ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2017 ел
сишәмбе

Бәйрәм көннәре алдыннан “Балтач” ДТКЗ хезмәткәрләре “Игенче” АХҖК эшчеләре һәм Карадуган авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә заказник территориясендә җыештыру эшләрен оештырдылар.

Карадуган авылына якын җирдә Шушма елгасының су саклау зонасы 1.5 гектарда җыештырылды.


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре 2017 елның 08 июлендә регби буенча Россиянең җыелма командасына теләктәшлек белдерде. Безнең командага уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз.


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

“Чиста яр” акциясе кысаларында “Озын Алан” ДТКЗ хезмәткәрләре тарафыннан, Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы мәктәпләреннән мөгаллимнәр һәм укучылар составы белән берлектә, “Лобач тавы” ДТЗ территориясендә яр буе полосасын чүп-чардан чистарту буенча чара үткәрелде.


30
июнь, 2017 ел
җомга

Ялгыш карашлар булуга карамастан, Россия Федерациясендә урман янгыннарын сүндерү белән урманчылар – РФ субъектларында урманнар белән идарә итү органнарының урман-янгын сүндерү формированиеләре шөгыльләнә. Парашют-десант янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре элиталы урман янгыннарын сүндерү формированияләре, “урман спецназы” булып санала.

Парашютчы-янгын сүндерүче һәм дасантчы-янгын сүндерүче – болар югары квалификацияле белгечләр, алар шәп физик әзерлекле һәм махсус теория белемнәрен алган, шул ук вакытта зур гамәли тәҗрибәгә ия булган кешеләр. Янгын куркынычы янаган бөтен чорда – кар эри башлаганнан алып кар капламы яңадан барлыкка килгәнче – парашют-десант янгын сүндерү хезмәте белгечләре урманнардагы янгыннарны сүндерү белән шөгыльләнә, аларны, зарурлык килеп туганда, урмандагы янгыннарны үз көче белән җиңә алмаган төбәкләргә дә илтеп ташлыйлар.

Кышкы чорда “урман спецназы” шулай ук эшсез утырмый – шәхси состав укулар уза һәм квалификациясен күтәрә, парашют белән өйрәнү өчен сикерүләр һәм трос буенча вертолеттан десант үтүләр ясала. Җәйге чорда кирәк булачак барлык күнекмәләр дә бөтен нечкәлекләренә кадәр эшкәртелә – бу десант үтү һәм урманда янгын сүндерү генә түгел, ә җирлектә юнәлеш ала белү дә, зыян алучыларга медицина ярдәмен күрсәтү дә, урманнарда янгыннарны сүндергәндә авиация гамәлләрен координацияләү дә, радиоэлемтә урнаштыру һ.б.

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Совет районындагы “Катнаш төрдәге 305 номерлы балалар бакчасы” мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесе территориясендә Ачык һавада музей ачуга багышланган экология бәйрәмендә катнаштылар. Чара 2017 елның 29 июнендә узды, анда шулай ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Казан ш. Башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты. Урман музеен ачу бәйрәмнең үзәк тантанасына әверелде, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар, урманда тереклек итүче җан ияләре һәм кешенең урманда үз-үзен тоту кагыйдәләре турында сөйләп, табигать турындагы белемнәрен күрсәттеләр. Музыкаль балалар иҗат коллективының туган төбәк табигатенә сакчыл караш мәсьәләсенә багышланган күрсәтмә чыгышы да “Ура!” билгесенә узды.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән балалар бакчасы хакимиятенә методик кабинет эшләү өчен экологик плакатлар һәм “Урман дозоры” балалар җыентыгы бүләк итеп бирелде.


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Зур мәктәп яны кишәрлегендә һәм питомникта күләмле эшләр башкарылды һәм менә алар – каникуллар. Нурлат мәктәбе урманчылыгы җитәкчесе Татьяна Чибидина үзенең укучысы – активист Родион Левин белән Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы юлламасы буенча “Орленок” Россиякүләм лагерына җәйге сәяхәткә юл алдылар. Бу сәфәргә алар “Җиңү Урманы” экологик-патриотик проектлар конкурсында катнашулары аркасында лаек булдылар, бу чарада активистлар 2 урынны яулады.

Балалар, Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан мәктәп урманчылыклары вәкилләре, “Стремительный” корпусында урнаштылар. Родион Левин сөйләвенә караганда, аларның корпусын төрле төсле, искиткеч кипарис, савыр, секва аллеялары һәм күпчелек агач һәм куаклыклар әйләндереп алган: “Безне, яссы урында үсеп утыручы усакларга һәм каеннарга күнеккән Татарстан халкын, Кавказ тауларындагы тропик урман кушылмасы һәм үзенең төсен үзгәртә торган Кара диңгез таң калдыра”. Балалар үз отрядын “Урман братвасы” дип атаганнар. Лагерьда аларга табигать турында күбрәк белергә туры киләчәк һәм, әлбәттә инде, яңа дуслар да табылачак.


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек иткәндә үзара аңлашу турындагы меморандум кысаларында 2017 елның 5 июленнән 7сенә кадәр Германиядә Россия-Германия эшче төркеменең утырышы булачак. Утырышта эшче төркемнең киләчәк эшчәнлегендәге максатлар һәм төп темалар, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә тормышка ашырыла торган уртак фәнни-тикшеренү проектлары турында фикер алышу планлаштырыла.

Бүгенге көндә республикада “Саба урманчылыгы” ДКУ территориясендә һәм “Кайбыч урманчылыгы” ДКУ территориясендә урман плантацияләрен булдыру һәм алардан файдалану һәм сабаклы имән белән вак яфраклы юкә утыртмалары кушылмаларын оптимальләштерү проектлары тормышка ашырыла.

Узган ял көннәрендә “Парклар маршы” акциясе һәм волонтерлык проектлары кысаларында иҗат конкурсларында җиңүчеләр өчен Свияжски уртау-каласына автобус экскурсиясе оештырылды. Сәфәрдә Әгерҗе, Буа, Мамадыш, Яшел Үзән, Спас, Әтнә, Балтач, Биектау районы мәктәп укучылары катнашты. Бу могҗизаи шәһәрнең өч елга тарафыннан юыла торган геогорафиясе, аның уникальлеге балаларны таң калдырды. Утрау искиткеч пейзажлары һәм үзенең бай тарихы белән истә калды. Мәктәп укучылары җирле истәлекле урыннарда булдылар һәм күп кенә кызыклы әйберләр хакында белделәр, туйганчы ял иттеләр.


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Торак пункт территориясенә кара еланнар үтеп керүгә бәйле рәвештә биотөрлелек бүлеге тарафыннан ТР Яңа Чишмә районының Екатерина бистәсенә сәфәр оештырылды. Сәфәр барышында территория Идел-Чулман дәүләт тыюлыгы белгече А.В. Павлов тарафыннан тикшерелде, ТР Яңа Чишмә районы Башкарма комитеты, Екатерина бистәсе Башкарма комитеты, “Екатерина гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУ хакимияте вәкилләре белән авыл территориясенә агулы елланнар үтеп керүне туктату максатларында профилактика чараларын үткәрү зарурлыгы турында аңлату эшләре башкарылды.

Кара елан – безнең төбәктәге бердәнбер агулы елан. Калган сөйрәлүчеләр – тузбашлар, җиз еланнар, шулай ук еланнарга охшаш аяксыз кәлтәләр – җизбәш еланнар – кешелек өчен куркыныч тудырмый. Барлык еланнар да урман һәм авыл хуҗалыгы өчен бәяләп бетергесез файда китерәләр, алар күпләгән кимерүчеләрне ашыйлар һәм геморрагик бизгәк кебек йогышлы авыруларның таралуын тоткарлыйлар.

Кара елан үзе беренче булып кешегә ташланмый, бары тик үзен-үзе генә яклый һәм аның агуы үлемгә китерми. Соңгы йөз ел эчендә Татарстанда бу елан агуыннан бер генә үлем очрагы да теркәлмәгән. Шуңа да карамастан, кеше тарафыннан турыдан-туры юк ителү сәбәпле, кара елан сирәк очрый торганнар рәтенә керә һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы халыкны урманда гөмбә һәм җиләк җыеп йөргәндә игътибарлы булырга чакыра. Урманга барганчы тыгыз аяк киеме белән чалбар кияргә, гөмбәне җыяр алдыннан яфракларны һәм үләнне таяк белән капшап карарга кирәк. Еланны абайлап алгач, аңа тимичә генә узып китәргә киңәш ителә. Аңа тияргә һәм үтерергә һич тә ярамый. Кара елан үзенең янәшәсендә кеше булганны яратмый һәм тиз генә шуышып китә.

Шушы гади генә саклык чараларын үтәгән очракта, кешенең сәламәтлеге һәм табигатебезнең сирәк очрый торган һәм файдалы вәкилләре булган кара еланнарның гомере имин булачак.


23
июнь, 2017 ел
җомга

Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Яшел Патруль” мәктәп урманчылыгыннан дүрт бала Мәскәү янында 4 июньнән 8 июньгә кадәр булып узган Россиякүләм экология форумында катнашты. Ютазы мәктәбе укучылары Илзәнә Миңнушина, Инзилә Гәрәева, Марат Садыйков һәм Фәрхәд Мөхәммәтҗанов педагог-оештыручы Гөлназ Гәрәева һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ вәкиле Л.В. Садыйкова җитәкчелегендә Татарстан Республикасын таныттылар. Татарстаннан бу форумга 5 экология отряды китте. Мондый күләмле чарада безнең балаларның катнашуы югары әзерлек дәрәҗәсе турында сөйли.

Форумны ачу тантанасы Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көненә туры килде. Һәм ул Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының башкарма директоры Алиса Крюкова һәм башлык урынбасары Александр Панфиловларның сәламләү сүзләреннән башланып китте. Моннан тыш, балаларны экология отрядларының арт-объектлардан ясалган иҗат презентациясе көтә иде. Демонстрацияне экспертлар бик җентекләп күзәтте, алар яшь табигать сакчыларының эшләрен тиешенчә бәяләде. Балалар режиссер, РАН океанология институты киностудиясе җитәкчесе Владимир Маринның  “Видеокамера объективы аша диңгезнең экология проблемалары” семинарында булдылар һәм телевизион алып баручы Иван Чуйкин белән аралаштылар.

Моннан тыш, мәктәп укучылары “Первозданная Россия” фестиваленең профессиональ фотографлары Юрий Соколов белән Светлана Иваненкодан фотога төшерү сәнгатенең кайбер серләре белән танышты. Ә белем бирү блогы азагында яшь экологлар “Битцевский лес”, “Мосприрода” экоүзәге экскурсоводы Владимир Потанский белән бергәләп урман зонасындагы халыкара хәвеф сигналлары турында фикер алышты. Мөгаен, мондый бай һәм танып белү программасыннан соң яшь экологлар экология проблемаларын тагын да тирәнрәк өйрәнгән һәм аларны хәл итү ысуллары белән танышканнардыр.

Әйтик, мәйданчыкларның берсендә яшь экологлар үз куллары белән эшләнгән әкияти һәм милли костюмнардан модалар күрсәтте. Шунысы игътибарга лаек, гадәти материаллар урынына мәктәп укучылары төрле чүп-чардан файдаланган. Эко-модельерларның тырышлыгы нәтиҗәсендә матурлыгы белән дә, оригиналь тышкы кыяфәте белән дә таң калдыра торган искиткеч киемнәр барлыкка килгән.

Форумда катнашучыларның кичке концертында Ютазының бишенче сыйныф укучысы Илзәнә Миңнушина илнең барлык почмакларыннан җыелган балалар өчен татар телендә “Туган як” җырын башкарды. Аның чыгышы тугын авылы Ютазы фотолары белән үрелеп барды, бу сурәтләр зур экраннан чагылдырылды.

Тулаем алганда, әлеге сәяхәт җылы һәм күңелле тәэсирләр калдырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International