“Ашыт” дәүләт комплекслы табигать заказнигы оештырылуга 20 ел узып китте. Административ заказникның төп бурычлары – табигать комплексларын һәм аларның компонентларын, Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән, суда йөзүче кошлар утырган урыннарны, хайваннарның тереклек итү урыннарын һәм үсемлекләр үсә торган җирләрне саклау һәм торгызу; “Ашыт” дәүләт заказнигы территориясендә рекреация эшчәнлеген җайга салу; экологик агарту эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру, дәүләт экология күзәтчелеген башкару.
Бүгенге көндә һәм киләчәктә заказникның эшчәнлеге табигатьне аның табигый торышында саклауга, экологик яктан белемле яшь буынны тәрбияләргә юнәлдерелгән. Заказник инспекторлары тарафыннан ведомствога караучы территорияләр даими рәвештә патрульләнеп тора, бу эш барышында табигатьне саклау законнары бозылган очраклар ачыклана һәм чикләнә.
Инспекторларның оешмалар һәм халык белән нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында соңгы елларда махсус сакланучы табигый территориядә чүп-чар өемнәре барлыкка килү кебек күренешләрнең тотрыклы рәвештә кимү динамикасы күзәтелә: әгәр дә 2012 елда 14 шундый очрак ачыкланган булса, соңгы 2 елда исә бер генә факт теркәлгән.
6 ел дәвамында заказник территориясендә ысылдаучы аккошлар пары оялый. Шунысы игътибарга лаек, узган елларда ысылдавык аккошлар 4-5әр бәбкә чыгара иде. Соңгы 2 елда бу пар 6 бәбкә кошчыгын үстерде. Соры торналар саны тотрыклы тора: бүгенге көндә заказник территориясендә 200дән артык кош исәпләнә.
Бүгенге көндә Сабиров Рамил Рәхим улы җитәкчелек итә торган заказник хакимияте үз эшчәнлеген Татарстан Республикасының Әтнә һәм Арча районнары территорияләрендә гамәлгә ашыра. Р.Р.Сабиров үзенең намуслы башкарган хезмәт елларында төбәктәге җитәкчеләр, хезмәттәләре һәм халык арасында ихтирам һәм ышаныч казанды. Заказник башлыгы белән берлектә табигатьне саклау юлында 3 инспектор көч куя: әйдәп баручы белгеч – Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы – бу вазыйфада 13 елдан артык эшләгән; 2 категорияле белгечләр – Габдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Рәхимҗанов Илшат Искәндәр улы.
Экологик агарту эшчәнлеге кысаларында заказник хезмәткәрләре тарафыннан ел саен “Парклар маршы”, “Чиста урманнар”, “Урман утырту көне”, “Беренче чәчәк”, “Кошларны ашатыгыз”, “Сыерчык оясы конкурсы” кебек һәм күп кенә башка төрле табигатьне саклау акцияләре уңышлы гына үткәрелеп килә, аларда елдан-ел күбрәк балалар һәм өлкәннәр зур кызыксыну белән бик теләп катнашалар.
“Ашыт” дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләрен 20 еллык юбилейлары белән котлыйбыз!
7-9 сентябрь көннәрендә Петрозаводск шәһәрендә урман аударучылар һәм урман машиналары операторлары арасында булып узган Россиянең 5 нче “Урман кисүче-2017”чемпионатында Татарстан Республикасы командасы җиңү яулады.
Чараны оештыручылар булып түбәндәгеләр чыгыш ясады: Россиянең Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә Карелия Республикасы Хөкүмәте. Чемпионатта барлыгы 26 төбәктән вәкилләр катнашты. Россия катнашучыларыннан тыш ярышларда Беларусь Республикасыннан килеп, зачеттан башка чыгыш ясаучы кунаклар да үзләренең осталыгын күрсәтте.
Ярышлар Киров мәйданында һәм “Спартак” стадионы янәшәсендәге Лобанов паркында узды. Ярышларда катнашучылар бензомоторлы пычкылар ярдәмендә урман аударучы ярышларын үттеләр (чылбыр алмаштыру, катнаш кисем белән кисү, төгәл кискәләү), форвардер операторлары ярышларында катнаштылар, бер үк вакытта республиканың “Спарта” стадионындагы запас кырда агач аударучылар агач аудару буенча бензомотор пычкылар белән көч сынаштылар.
Чемпионатның икенче көнендә ботакларны кисү буенча ярышлар, эстафета, шулай ук харвестер операторлары ярышлары булды. Татарстан Республикасыннан җыелма команда составында түбәндәгеләр катнашты:
Сафин Илдар Дамир улы – урман әзерләүче машина операторлары командасы капитаны;
Мингәрәев Муса Наил улы – “Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы” ДКУның форвардер операторы;
Кондратьев Валерий Михайлович – “Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы” ДКУның харвестер операторы;
Еливанов Спартак Николаевич – урман аударучылар командасы капитаны;
Маринин Станислав Викторович – “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУның урман аударучысы;
Гришаков Николай Лаврентьевич – Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУның урман аударучысы;
Алексеев Олег Николаевич – Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУның урман аударучысы;
Һадиев Фидаил Наил улы – Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУның урман аударучысы (юниор);
Чемпионат йомгаклары буенча кул мотокоралы ярдәмендә урман аударучылар һәм урман машиналары операторлары арасында гомумкоманда беренчелегендә Җиңүчеләр кубогына Татарстан Республикасы командасы лаек булды.
“Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ базасында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров катнашында семинар-киңәшмә уза. Чараның темасы – “Дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, утырту материалы үстерү, урманны тәрбияви кисү технологиясе, тамырдан кисүгә каршы көрәш методлары, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы”.
“Зөя буйлары” ДТКЗ белгечләре Буа шәһәренең сәләтле балалары өчен 6 нчы лицейда “Буа районы территориясендә урманны саклау һәм яклау” темасына ачык дәрес үткәрделәр. Чара барышында башкалардан аеруча аерылып торучы укучыларга “Зөя буйлары” ДТКЗ дипломнары, шулай ук Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.
“Ары урманчылыгы” ДКУ һәм “Арча урманчылыгы” ДКУ урман-орлык объектлары базасында тиешле объектларны саклау һәм асрау мәсьәләсенә кагылышлы киңәшмә уздырылды. Идел буе дәүләт технология университеты, Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясы, Татарстан Республикасы Урманны яклау үзәге белгечләре, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән берлектә, шушы урманчылыкларның чикләрендә наратның һәм чыршының урман-орлыкчылык объектларына инвентарьлаштыру үткәрде. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча 2018 ел дәвамында тиешле эшләрне үткәрү турында карар кабул ителде.
Чемпионатның оештыручылары – Карелия Республикасы Хөкүмәте, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы.
Үткәрелгән төбәк ярышлары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы командасы составына “Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ учреждениесенең урман машинасы операторлары һәм “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ учреждениесенең урман аударучылары керде: Иванов Валерий Николаевич – “Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ учреждениесенең харвестер операторы; Кондратьев Валерий Михайлович – “Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ учреждениесенең форвардер операторы; Маринин Станислав Викторович – “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ урман аударучысы; Гришаков Николай Лаврентьевич – “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ урман аударучысы; Алексеев Олег Николаевич – “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ урман аударучысы; Һадиев Фидаил Наил улы – “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ урман аударучысы (юниор).
Россия ярышлары урман аударучылар арасында IALC (International Association Logging Championships) Халыкара чемпионатлар ассоциациясе таләпләренә җитди туры китереп үткәрелә. Катнашучылар түбәндәге дисциплиналар буенча көч сынашачак: агач аудару, чылбыр алмаштыру, катнаш кисем белән кискәләү, төгәл кисү, ботаклар кисү һәм эстафета.
Бүгенге көндә илнең 26 төбәгеннән һәм Беларусьтан 133 кеше конкурста катнашу теләген белдергән. Петрозаводск үзәгендә, шул исәптән, 67 урман аударучы һәм 20 харвестер һәм форвардер операторы җыелачак: Киров мәйданында стенд күнегүләре һәм форвардер операторларының ярышлары узачак, ә “Спартак” стадионы мәйданында конкурста катнашучылар агач аудару белән шөгыльләнәчәк һәм харвестер белән идаршү итү осталыгын күрсәтәчәк.
Мондый һөнәри чараларны үткәрүнең максаты булып эшче һөнәрләрнең абруен арттыру, профессиональ белемнәрне һәм эш методларын камилләштерү, шулай ук кадрларның квалификациясен арттыруга ярдәм итү тора.
Татарстан Республикасында иң яхшы урманчылыкка смотр-конкурс халык арасында урманның экологик әһәмияте, аны саклау һәм үрчетү, урманның файдалы үзлекләрен саклау һәм көчәйтү буенча чаралар үтәлеше дәрәҗәсен арттыру, урманнардан күпмаксатлы, өзлексез һәм аларны ярлыландырмыйча файдалану, аларны яңадан җитештерү, продуктлылыгын арттыру, экосистемаларның биологик күптөрлелеген саклау әһәмияте хакында пропангандалау максатларында үткәрелде. Конкурсларда урман хуҗалыгын алып бару дәрәҗәсе, урман кишәрлекләренең төзекләндерелеше, аларда кече архитектура рәвешләренең һәм янгынга каршы чараларны пропагандалау чараларының булуы, урманнарда янгыннарны кисәтү һәм профилактикалау буенча аңлату эшләрен алып бару һәм башкалар исәпкә алынды.
2017 елгы эш йомгаклары буенча конкурс комиссиясе түбәндәгеләрне җиңүчеләр итеп таныды:
“Саба урманчылыгы” ДКУ – 1 урын
“Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ – 2 урын
“Арча урманчылыгы” ДКУ – 3 урын
Комиссия шулай ук конкурста актив катнашучыларны да билгеләп үтте: “Әгерҗе урманчылыгы”, “Аксубай урманчылыгы”, “Баулы урманчылыгы”, “Биләр урманчылыгы”, “Бөгелмә урманчылыгы”, “Алабуга урманчылыгы”, “Яшел Үзән урманчылыгы”, “Кама урманчылыгы”, “Кызыл Йолдыз урманчылыгы”, “Лаеш урманчылыгы”, “Мамадыш урманчылыгы”, “Түбән Каиа урманчылыгы”, “Нурлат урманчылыгы”, “Идел буе урманчылыгы”, “Тәтеш урманчылыгы” һәм “Лубян урманчылыгы”.
“Азнакай ш. № 4 лицее” МБМУ учреждениесендә “Чатыр-Тау” дәүләт табигать заказнигы белгечләре тарафыннан экологиягә юнәлдерелгән чара үткәрелде, аның барышында балаларга Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы территориясендәге махсус сакланучы табигать территорияләре турында, заказник эшчәнлегендәге максатлар һәм бурычлар турында, шулай ук хайваннарның һәм үсемлекләр дөньясының биологик күптөрлелеге, Татарстан Республикасы Кызыл китабының әһәмияте турында сөйләделәр.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, лицей мөгаллимнәре заказник хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә тора. Бу исә аларга экология акцияләрен бергәләшеп оештырырга, уку елы дәвамында урман дәресләрен үткәрергә булыша. Укучыларга экологик белем бирү буенча күп еллык нәтиҗәле эшчәнлек өчен лицей укытучыларына Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы мәктәп укучыларының һөнәри юнәлеше буенча максатчан һәм даими эш алып барылуны оештыра. Бу эшчәнлектә төп юнәлеш булып мәктәп урманчылыклары тора, биредә балалар табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәнә, хезмәт күнекмәләре һәм белемнәр ала. Урман турында кайгыртырга теләп, урманчы һөнәренә буйсынырга теләүчеләр саны даими рәвештә артып тора. Хәзерге вакытта республика территориясендә меңнән артык бала мәктәп урманчылыкларында шөгыльләнә. Алар өчен чираттагы уку елы башланып китте, алда планетабызның яшел байлыгы турында яңа белемнәр, урман утырту акцияләрендә катнашулар, мәктәп яны кишәрлекләрендәге яшел үсентеләрне тәрбияләп карау эшләре көтә.
Мәктәп урманчылыгы эшен нәтиҗәле итеп оештыру киләчәктә укучыларга һөнәр сайлауда булыша. Мисал өчен, балалар урман хуҗалыгы буенча белемнәр туплау максатында Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетына һәм Лубян урман-техника көллиятенә укырга керә.
Быел авыл хуҗалыгы университетында “Урман хуҗалыгы һәм экология” факультетына беренче курска 98 студент укырга керде. Аларның 19ы – максатчан белем алу буенча. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу факультеттагы юнәлешләр арасында студентлар өчен “Урман эше”нә өйрәнү зур популярлык казанган (41 укучы).
Уку елы башланып китүгә карамастан, Лубян урман-техника көллияте укучылар туплавын дәвам итә һәм урман хуҗалыгына өйрәнү теләге булганнарны чакыра. Уку йортында буш бюджет урыннары бар. Укучыларны туплау ноябрь азагына кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров 1 сентябрь уңаеннан барлык укытучыларны һәм укучыларны, асылда Лубян урман-техника көллияте студентларын тәбрик итә:
Белем көне һәм уку елы башлану белән сезне чын йөрәктән тәбрик итәм! 1 сентябрь – укыган, укый торган һәм укыячак һәркем өчен кадерле бәйрәм. Мөгаллимнәр өчен – бу эшнең яңа этабы, балалар өчен – яңа белемнәрнең һәм күнекмәләрнең башлангычы, дуслар белән аралашу, уңышлар һәм ачышлар чоры. Шушы ямьле бәйрәм көнендә укытучыларга һәм ата-аналарга уңышлар, сабырлык һәм зирәклелек телим. Ә укучыларның барысына да – ныклык, бик яхшы билгеләр, иҗади уңышлар һәм киләчәк уку елында ямьле студент тормышы телим!
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, укуыгызда һәм хезмәтегездә уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм, тынычлык, мәрхәмәтлелек һәм иминлек насыйп булсын!
Бәйрәм белән, Белем көне белән!
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров