A meeting of the commission, where the topical issues of anti-corruption activity were considered, was held in the Ministry of Forestry of the Republic of Tatarstan. N.M.Tazmeev – a Head of State Control and Supervision Department and E.V.Ziyatdinova – a Leading Consultant on issues of State Service and Personnel made reports. The work focused on prevention of corruption offence by scheduled and unscheduled checks performed by state forest inspectors, measures aimed at “petty” corruption mitigation were discussed in the course of the meeting. Also issues on execution of the program of the Ministry on anti-corruption policy implementation for 2015-2020 in the 1st half-year of 2017 and results of supervision over execution of anti-corruption legislation in the Republic of Tatarstan were considered in the meeting.
Очыш 2017 елда янгын чыгу куркынычы янаган чор кысаларында Казан, Олы Әтнә, Байлар Сабасы, Лаеш, Куралово авыллары территорияләре өстеннән гамәлгә ашырылды. Авиапатруль барышында урман законнарын бозу очраклары ачыкланмады.
Көнчыгыш-Европа урман тәҗрибә станциясе базасында ВНИИЛМ ФБУ фәнни-техник совет утырышы булып узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов һәм урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Т.Р. Галиев катнашты.
Лубян көллияте студентлары ТР Эшләүче һәм белем алучы яшьләр арасында профсоюз спартакаиадасында катнашты, әлеге чара Казан шәһәрендә булып узды. 11 команда арасыннан, аларның 10сы Казан шәһәреннән килгән спортчылардан гыйбарәт иде, Лубян урман-техника көллияте студентлары гомуми команда зачетында 5 нче урынны яуладылар, шулай ук канат тартышуда 1 нче урынны алып, җиңү дә яуладылар. Лубян көллияте командасы спартакаиадада катнашуы һәм җиңү ихтыярына ия булганлыгы өчен рәхмәткә лаек танылды!
2017 елның 21 сентябрендә “Казан” милли мәдәният үзәгендә тантаналы чара булып узды. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре каршысында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясаганда Р.Н. Миңнеханов болай диде: “Озак еллар дәвамында Урман хезмәткәрләре көне безнең өчен үзенә бер төрле икенче Сабантуй булып килде. Кызганычка, соңгы елларда минем эшемнең графигы бу чарада катнашырга мөмкинлек бирмәде, әмма ләкин үземне белә башлаганнан бирле бу бәйрәм минем гаиләм белән бәйләнгән. Мин дә урманчы баласы, бу вакыйга минем өчен бик әһәмиятле”, – дип билгеләде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, урманнар Татарстандагы төп байлыкларның берсе булып тора. Республикада урман җирләренең гомуми мәйданы 17,5% тәшкил итә.
“Республикага килгән кешеләр безнең төбәгебезнең гүзәл һәм табигатебезнең бай булуы турында әйтәләр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, урманчыларыбызның уңышлы эшләве аркасында Татарстанда бер генә урман янгынына да юл куелмады”, – дип өстәде ТР Президенты.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов урман хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Республиканың урман хуҗалыгын үстерүдәге казанышлар һәм күп еллык уңышлы хезмәт өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы” исеме түбәндәгеләргә бирелде:
– Нуруллин Рамил Равил улына – Биләр урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы урынбасары;
– Рәхмәтуллин Илһам Гайдулла улына – Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы директоры;
– Тимергалиев Илфир Канәфи улына – Арча урман хуҗалыгының агач егучысы;
Республиканың урман тармагында транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итүдәге казанышлар һәм күп еллык уңышлы хезмәт өчен “Татарстан Республикасының атказанган автотранспорт хезмәткәре” дигән Мактаулы исем бирелде:
– Насыйбуллин Дамир Гали улына – Саба урман сәнәгать хуҗалыгы машина йөртүчесе;
Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә күп еллык хезмәт һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеш өчен түбәндәгеләргә карата Татарстан Республикасы Президентының РӘХМӘТЕ белдерелде:
– Зарипов Илгиз Нәҗип улына – Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы инженеры;
– Маринин Станислав Викторовичка – Нурлат урман хуҗалыгының агач егучысы.
“Озын Алан” профильле комплекслы дәүләт табигать заказнигында, Тәтеш шәһәренең “Әкият” катнаш тибындагы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында, “Яшә Урман” россиякүләм табигать саклау акциясе кысаларында күчмә экология дәресе үткәрелде. Заказник белгечләре
территория буенча экскурсия үткәрделәр, бездәге урманның табигый байлыгы һәм күптөрлелеге турында сөйләделәр. Балалар туган төбәктә үсә торган агачларның токым составы белән таныштылар.
Хөрмәтле урман тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары!
Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Урман хуҗалыгы “яшел байлык”ны торгызып, урманны тәрбияләүчеләрнең барысын бергә берләштерә. Урманга сакчыл караш – ул, барыннан элек, туган төбәгеңә һәм биредә яшәүчеләргә карата булган мөнәсәбәт. Республикабыз территориясендә 31 урманчылык һәм 31 урман хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә, аларда энтузиастлар, үз эшенең осталары хезмәт куя, алар кешеләр һәм табигать каршысында үзләренең бурычын намус белән үтиләр. Үзегезнең мәрхәмәтле хезмәтегез белән Сез урман утыртмаларын арттырасыз һәм алардан нәтиҗәле файдалануга ярдәм итәсез.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, соңгы 7 ел дәвамында Татарстан Республикасында зур урман янгыннарына юл куелмады һәм Экология елы да искәрмә түгел. Махсус сакланучы табигать территорияләре елы кысаларында Татарстанда экологик вәзгыятьне яхшырту буенча күп кенә чаралар уза, урманчылар дәүләти һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, бик зур эш башкаралар.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәме нәтиҗәсендә төбәктә урман мәйданнарын, агач эшкәртү комплексының нәтиҗәлелеген арттыру, урман хуҗалыгында эшләүченең абруен күтәрү буенча иң яхшы идеяләр тормышка ашырыла.
Урман тармагы – ул күп буыннар тәҗрибәсе һәм безнең әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр. Бу көндә тармак ветераннарына махсус рәхмәт сүзләрен ирештерәсем килә, алар өчен урманны саклау һәм яклау – гадәти хезмәт кенә түгел, ә тумыштан бирелгән сәләт һәм гомер буена сузылган хезмәт тә!
Илебезнең барлык урманчыларына ныклы сәламәтлек, көч, энергия, бәхет, шатлыклар, барлык башлангычларда да уңышлар телим, яраткан хезмәтегез иң яхшы уңышларга гына китерсен! Урман хуҗалыгына бәйләнгән тармаклар уңышлы һәм динамикалы рәвештә үсеш алсын. Бәйрәм белән!
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров
Хөрмәтле хезмәттәшләр, хөрмәтле урманчылар!
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының барча коллективы исеменнән дә, шәхсән үз исемемнән дә сезне һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Экология елында урман байлыкларын саклау һәм үрчетү мәсьәләләрен хәл итү һәрвакыттагыча актуаль булып кала. Россия өчен урман милли байлык булды һәм булып кала да, ул үзенә карата сакчыл караш һәм нәтиҗәле файдалануны таләп итә.
Бүгенге көндә урман хуҗалыгы һәм аңа бәйле тармаклар гомер өчен әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән. Илнең урман комплексы – Россиянең экологик куркынычсызлык һәм икътисадый тотрыклылык нигезе ул.
Урман тармагында эшләүчеләрнең хезмәтен бәяләп бетергесез. Урманчылар – югары квалификацияле белгечләр, алар үзләренең эшләренә бирелгән һәм кешелек һәм табигать каршысында үзләренең һөнәри бурычларын фидакарьләрчә үтәүче кешеләр. Сезнең ару-талуны белми торган, көндәлек башкарыла торган эшегез, сезнең битараф кала алмавыгыз, югары профессиональлегегез һәм үз бурычларыгызга намуслы мөнәсәбәтегез аркасында без урман байлыкларын саклау һәм үрчетү өлешендә уңай нәтиҗәләргә ирешә алабыз.
Хәзерге вакытта безнең алда урман тармагының нәтиҗәлелеген арттыру буенча гадәти булмаган бурычлар тора. Урманнарны яклауны һәм торгызуны без бары тик уртак көч белән генә тәэмин итә алабыз.
Бүгенге көндә дәүләт сәясәтендәге иң әһәмиятле бурычларның берсе – ул урманда эшләүнең абруен кайтару. Нәкъ менә урманчылар табигатьне яклаучылар һәм саклаучылар булып тора бит.
Тармактагы ветераннарга, үзләренең катлаулы, ләкин һәркемгә кирәкле һөнәрләренә тугрылык саклаган, урман тармагында көч түккән күпме буыннарның гореф-гадәтләрен саклап кала алган өлкәннәребезгә махсус рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәм.
Әлеге бәйрәм көнендә ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, һөнәри уңышлар, тормыш планнарын тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр, оптимизм һәм үз көчеңә ышаныч, иминлек, җылылык һәм бәхет телим!
Бөрбаш урта белем бирү мәктәбендә Балтач районы мәктәп укучылары, шулай ук Балтач дәүләт табигать заказнигы инспекторлары катнашында экологик конференция булып узды. Чарада катнашучыларга заказник эшчәнлеге турында сөйләделәр. Конференция азагында балаларны өченче ТР Кызыл китабы белән таныштырдылар һәм балаларга бүләк иттеләр.
“Милләтләр кроссы-2017” дигән иң массакүләм йөгерү чарасы 16 сентябрьдә Казанда 20 меңнән артык кешене туплаячак, алар арасында төрле яшь категориясенә караучы һәм спорт әзерлеге төрле дәрәҗәле кешеләр булачак. Татарстан башкаласында 1 чакрым ераклыктагы дистанцияне йөгереп узачаклар. Россиякүләм йөгереш көнендә республиканың урман тармагы вәкилләре дә катнашачак.