗалыкларына һәм “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ орлык чималын һәм урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын җыю зарур, шулай ук орлыкларның сыйфат классы турында таныклыклар алу өчен тулысынча формалашып беткәннән соң орлык партияләренең чәчүлек сыйфатына тикшерү буенча пробаларны “Россиянең урманны яклау үзәге” федераль бюджет учреждениесе филиалы – “Татарстан Республикасы урманны яклау үзәге”нә тапшырырга кирәк булачак.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе барышында урман тармагында эшләүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Республиканың урман хуҗалыгын үстерүгә керткән махсус өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде:
Нәзиров Алмас Әмин улы – Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры.
Республиканың урман хуҗалыгын үстерүгә керткән махсус өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы” дигән мактаулы исем бирелде:
“Көнчыгыш-Европа Урман тәҗрибә станциясе” филиалы директоры –Пуряев Айнур Солтангали улына;
Аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы – Әхмәдуллин Фәнил Фәиз улына;
Лаеш урманчылыгының кишәрлек урманчысы – Ильдарханов Габделбәр Габдулла улына.
Татарстан Республикасы урман фондын саклауга һәм арттыруга керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде:
Идел буе урманчылыгының кишәрлек урманчысы – Мартьянов Николай Викторовичка;
Чирмешән урманчылыгының кишәрлек урманчысы – Кудряшов Владимир Витальевичка;
Икътисад, дәүләт заказы урнаштыру һәм түләүләрне административлаштыру бүлеге башлыгы – Корбанов Азат Шәйхетдин улына.
Урман хуҗалыгындагы күп еллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Гыйззәтуллин Әхмәт Абдулла улы – Лаеш урман хуҗалыгының янгын-химия станциясе башлыгы;
Зайцева Марина Вячеславовна – юридик бүлек башлыгы;
Булатова Чулпан Гарәфетдин кызы – финанслар, бухгалтерия исәбенә алу һәм тикшереп тору бүлеге башлыгы.
Күпьеллык намуслы хезмәте, Россия урман байлыкларыннан рациональ файдалану, аларны саклау һәм арттыру мәсьәләләрен хәл итүгә керткән зур шәхси өлеше өчен Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы бирелде:
Лубян урман-техника көллияте тракторчысы – Костин Павел Николаевичка;
Бөгелмә урманчылыгының урман остасы – Гәрәев Тәлгат Әсгат улына;
Яшел Үзән урманчылыгының урман остасы – Саматов Әнвәр Әлфәт улына;
Мамадыш урманчылыгының кишәрлек урманчысы – Кәшәпов Райнур Раиф улына;
Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы директоры урынбасары – Нәзипов Хәмит Габделмәлик улына.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы системасында күп еллык хезмәте, вазыйфаи бурычларны намуслы үтәгәне, югары профессиональлеге өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Ишморатов Владимир Леонидович – Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы;
Башкирова Вероника Ивановна – Баулы урман хуҗалыгы директоры;
Гайфетдинов Раушан Әнәс улы – Арча урманчылыгы җитәкче-урманчысы урынбасары.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында “Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елдагы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары” темасына киңәйтелгән коллегия утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры – Песошин Алексей Валерьевич; Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары – Ковалёв Сергей Николаевич; Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры – Нәзиров Алмас Әмин улы; федераль органнарның, башкарма хакимиятнең территориаль органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре; Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре катнашты.
Чыгышы барышында Алексей Песошин билгеләп узганча, 2017 елда Экология елы кысаларында республика территориясендә урман торгызу эшләренә аеруча зур игътибар бирелгән: барлыгы 4 мең гектар мәйданда яңа урман утыртылган (урман фондында 1831 гектарда, авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрдә – 2071 гектарда урман утыртылган). Шушы максатлар өчен 16 млн. данә утырту материалы файдаланылган.
“Урман торгызу – Министрлык эшендәге әһәмиятле юнәлешләрнең берсе. Урманчылар алдында күп еллар алга таба урманнарның сыйфатын, табигый составын һәм продуктивлыгын арттыру бурычы тора”, – диде ТР Премьер-министры.
Үзенең чыгышында министр Татарстанда, тулаем алганда, урман торгызу эшләренең 2815 гектарда уздырылуы турында хәбәр итте. Ясалма рәвештә урман торгызу эшләре 2016 ел белән чагыштырмача 12,5%ка күбрәк башкарылган. Урманның табигый яңаруына булышлык күрсәтү эшләре 950 гектарда уздырылган, план үтәлеше 100% тәшкил итә. Урман хасил итүче төп токымнар орлыгы 10 мең кг артык, ылыслы токым орлыклары 10395 га җыелган.
2016 ел белән чагыштырганда урман торгызу күләме 27%ка арткан, бу хәл Экология елы кысаларында утырту мәйданнарының арттырылуы һәм урманның табигый яңартылуына булышлык күрсәтелү белән бәйле.
Министр шулай ук 7 ел дәвамында Татарстан Республикасында урман янгыннарына юл куймау буенча уңай динамиканы да билгеләп узды. Шул ук вакытта соңгы 7 елда климатта шактый үзгәрешләр булуы һәм табигый катаклизмнарның артуы хакында да искәртте, бу хәлләр Татарстан урманнарының торышына тискәре йогынты ясый. Хисап чорында урманчылар тарафыннан урман патологиясе буенча тикшеренү эшләре 70 мең гектарда уздырылган.
“Шунысын билгеләп узарга кирәк, элек-электән үк Россия Президенты урманнарны саклауның, урман хуҗалыгын һәм урман сәнәгатен үстерүнең әһәмиятле булуы турында кат-кат искәртә килде. Дәүләт башлыгы урман мәйданнарын саклауның һәм арттыруның, аны законсыз кисүдән яклауның,
урман сәнәгатенең фәнни потенциалын үстерүнең әһәмиятле булуын берничә мәртәбә билгеләде. Урманны саклау, яклау һәм яңадан үстерү әһәмиятле булып тора. Россия – иң зур урман державасы. Аны планетада экологик тотрыклылыкны саклауда әһәмиятле фактор дип әйтергә мөмкин. Урманны законсыз кисүләрдән сакларга кирәк. Урман хуҗалыгы белән урман сәнәгате арасындагы баланс каршылыгын бетерү зарур. Без шулай ук урман комплексының инвестиция ягыннан кызыклы булуына ирешергә бурычлы”, – диде ул.
Урман кишәрлекләрен үзирекле рәвештә биләп алуга бәйле хәлләр актуаль мәсьәлә булып кала. 2017 елда 473 урман кишәрлеге планы әзерләнгән һәм дәүләт урман реестрында исәпкә куелган. Республикадагы урман җирләренең 19.9%ы кадастр исәбенә алынган. Хәзерге вакытта урман фонды җирләрендә кадастр эшләре 8 урманчылык территориясендә алып барыла. Министрлык тарафыннан 2018 елга республиканың 22 урманчылыгы чикләрен билгеләү буенча эшләрне Рослесхоз планына кертү буенча заявка тапшырылган.
Йомгаклау коллегиясе азагында ТР Премьер-министры А.В.Песошин А.Ә.Нәзировка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орден медален тапшырды. Әлеге бүләк республиканың урман хуҗалыгын үстерүгә керткән махсус өлеш һәм күп еллык фидакарь хезмәт өчен бирелде.