Чара 2017 елның 10 августында узачак. Фикер алышуның темасы: “Ябык тамыр системасы белән утырту материалы җитештерү: технологик һәм икътисади аспектлар”. Түгәрәк өстәл эшендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, бизнес һәм фәнни оешмалар вәкилләре катнашачак.
Урман хуҗалыгын алып бару белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатында Татарстан Республикасына “Сегежа групп” ИК ҖЧҖ президенты, идарә рәисе Закиров Камил Фикус улы җитәкчелегендә Мәскәү делегациясе килде. Кунаклар Саба районындагы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булдылар, анда аларны ябык тамыр системасы белән утырту материалын үстерү тәҗрибәсе белән таныштырдылар, III типлы “Саба” янгын-химия станциясен һәм урман эшкәртү заводының җитештерү цехларын күрсәттеләр.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында алар Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров белән очрашты. Аралашу барышында ведомство башлыгы хезмәткәрләрне республикадагы урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштырды һәм тармакны үстерү перспективалары турында сөйләде. Чара барышында шулай ук якларның багланышында перспектив юнәлешләр һәм алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында да фикер алышында.
“Озын Алан” дәүләт табигать комплекслы заказнигында балаларның “Чайка” савыктыру лагерында ял итүче балалар төркеме булып китте. Заказник хезмәткәрләре тарафыннан территория буйлап экскурсия үткәрелде, Татарстан табигате турында фильмнар күрсәтелде.
2017 елның 17 июлендә “Балтач” ДТКЗ инспекторлары “Романтик” балалар лагерында Махсус сакланучы табигый территорияләр елына багышланган викторина үткәрделәр, балаларга заказник территориясендә үсә торган дару үләннәре турында сөйләделәр. Чарада өлкәннәр дә, балалар да актив катнаштылар.
Җиңүчеләргә дипломнар, шулай ук заказник эшчәнлеге турында буклетлар тапшырылды.
Бәйрәм көннәре алдыннан “Балтач” ДТКЗ хезмәткәрләре “Игенче” АХҖК эшчеләре һәм Карадуган авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә заказник территориясендә җыештыру эшләрен оештырдылар.
Карадуган авылына якын җирдә Шушма елгасының су саклау зонасы 1.5 гектарда җыештырылды.
Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре 2017 елның 08 июлендә регби буенча Россиянең җыелма командасына теләктәшлек белдерде. Безнең командага уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз.
“Чиста яр” акциясе кысаларында “Озын Алан” ДТКЗ хезмәткәрләре тарафыннан, Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы мәктәпләреннән мөгаллимнәр һәм укучылар составы белән берлектә, “Лобач тавы” ДТЗ территориясендә яр буе полосасын чүп-чардан чистарту буенча чара үткәрелде.
Ялгыш карашлар булуга карамастан, Россия Федерациясендә урман янгыннарын сүндерү белән урманчылар – РФ субъектларында урманнар белән идарә итү органнарының урман-янгын сүндерү формированиеләре шөгыльләнә. Парашют-десант янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре элиталы урман янгыннарын сүндерү формированияләре, “урман спецназы” булып санала.
Парашютчы-янгын сүндерүче һәм дасантчы-янгын сүндерүче – болар югары квалификацияле белгечләр, алар шәп физик әзерлекле һәм махсус теория белемнәрен алган, шул ук вакытта зур гамәли тәҗрибәгә ия булган кешеләр. Янгын куркынычы янаган бөтен чорда – кар эри башлаганнан алып кар капламы яңадан барлыкка килгәнче – парашют-десант янгын сүндерү хезмәте белгечләре урманнардагы янгыннарны сүндерү белән шөгыльләнә, аларны, зарурлык килеп туганда, урмандагы янгыннарны үз көче белән җиңә алмаган төбәкләргә дә илтеп ташлыйлар.
Кышкы чорда “урман спецназы” шулай ук эшсез утырмый – шәхси состав укулар уза һәм квалификациясен күтәрә, парашют белән өйрәнү өчен сикерүләр һәм трос буенча вертолеттан десант үтүләр ясала. Җәйге чорда кирәк булачак барлык күнекмәләр дә бөтен нечкәлекләренә кадәр эшкәртелә – бу десант үтү һәм урманда янгын сүндерү генә түгел, ә җирлектә юнәлеш ала белү дә, зыян алучыларга медицина ярдәмен күрсәтү дә, урманнарда янгыннарны сүндергәндә авиация гамәлләрен координацияләү дә, радиоэлемтә урнаштыру һ.б.
Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Совет районындагы “Катнаш төрдәге 305 номерлы балалар бакчасы” мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесе территориясендә Ачык һавада музей ачуга багышланган экология бәйрәмендә катнаштылар. Чара 2017 елның 29 июнендә узды, анда шулай ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Казан ш. Башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты. Урман музеен ачу бәйрәмнең үзәк тантанасына әверелде, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар, урманда тереклек итүче җан ияләре һәм кешенең урманда үз-үзен тоту кагыйдәләре турында сөйләп, табигать турындагы белемнәрен күрсәттеләр. Музыкаль балалар иҗат коллективының туган төбәк табигатенә сакчыл караш мәсьәләсенә багышланган күрсәтмә чыгышы да “Ура!” билгесенә узды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән балалар бакчасы хакимиятенә методик кабинет эшләү өчен экологик плакатлар һәм “Урман дозоры” балалар җыентыгы бүләк итеп бирелде.
Зур мәктәп яны кишәрлегендә һәм питомникта күләмле эшләр башкарылды һәм менә алар – каникуллар. Нурлат мәктәбе урманчылыгы җитәкчесе Татьяна Чибидина үзенең укучысы – активист Родион Левин белән Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы юлламасы буенча “Орленок” Россиякүләм лагерына җәйге сәяхәткә юл алдылар. Бу сәфәргә алар “Җиңү Урманы” экологик-патриотик проектлар конкурсында катнашулары аркасында лаек булдылар, бу чарада активистлар 2 урынны яулады.
Балалар, Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан мәктәп урманчылыклары вәкилләре, “Стремительный” корпусында урнаштылар. Родион Левин сөйләвенә караганда, аларның корпусын төрле төсле, искиткеч кипарис, савыр, секва аллеялары һәм күпчелек агач һәм куаклыклар әйләндереп алган: “Безне, яссы урында үсеп утыручы усакларга һәм каеннарга күнеккән Татарстан халкын, Кавказ тауларындагы тропик урман кушылмасы һәм үзенең төсен үзгәртә торган Кара диңгез таң калдыра”. Балалар үз отрядын “Урман братвасы” дип атаганнар. Лагерьда аларга табигать турында күбрәк белергә туры киләчәк һәм, әлбәттә инде, яңа дуслар да табылачак.