Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2017 елның 14 сентябрендә Бөгелмә, Кама һәм Тәтеш урманчылыкларының урман фонды территорияләрендә урнашкан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу шартнамәсе төзүгә хокук сату буенча аукцион үткәреләчәге турында хәбәр итә. Аукционда катнашу өчен заявкалар 4 сентябрьдән 8енә кадәр дәвам итә. Аукцион буенча тулырак мәгълүматларны 221-37-42 телефоны аша алырга мөмкин.
“Балтач” ДТКЗ инспекторлары, Балтач районы ветеринария хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә, балалар белән махсус сакланучы территорияләргә багышланган экологик викторина үткәрде. Балаларга Балтач заказнигындагы проблемалар һәм аның тормышы, райондагы табигать һәйкәлләре турында сөйләделәр. Актив катнашучыларга һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле призлар тапшырылды.
Чулпан кишәрлеге урманчылыгының урманны саклау һәм яклау инженеры Н.В. Митаков һәм урманчы Н.М. Фәсхетдинов тарафыннан “Нурлат урманчылыгы” ДКУ урман фондында урнашкан балалар өчен “Заречный” савыктыру лагерында Урман Дәресе үткәрелде. Чарада 25 бала катнашты. Дәреснең темасы: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү.
2017 елның 23 августында Татарстан телеканалларының турыдан-туры эфирларында урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, янгыннарны профилактикалау һәм кисәтү буенча үткәрелә торган эшләр турында сүз барды. “Актуаль сөйләшү” һәм “Тема” программаларында дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Н.М. Таҗмиев һәм “Урман-янгын үзәге” ДБУ җитәкчесе А.Ф. Әхмәров катнашты.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда югары класска караучы янгын чыгу куркынычы билгеләнүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2017 елның 19 августында “Гражданнарның урманнарда йөрүен һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү турында” 2074-р номерлы боерык чыгарды.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе И.В. Валентик җитәкчелегендә узган Рослесхоз киңәшмәсендә доклад белән чыгыш ясап, урманнарны җитештерү һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Т.Р.Галиев Татарстан Республикасы территориясендә яклаучы урман утыртмалары утырту тәҗрибәсе турында сөйләде. Үзенең чыгышында Т.Р. Галиев билгеләп узганча, Татарстан Республикасында тармакның “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү” программасы гамәлдә, ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 30 июлендәге 531 номерлы карары нигезендә расланган. Шушы программа нигезендә Министрлык тарафыннан ел саен кимендә 2 гектар мәйданда эрозиягә каршы яклаучы утыртмалар булдыру эше үткәрелә. Бүгенге көндә республикада булган яклаучы урманнарның гомуми мәйданы 138 мең гектар тәшкил итә. Соңгы 7 ел эчендә генә дә республика территориясендә мондый утыртмаларның мәйданы 16 мең гектар тирәсе булган.
Урманнарда янгын чыгу куркынычының классы артуга бәйле рәвештә (урыны-урыны белән бик югары – IV класс) урманчылар Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә авиапатруль эшләрен үткәрде. Һава судносы тавыш көчәйткеч ЗСВС җайланмасы белән тәэмин ителде. Республиканың кечкенә шәһәрләре һәм поселоклары территорияләрен очып үтү процессында янгынга каршы тематика буенча 1000 данәдән артык листовка таратылды.
Йошкар-Ола шәһәрендә “Мөмкинлекләр заманы” төбәкара икътисад форумы уза. Анда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, министр ярдәмчесе Раил Гомәров, урманны тәртипкә китерү бүлегенең әйдәүче консультанты Раил Гыйльманшин катнаша.
Форум республикада беренче мәртәбә уза һәм бер үк вакытта берничә мәйданда эшли, шуларның иң мөһиме булып Г.Константинов ис. рус академия драмтеатры мәйданы санала.
Форумның эшлекле өлеше “Контроль-күзәтчелек органнары реформасы”, “Эчке туристлыкны үстерү”, “Мари краеның уникальлеге – АПК инвестиция ягыннан кызыклы булуында әһәмиятле фактор”, “Төбәкләрнең инвестиция ягыннан кызыклы булуы”, “IТ-индустрияне үстерү. Инвестицияләрне кадрларга – инвестицияләрне киләчәккә”, “Терәк университеты – инновацияләрне һәм инвестицияләрне җәлеп итү үзәге”, “Инвестицияләрне урман комплексына – Мари Иле Республикасын тотрыклы үстерү” кебек дискуссия мәйданнары эшеннән гыйбарәт.
Әлки урманчылыгы урманчы-җитәкчесе урынбасары Л.Д. Желтухина балалар өчен “Дубки” савыктыру лагерында “Җир – безнең уртак йортыбыз” шигаре астында “Урман дәресе” үткәрде. Чара уен рәвешендә узды, балалар “Тузганаклар” һәм “Кыңгыраулар” комнадаларына бүленде. Балаларны районда таралыш алган урман үсемлекләренең төрләре белән таныштырдылар, ылыслы токымнарның барлык төрләренең әһәмияте һәм аларны куллану даирәсе турында сөйләделәр. Шулай ук районда үсә торган һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләр турында да мәгълүмат җиткерелде. Балалар конкурста актив катнаштылар, күп кенә кызыклы һәм файдалы нәрсәләр хакында белделәр.
Биектау районындагы Республиканың балалар өчен “Костер” савыктыру-белем бирү үзәгендә шундый исем астында квест-сәяхәт оештырылды. Чараны ТР “Урман-янгын үзәге” ДБУ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Республиканың “Без бергә” профиль сменасы кысаларында үткәрде.
Урман-янгын үзәге белгечләре яшь кунакларны урманда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре, янгын вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтү, янгын сүндерү күнекмәләре, мотопомпа, һаваөрдергеч һәм бүтән төрле махсус янгын сүндерү чаралары белән таныштырдылар.
Балаларны тәрбияләү системасында табигый мираска мәхәббәт уяту өстенлек юнәлешләрнең берсе булып тора, савыктыру ягыннан да, танып белү өлкәсендә дә мәгариф системасының әһәмиятле өлеше булып санала. Әлеге чара – ул табигатькә сакчыл караш пропагандалау, туган төбәгебезнең биологик күптөрлелеген саклау.
Квест-сәяхәт барышында балаларга каршылыклар полосасын үтәргә туры килде, анда 5 этап бар иде: физик күнегүләр, ранецлы янгын сүндергеч, мотопомпа белән эшләү, алар ярдәмендә урмандагы шартлы янгынны сүндерергә кирәк иде.
Бу конкурста “Урман-янгын үзәге” ДБУ директоры Айрат Әхмәров журналистларга биргән әңгәмәсендә болай диде: “Моңа охшаш чараны инде беренче ел гына үткәрмибез. Балалар һәрчакта да бик теләп катнашалар. Сер түгел бит, балаларның күбесе, теге яки бу дәрәҗәдә, янгын сүндерүче булырга хыяллана һәм алар моны үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып карый алгач – аларга тагын да кызыграк була башлый. Бу исә, үз чиратында, һөнәри юнәлеш алу да, урманчы, асылда, урманда янгын сүндерүче һөнәрен популярлаштыру да”.
“Без бергә” профиль сменасы кураторы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика мәктәптән тыш эш үзәге директоры урынбасары Екатерина Чекмарева сүзләреннән аңлашылганча, биредә моңа охшаш чаралар гадәткә әйләнгән: “Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен пропагандалау өчен “Урман-янгын үзәге” ДБУ хезмәткәрләрен еш чакырабыз. Профилактиканың бу элементы урман янгыннарына каршы көрәштә зур әһәмияткә ия, дип саныйбыз”.
Белем бирүнең “Урман янгыннарына юк” чаралар циклы лагерьда өч көн дәвам итте. Шушы вакыт аралыгында 200дән артык бала рәсем, табигый материаллардан кул эшләре конкурсларында катнашты, күркәләрдән зур-зур
тукымалар ясадылар (күркәграфия).
“Урман янгыннарына юк” конкурсында Азнакайдан килгән Лия Хәсәнова (15 яшь) Гран при алды – 1 отряд, кыз бала утлы елан рәсемен ясаган: “Урман янгыны турында күзаллаганда мин менә шундый утлы аждаһаны күзалдыма китерәм, ул үз юлындагы барлык нәрсәне яндырып бара. Мин үз рәсемемне янып беткән урман рәвешендә сурәтләдем”, – диде Лия.
Конкурста катнашучыларның калганнары Урман-янгын үзәгеннән грамоталар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.
Урманны саклау буенча янгын сүндерү автомобиленең мөмкинлекләрен демонстрацияләп күрсәтү бәйрәмнең кульминацион өлешенә әверелде. Лафет кәүсәсеннән урманчылар стадионның яшел үләненә су сиптерде, ә балалар гөр килеп су тамчыларын тоттылар һәм салават күперен фотога төшерделәр.
2017 елның 18 августында Кызыл Йолдыз урманчылыгында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров катнашында булып узган семинар-киңәшмә барышында урман орлыкчылык мәйданнары, асылда, ботаклы имәннең урман орлыклары объектлары каралды. Урманчылар әлеге объектларны саклау, шулай ук аларны төзекләндерү буенча проектларны тормышка ашыру буенча максатчан эш үткәрелү зарурлыгы турында билгеләп үттеләр.
Урман поселокларын төзекләндерү өлешендә Алмас Нәзиров билгеләп үткәнчә, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында урманчылар көче белән кыска вакыт аралыгында фельдшерлык-акушерлык пункты, мәдәният йорты, ашханә төзекләндерелгән һәм төзелгән, белгечләр өчен икефатирлы йорт төзелеше бара.
Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы урман фондындагы питомникларда утырту материалын үстерү мәсьәләләре хакында да сөйләштеләр, бүгенге көндә ул урманчылар өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора, ОБН (чокыр-балка утыртмалары) утырту һәм урман-культура эшләрен сыйфатлы итеп башкару темасы да игътибардан читтә калмады.