Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы алты төбәктә, шул исәптән Татарстанда урман селекция-орлыкчылык үзәге төзергә планлаштыра

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Архангельск өлкәсендә үткәрелгән Рослесхоз киңәшмәсе кысаларында урманнарны яңадан җитештерүгә бәйле актуаль мәсьәләләр каралды, шул исәптән ябык тамыр системасыннан файдаланып, урман биләмәләрен торгызу темасы да күтәрелде. Эш визиты белән чарага ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов килде. Урманчыларга яңартылган урман орлык үзәген күрсәттеләр, ул Устьинск урман сәнәгате комплексы территориясендә урнашкан.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы планнарында – алты төбәктә шундый үзәк төзү: Татарстан Республикасында, Алтай краенда, Архангельск, Воронеж, Кострома һәм Ленинград өлкәләрендә.

“Ябык тамыр системасы белән чәчкеннәр утырту якын киләчәктә Россия төбәкләре өчен өстенлекле булачак”, – дип билгеләде Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.

Шундый урман селекция-орлыкчылык үзәкләре төзү урман хуҗалыгына инновацияле технологияләрне кертүгә өзлексез бәйләнгән. Бу үзәкләр орлыкларны эшкәртү, җитештерү, саклау, ябык тамыр системасы белән урман үсемлекләре чәчкеннәрен теплица шартларында сәнәгать масштабларында тизләтелгән рәвештә үстерү өчен югары технологияле җитештерү комплексларыннан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International