2017 елның 15 августында ТР Хөкүмәте Йортында “2017 елда урманнарда янгын куркынычы янаган чорның узуы хакында” темасына брифинг булачак, анда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н.Бәдертдинов катнашачак.
Киров өлкәсендә “Урман кисүче – 2017” агач аударучылар чемпионатының төбәк этабы уза. Чарада урман хуҗалыклары, урман әзерләү предприятиеләре, агач эшкәртү һәм агач осталыгы җитештерүе, эшкәртүче оешмаларның белгечләре катнаша. Татарстан Республикасы командасы булып Нурлат урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көч сынаша. Конкурс программасында: махсус техника һәм җайланма күргәзмәсе, иң яхшы урман әзерләүчеләрдән мастер-класслар, шулай ук катнашучылар һәм чарага килгән кунаклар өчен мәдәни-күңел ачу программасы.
Ярышларның максаты булып урман сәнәгате тармагындагы эшче һөнәрләрнең абруен арттыру тора. Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы хезмәткәрләр Карелиягә Бөтенроссия чемпионатына барачак.
Архангельск өлкәсендә Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры С.Е. Донской, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе И.В. Валентик катнашында булып узган пленар утырышта “Урманнан файдалану буенча интенсив модель кертү” темасына сөйләштеләр. Татарстан Республикасыннан ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов катнашты. Чара кысаларында Октябрьский паркында яшь агачларны истәлекле утырту эше башкарылды. Урманчылар биш яшьлек 30 зәңгәр чыршы утыртты.
Архангельск өлкәсендә Рослесхозның күчмә утырышы уза, анда урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов катнаша. Чара кысаларында Вельск шәһәренә ябык тамыр системасы белән урман культуралары кишәрлекләренә танышу экскурсиясе үткәрелде. Урманчыларга шулай ук нарат буенча урман-орлык плантацияләре һәм тәрбияви кисү кишәрлекләре күрсәтелде.
2017 елның 9 августында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Минзәлә, Кайбыч, Кама, Буа урманчылыклары урман фонды территориясендә урнашкан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алуга шартнамә төзү буенча хокук сатуга аукцион үткәрелде.
№ 58 лот буенча аукцион узган дип танылды. Җиңүчеләр белән аукцион нәтиҗәләре хакында беркетмәләр имзалана һәм ун эш көне эчендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.
№ 1-2, 4-6, 16-27, 31-33, 38, 52-54, 57, 59, 60 лотлар буенча, бердәнбер катнашучы булуга бәйле рәвештә, аукцион үтмәгән дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 статьясының 7 пунктындагы 1 пунктчасы).
Заявкалар булмауга бәйле рәвештә № 3, 7-15, 28-30, 34-37, 39-51, 55-56, 61-67, 68-72 лотлар буенча аукцион узмаган дип танылды.
2017 елның 9 августында “Татарстан радиосы”нда урманчыларның һөнәри белеме турында сүз барды. Респондент сыйфатында Лубян урман-техника көллияте директоры Данилов Афанасий Михайлович чыгыш ясады. Әңгәмә барышында, тулаем алганда, урманчылык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды, эфир белән элемтәгә чыга алган тамашачыларны Лубянда “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше” белгечлеге буенча белем алу турындагы мәгълүмат кызыксындырды.
“Биләр урманчылыгы” ДКУ базасында “Чулман аръягы шартларында утырту материалын үстерү, урманны тәрбияви кисүләрне үткәрү технологиясе, Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, санитар-савыктыру чараларын үткәрү, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы” темасына семинар-киңәшмә уза. Чарада Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, Министрлык аппараты хезмәткәрләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре, җирлекләрдәге кишәрлек урманчылары катнаша. Семинар программасында: хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кабинеты һәм техник документацияне алып бару эше белән танышу, урман питомникларын карау, 2017 елгы урман чыршы культураларын механика ярдәмендә һәм кул белән тәрбияләү техникасы, киселгән урыннарда имән үстерү һәм өлгергән һәм картайган урман утыртмаларын кисү технологиясе белән танышу. Моннан тыш, урманчылар усак клоннары кишәрлеген һәм Чирмешән елгасы ярындагы яклаучы утыртмаларны да караячак.
Татарстан Республикасының урман тармагында эшләүче 40тан артык хезмәткәр 2017 елда урманда иң яхшы янгын сүндерүче исемен яулау өчен көч сынашты. Ярышларда катнашучыларга каршылыклар полосасын үтәргә, физик әзерлек күнегүләрен ясарга һәм тест сорауларына җавап бирергә туры килде.
Россиякүләм конкурсның төбәк этабында “Саба урман хуҗалыгы” ДБУ урман остасы Шәкүров Рәис Тәфкил улы җиңүче булды. Ул, каршылыклар полосасын ике минут та 14 секунд эчендә үтеп, иң яхшы вакытны күрсәтте.
Ярышларда икенче урынны Кондратьев Александр Юрьевич – 3 нче типлы “Лениногорск” ЯХС бригадиры алды. Өченче урында – Нәбиуллин Илнур Мансур улы – “Яшел үзән урманчылыгы” ДБУның 2 типлы ЯХС-2 башлыгы. Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз!
“Урманда иң яхшы янгын сүндерүче” Россиякүләм ярышларының финалы сентябрь аенда Мәскәү өлкәсендә узачак.
Республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре урман хуҗалыгы формированиеләрендә эшләүчеләрнең югары профессиональлеккә ия булуын билгели, бүген аларның саны 610 кеше тәшкил итә.
Соңгы көннәрдә чит илләрдә урман-янгын куркынычы белән яный торган вәзгыять саклана. Дөньяның күп кенә почмакларында янгын стихиясен әлегә тулысынча җиңеп чыгуы мөмкин түгел.
Греция
Эсселек һәм көчле җил грек коткаручыларының эшен катлауландыра, аларга урманнардагы зур янгыннарны сүндерә алмыйлар. Янгын урыннары илнең төрле өлешләрендә теркәлгән – Патра шәһәрендә, Пелопоннес ярымутравында һәм Аттикада. Янгын сүндерүгә самолетлар һәм вертолетлар җәлеп ителгән.
Көнчыгыш Аттикада, Греция башкаласыннан ерак булмаган урында инде икенче көн рәттән урман янгынын сүндерәләр. Лагонисси һәм Саронида районнарында янгын торак йортларга нык якынайган. Элегрәк Афинаның яр буе юллары буенча – Соуниога таба хәрәкәт чикләнде.
Афина аэропортыннан 13 чакрым ераклыкта көньяк-көнчыгыш чикләрдә ялкын телләре уйнаклый. Очышларны әлегә туктатмадылар, ләкин вакыйгаларның шундый борылыш алуы бик мөмкин хәл. Стихия белән 70тән артык янгынчы көрәшә, шулай ук 30 машина һәм 5 берәмлек һава техникасы ярдәм итә. Белгечләрнең тырышлыгына карамастан, янгын телләре көчле җил аркасында бик тиз арада калкулыкларга үрмәли.
Франция
Франциядә, Лазур ярында барган урманнардагы янгыннарга бәйле рәвештә, Истр шәһәрендә яшәүчеләр ашыгыч рәвештә эвакуацияләнә. Янгыннар тагын да көчлерәк булып таралуга карамастан, француз түрәләре халыкны вәзгыять контроль астында дип ышандырырга тырыша.
Италия
Италиядә 1,5 мең гектардан артык җирне янгын чолмап алган. Илдә янгынны гасыр башындагы иң зур һәлакәтләрнең берсе итеп атаганнар.
Быел янгынчылар илдә 1000нән артык урман янгыннарына каршы көрәшкән. Рәсми затларның сүзләренә караганда, 2017 елның июнь һәм июль айларында узган ел белән чагыштырмача янгыннар 30 процентка күбрәк булган.
Берничә ай дәвамындагы аз-маз явым-төшемнәрдән соң көньяк Италиядә температура күрсәткече 40°C җиткән, шул рәвешле янгыннар таралуга идеаль шартлар барлыкка килгән. Италия Хөкүмәте төньяк провинцияләре Парма белән Пьяченцадагы корылыкка җавап итеп, июль башында гадәттән тыш хәл башлануы турында игълан иткән.
Алжир
Эсселек аркасында 1 нче августта Алжир төньягында урман янгыннары барлыкка килгән, бер кеше һәлак булган. Янгыннар йөзләрчә гектарда урманнарны юкка чыгарган. Тәүлек эчендә Бумердес провинцияләрендә алты урман янгыны булган. Нәтиҗәдә егерме яшьлек егет һәлак булып, берничә кеше зыян күргән.
Эль-Тарф провинциясендә 20дән артык янгын теркәлгән, 400 гектардан артык урман янып, зур күләмдә терлек һәлак булган. Кайбер районнарда ландшафт шартларына бәйле рәвештә янгынчылар урманга янгын сүндерү өчен үтеп керә алмыйлар. Һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең төгәл саны әлегә билгеле түгел.
Алжирдагы урман янгыннары көчле эсселеккә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Илнең кайбер төбәкләрендә һава температурасы 42 градустан артып киткән, ә урыны-урыны белән берничә ай дәвамында явым-төшем күзәтелмәгән.
Каратау
Каратауның адриатик яр буенда да урман янгыннары котыра – эсселек һәм көчле җил янгынга таралырга булыша.
Хәзерге вакытта күләмле янгын урыннары Сутоморда һәм Луштица ярымутравында теркәлгән.
Янгын сүндерүчеләр ялкынга каршы хәрби көчләрне дә җәлеп иткәннәр. Янгын телләре корылмаларга бик якын килә башлагач, туристлар белән тулган Сутомордан йөзләгән кеше эвакуацияләнгән. Торак йортларны стихиядән коткару насыйп булган һәм кешеләр кире кайта башлаганнар. Луштица ярымутравыннан кешеләрне диңгез буйлап чыгарганнар, чөнки Крашич юлы ябылган.
Шунысын билгеләргә кирәк, янгын төтене Котор белән Тиватны чолгап алган. Көчле җил ялкын телләренә таралырга ярдәм итә. Янгын сүндерүчеләр, һавадан сүндерә башлау өчен, җилнең тынуын көтә. Янгын сүндерүгә ике самолет җәлеп ителгән һәм тагын ике очкыч кушылыр дип көтелә.
Кипр
Кипрның янгын сүндерү хезмәте белдергәнчә, эссе көннәр башлану белән Кипрда янгыннар ешайган. Узган ялларда утрауда янгын чыгуның 46 очрагы теркәлгән.
Нәтиҗәдә дистәләрчә гектар үсемлек урыннары һәлак ителгән, автомобильләр зыян күргән, ә күп очракта янгыннарны бары тик һавадан торып сүндерү аркасында гына җиңеп чыгу мөмкин булган. Көчле җилләр дә янгынчыларның эшен катлауландыра.
Янгын хезмәте вәкилләре сүзләренә караганда, янгын чыгуның сәбәпләре 94% очракта кешелек факторына бәйле.
Шуңа бәйле рәвештә, Кипрның янгын хезмәте башлыгы утраудагы барча халыкны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә һәм ут төртүчеләр турында полициягә кичекмәстән хәбәр итәргә чакыра.
Казакъстан
Сайрам-Угамск милли паркында зур янгын барлыкка килүгә ял итүчеләрнең саксыз эш итүе сәбәпче булырга мөмкин, аны тәүлекләр буе сүндергәннәр. Янгын 30 июльдә көндез Сайрам чигеннән ерак түгел Кызыл-
Зау аймагында барлыкка килгән.
Янгынга каршы катлаулы һава шартларында көрәшергә туры килгән: челлә эсселек һәм җил янгынны бетерергә ирек бирмәгән. Ялкын телләрен янгынчылар гына түгел, Милли парк хезмәткәрләре һәм җирле халык та сүндерергә булышкан. Кул астында булган һәр нәрсә эшкә җигелгән.
Кайбыч урманчылыгында Идел буе дәүләт технологик университетыннан галим урманчылар булып китте, биредә урман тармагы вәкилләренә алман технологиясе белән нигез салынган имән культураларын, шулай ук урман питомнигын һәм урман орлыкчылыгы объектларын күрсәттеләр. Университет президенты Е.М. Романов гамәлдәге объектларга бик югары бәя бирде һәм алдагы эшләрендә белгечләргә уңышлар теләде.
Идел буе галимнәре төбәктәге имәннәрне саклау һәм торгызу эшендә Татарстан урманчылары белән хезмәттәшлек итәргә ниятли, шул исәптән “Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәген төзүдә катнашырга планлаштыралар.