Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда IV һәм V куркыныч классларына караучы янгын чыгу хәтәре барлыкка килүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 19 августындагы “Гражданнарның урманнарда йөрүен һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү турында” 2074-р номерлы боерыгына кул куелды.
Урманнарга барулар чикләнгән чорда:
а) ылыслы яшь агач урманнарында, көек урыннарында, урман зәгыйфьләнгән җирләрдә, торфлыкларда, урман киселгән урыннарда (диләнкеләрдә), агач калдыкларыннан һәм әзерләнгән агачлардан чистартылмаган урыннарда, корыган үләнле җирләрдә, шулай ук агачларның ябалдашлары астында учак ягарга ярамый. Башка урыннарда, кимендә 0,5 метр киңлегендәге полоса белән янгынга каршы минераллаштырылган аерым мәйданнарда (ягъни туфракның минерал өслегенә кадәр чистартылган җирләрдә) учак ягу рөхсәт ителә. Агач кисүдән калган пычкыларны яндырып бетергәч яисә башка төрле максатта кабызылган учак сүнгәч, ул урынга туфрак сибәргә яисә пыскып торган ут тулысынча сүнеп беткәнче су салырга кирәк;
б) янып торучы шырпыларны, тәмәке төпчекләрен һәм тәмәке тарту трубкаларыннан алынган кайнар көлне, пыяланы (пыяла шешәләрен, банкаларны һ.б.) ташларга ярамый;
в) ау барышында янучан яисә пыскучан материаллардан тыккычлар файдаланырга ярамый;
г) майланган яисә бензин, керосин яисә башка төрле янучан матдәләр сеңдерелгән материалларны (кәгазь, тукыма, чүбек, мамык һ.б.) болар өчен махсус каралмаган урыннарда калдырырга ярамый;
д) двигатель эшләп торганда эчтән яна торган двигательләрнең янучан ягулык бакларына ягулык салу, хәрәкәт итүне тукландыру системасы төзек булмаган машиналардан файдалану, шулай ук ягулык салына торган машиналар янында тәмәке тарту яисә ачык ут куллану тыела;
е) торфлыкларда ачык утлы эшләр башкару тыела.
Урманнарга янәшә торучы территорияләрне биләүче, алардан файдаланучы һәм (яисә) алар белән эш итүче затлар бу җирләрнең коры үләннәрдән, үлән чабудан калган калдыклардан, корыган, ауган ботаклардан, агач кисүдән калган калдыклардан, чүп-чардан һәм башка төрле янучан материаллардан урманнан кимендә 10 метр киңлегендәге полосада чистартылуын тәэмин итәләр яисә урманны кимендә 0,5 метрлы минераллаштырылган янгынга каршы полоса белән аерып алалар яисә бүтән төрле янгынга каршы киртәләр билгелиләр.
Урманда йөргәндә гражданнарның бурычлары:
а) урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү;
б) урманнарда янгын очракларын ачыклаганда, бу хакта кичекмәстән 8-800-100-94-00 телефоны аша хәбәр итү;
в) урманда янгын очрагын ачыклаган очракта, янгын сүндерүчеләр килгәнче, аны үз көчең ярдәмендә сүндерергә тырышу.
Семинар-киңәшмә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә.Нәзиров катнашында уза. Чараның темасы – “Урман поселокларын төзекләндерү, утырту материалы үстерү, урманнарны тәрбияви кисүләрне үткәрү технологиясе, санитар-савыктыру чараларын үткәрү, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы”.
“Тәтеш урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре һәм “Озын Алан” ДТКЗ белгечләре балаларның “Чайка” савыктыру лагерында уртак дәрес үткәрде, чара барышында балаларга республикабыздагы урманнарның кабатланмас әһәмияте һәм кыйммәтле булуы, кешелекнең хәзерге тормышында урманның мөһим роле турында сөйләделәр. Балалар Татарстан урманнарында тереклек итүче сирәк һәм еш очраучы тереклек ияләре турында ишеттеләр, агачларның һәм сирәк очраучы махсус саклана торган үсемлекләрнең табигый составы, гадәтләре турында белделәр.
Җанлы әңгәмә барышында, балаларның сорауларында һәм фикерләрендә үсеп килүче яшь буынның Туган як табигатенең язмышы белән кызыксынуы, аның урманнарына, болыннарына, күлләренә һәм елгаларына битараф булмавы ачык ярылып ята иде.
Фараз мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә (18-20 августта), шул исәптән ял көннәрендә Липецк, Тамбов, Воронеж, Белгород, Курск, Тверь, Брянск, Смоленск, Калуга, Орлов, Мәскәү, Владимир, Иваново, Ярославль, Кострома, Тула, Рязань, Мурманск, Архангельск, Новгород, Вологодск, Волгоград, Әстерхан, Ростов, Самара, Пенза, Саратов, Оренбург, Ульян, Нижегород, Киров, Төмән, Чиләбе, Курган, Иркутск, Томск, Омск, Амур, Магадан, Сахалин өлкәләре, Коми, Калмыкъ, Дагыстан, Ингушетия, Адыгей, Кырым, Башкортстан, Татарстан, Мари Иле, Чуашия, Удмуртия,
Мордовия, Бурятия, Тыва, Алтай, Саха (Якутия), Карачай-Черкес, Чечня, Кабарда-Балкар Республикалары, Ставрополь, Краснодар, Забайкальск, Алтай, Красноярск, Хабаровск, Приморск крайлары, Ханты-Манси автономияле округы, Ямал-Ненец автономияле округы, Чукотка автономияле округы территорияләрендә һава шартлары буенча урманнарда югары, урыны-урыны белән гадәттән тыш янгын чыгу куркынычы көтелә.
Бу атна башыннан Россия территориясендә урман янгыннарын сүндерү хезмәтләре һәм җәлеп ителгән көчләр ярдәмендә гомуми 5,7 мең гектардан артык мәйданда 90 урман янгыны сүндерелде. Янгыннарны локальләштерү һәм юкка чыгару эшендә көн саен 2 меңнән артык кеше, 300 берәмлектән артык техника, мониторинглау һәм сүндерү эшендә 15 һава судносы эшләде.
Агымдагы тәүлек башына булган вәзгыять буенча Россиядә 78 858 гектар мәйданда 70 урман янгынын сүндерү буенча актив эш алып барылды, шул исәптән:
· 71 433 гектарда урман фонды җирләренә караган урыннарда 20 янгын (Саха Республикасы (Якутия));
· 3 709 гектарда урман фонды җирләренә караган урыннарда 15 янгын (Иркутск өлкәсе);
· 1 347 гектарда урман фонды җирләренә караган урыннарда 12 янгын (Красноярск крае);
· 1 196 гектарда урман фонды җирләренә караган урыннарда 12 янгын (Бурят Республикасы);
· 71 гектарда урман фонды җирләренә караган урыннарда 1 янгын (Амур өлкәсе);
· 55 гектарда урман фонды җирләренә караган урыннарда 1 янгын (Архангельск өлкәсе);
· 7 гектарда урман фонды җирләренә караган урыннарда 1 янгын (Томск өлкәсе);
· 3 гектарда урман фонды җирләренә караган урыннарда 1 янгын (Забайкальск крае);
· 1 гектарда урман фонды җирләренә караган урыннарда 1 янгын (Тыва Республикасы);
· 1 гектарда урман фонды җирләренә караган урыннарда 1 янгын (Ямал-Ненец АО);
· 696 гектар мәйданда махсус сакланучы табигый территорияләргә караучы җирдә 1 янгын (Красноярск крае – “Тунгус” ДТЗ);
· 339 гектар мәйданда махсус сакланучы табигый территорияләргә караучы җирдә 4 янгын (Бурят Республикасы – “Забайкальск” МП, “Баргузинск” ДТБЗ).
Саха (Якутия) Республикасында урман янгыннарына бәйле вәзгыятьне стабильләштерүдә “Авиалесохрана” ФБУ учреждениесеннән – 101 авиаянгын хезмәте, Бурят Республикасында – “Авиалесохрана” ФБУ учреждениесеннән 166 авиаянгын хезмәте, Иркутск өлкәсендә – “Авиалесохрана” ФБУ учреждениесеннән 10 авиаянгын хезмәте, Красноярск краенда –
“Авиалесохрана” ФБУ учреждениесеннән 20 авиаянгын хезмәте ярдәм күрсәтә.
Шулай ук Россиянең торак булмаган ерак территорияләрендә агымдагы тәүлек башында 1 288 147 гектар мәйданда 165 урман янгыны күзәтелде, шул исәптән:
· 897 952 гектар мәйданда 88 янгын (Саха Республикасы (Якутия));
· 204 808 гектар мәйданда 50 янгын (Иркутск өлкәсе);
· 180 865 гектар мәйданда 22 янгын (Красноярск крае);
· 1 946 гектар мәйданда 2 янгын (Бурят Республикасы);
· 1 450 гектар мәйданда 2 янгын (Хабаровск крае);
· 1 126 гектар мәйданда 1 янгын (Забайкальск крае).
Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәкләрдәге Комиссияләрнең янгыннарга бәйле мәгълүматлары буенча гамәлдәге законнар нигезендә янгын сүндермәү турында яисә янгын сүндерүне туктатып тору турында карарлар кабул ителде. Янгыннар торак пунктларга һәм икътисад объектларына куркыныч белән янамый. Төбәкләрдә урман хуҗалыгының диспетчерлык хезмәтләре аларның үсеш алуына карата даими рәвештә космик мониториг ясап тора.
Урман хуҗалыгы хезмәте искә төшерә: урманнарда һәм урманнарга янәшә урнашкан территорияләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен бозган өчен РФ КоАП 8.32 статьясында һәм РФ ҖК 261 ст. җаваплылык каралган. Коры үләнгә үзлектән ут төрткән өчен РФ КоАП 20.4 ст. буенча җаваплылык гамәлдә.
Урманнарда һәм аңа янәшә урнашкан территорияләрдә ут белән сак булыгыз! Урманда янгынны ачыклаган очракта Урман сагының туры линиясенә шалтыратыгыз: 8-800-100-94-00 (шалтырату бушлай).
Шәһәр яны урманчылыгы һәм Урман янгын үзәге хезмәткәрләре Биектау районының Урманче поселогындагы балаларның “Огонек” савыктыру лагерының профильле сменасында ял итүчеләр белән шул хакта сөйләште. Урман сагы белгечләре уникаль “Урман дәресе”н табигатьтә үткәрде. Урманны саклау һәм яклау инженеры – Рөстәм Дәүләтшин учак ягу кагыйдәләре хакында сөйләде: “Табигатьтә учакны дөрес яга белү әйләнә-тирәлекнең янгын куркынычсызлыгы өчен бик әһәмиятле. Учакны дөрес сүндерү белән берлектә, аны дөрес итеп кабыза белү дә әһәмиятле. Тәҗрибәсез туристлар урманда учак ягу кагыйдәләренең бөтенесен дә сирәк белә. Учакны бары тик махсус шуның өчен билгеләнгән урыннарда гына (бу урын ачык, җилдән нинди дә булса табигый каплагыч, мисал өчен, таш белән капланган булырга тиеш) кабызырга ярый. Туфракның өске өлешен бер метр яисә метр ярым диаметрында казып алырга һәм утны җирдә кабызырга кирәк. Ә учакны сүндерү аеруча зур тәгаенлек белән башкарылырга тиеш. Янәшәдә һәрчак сулы савытлар һәм таралу мөмкинлеге булган янгынны сүндерү өчен ботаклар булырга тиеш, яисә учакны туфрак сибеп сүндерергә була”.
Үткәрелгән мастер-класстан соң балалар тема буенча сораулар яудырды, аларга җентекле җаваплар бирелде һәм актив балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, чарада катнашучыларның барысына да Гражданнарның урманда үз-үзен тоту кагыйдәләре турында белешмәлек бирелде.
“Урман дәресе”нең кульминация өлеше итеп урмандагы янгын сүндерү машинасын каралды. Урман янгын үзәге директоры Айрат Әхмәров балаларга урманда янгын белән көрәшүче хезмәткәрләрнең киемнәрен күрсәтте һәм балаларны махсус автомобиль җиһазлары белән таныштырды, янгынга каршы техник коралларның билгеләнеше хакында сөйләде. Магистраль линияне ачып җибәргәч, шартлы янгынны сүндерү өчен су бирергә теләүчеләрдән озын чират тезелде.
A team of wood choppers of Nurlatskiy forestry agency returned from the Kirov Region, where they took part in the regional competition “Wood chopper 2017”. Let us recall that the regional stage of the competition was held from August 10 to 12 in Kirov. Grishakov Nikolay, Marinin Stanislav, Adeev Fidail and Alekseev Oleg represented the team of Tatarstan. Within the framework of the competition the wood choppers showed high professional skill of fuel-powered tool dexterity and achieved great results in the following exercises: “chain replacement” – Adeev Fidail – 2nd place, “precise cross-cutting” – Alekseev Oleg – 2nd place, “tree-felling” – Adeev Fidail – 3rd place.
At present the team of the Republic of Tatarstan consisting of tree fellers of Nurlatskiy forestry agency and tree harvesting machines operators of Sabinskiy forestry agency are preparing for the Russian Championship “Wood chopper 2017”, that will be held in the Republic of Karelia from September 7 to 9 of the current year.
“Чирмешән урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре “Кояшлы” җәйге лагерында булдылар, биредә тәрбияләнүчеләр белән табигатьне яклау һәм урман хуҗалыгы турында, урманнарның кыйммәте һәм аларга куркыныч белән янаучы факторлар хакында әңгәмә үткәрелде. Чара яшь буында әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү максатларында узды. Урманчылык белгечләре балаларга урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, хәтта вак кына саналган чүпнең дә планетаны пычратуы һәм кайтарып булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы хакында сөйләделәр.
Бу лагерьда тәрбияләнүчеләр спортчылар булып тора, алар экологиягә багышланган төрле чараларның күпчелегендә актив катнашып киләләр. Балалар чыгыш ясаучыларны зур кызыксыну белән тыңладылар, әңгәмәдә җанлы катнаштылар һәм чара азагында табигатьне сакларга һәм әйләнә-тирәлекнең экологик иминлек карап тоту һәм яхшырту буенча үзләреннән зур өлеш кертергә сүз бирделәр.
Мәгариф һәм фән өлкәсе хезмәткәрләренең Республика август киңәшмәсе Мөслимдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Пленар утырышның темасы: “Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы”. Чарада Президент Аппараты, Дәүләт Советы Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, министрлыкларның һәм ведомстволарның җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, муниципаль берәмлекләрдәге мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2017 елның 15 августында “2017 елда ТР урманнарында янгын куркынычы янаган чорның узуы хакында” темасына брифинг булды, анда ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов һәм РФ ГТХнең ТР буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Т.В.Кәримуллин катнашты.
Брифинг барышында спикерлар ММЧ вәкилләренә урманнарда янгыннар барлыкка килүне профилактикалау һәм кисәтү максатларында үткәрелә торган эшләр хакында сөйләде. Әмир Бәдертдинов билгеләп узганча, уртак эш нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында 7 ел рәттән урман янгыннарына юл куелмый.
2017 елның 15 августына карата Татарстанда 258 термонокта теркәлгән, аларның һәркайсы буенча урынга чыгып тикшерүләр үткәрелгән һәм кирәкле чаралар күрелгән.
Бүгенге көндә учак ягуны, чүп яндыруны, корыган үләнгә һәм агач кисү калдыкларына, яфракларга һәм камышларга ут төртүне чикләү буенча, янгын чыгу куркынычы белән яный торган барлык эшләрне үткәрүгә каршы җитди контрольлек алып барыла.
Ут төртүләрне чикләү һәм янгыннарны үз вакытында ачыклау максатларында торак пунктларның территорияләрен патрульләү өчен полиция, янгын сагы, җирле үзидарә органнары, ирекле янгын сагы һәм казакъ формированиеләре хезмәткәрләре исәбендәге затлардан 607 төркем булдырылган, аларда гомуми 2,3 мең кеше исәпләнә. Шушы төркемнәр тырышлыгы белән янгын куркынычы башланган чорда коры үләнгә ут кабуның 184 очрагы бетерелде.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу кисәтү ясауга яисә гражданнарга 1,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр; юридик затларга 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.
Архангельск өлкәсендә үткәрелгән Рослесхоз киңәшмәсе кысаларында урманнарны яңадан җитештерүгә бәйле актуаль мәсьәләләр каралды, шул исәптән ябык тамыр системасыннан файдаланып, урман биләмәләрен торгызу темасы да күтәрелде. Эш визиты белән чарага ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов килде. Урманчыларга яңартылган урман орлык үзәген күрсәттеләр, ул Устьинск урман сәнәгате комплексы территориясендә урнашкан.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы планнарында – алты төбәктә шундый үзәк төзү: Татарстан Республикасында, Алтай краенда, Архангельск, Воронеж, Кострома һәм Ленинград өлкәләрендә.
“Ябык тамыр системасы белән чәчкеннәр утырту якын киләчәктә Россия төбәкләре өчен өстенлекле булачак”, – дип билгеләде Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.
Шундый урман селекция-орлыкчылык үзәкләре төзү урман хуҗалыгына инновацияле технологияләрне кертүгә өзлексез бәйләнгән. Бу үзәкләр орлыкларны эшкәртү, җитештерү, саклау, ябык тамыр системасы белән урман үсемлекләре чәчкеннәрен теплица шартларында сәнәгать масштабларында тизләтелгән рәвештә үстерү өчен югары технологияле җитештерү комплексларыннан гыйбарәт.