2017 елның 2 мартында республика акциясе кысасында “Нурлатның М.Е. Сергеев исемендәге гимназиясе” муниципаль автоном мәгариф учреждениесендә экология дәресе үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, район башлыгы Равил Кузюров, район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары Линар Маняпов, Нурлат урманчылыгы җитәкчесе – урманчы Рөстәм Галиев, Нурлат урманчылыгы хезмәткәрләре Наилә Сафиуллина, Наил Митаков катнашты.
Янгын чыгу куркынычы зур булган сезон якынлашып килгәндә, дәрестә табигать байлыкларын саклау турында фильм күрсәтелде. Район башлыгы Р.А. Кузюров һәм “Нурлат урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе – урманчы Р.М. Галиев экология һәм янгын куркынычсызлыгы темасына чыгыш ясадылар. Шулай ук экология юнәлешендәге конкурслар да уздырылды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советта урман хуҗалыгына, ярдәмче сәнәгать җитештерүенә һәм коррупциягә каршы эшчәнлеккә кагылышлы эшләрнең йомгаклары тыңланды.
Балтач” дәүләт комплекслы табигать заказнигы коллективы Балтач муниципаль районының Норма урта гомуми белем бирү мәктәбендә экология дәресләре үткәрде. Аларда 1, 5 һәм 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Викторина барышында балаларны заказникның эшчәнлеге, Балтач районының сулыклары һәм сазлыклары белән таныштырдылар. Чара тәмамланганнан соң, мәктәп укучыларына Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының бүләкләре һәм дипломнары тапшырылды.
2017 елның 1 мартында Корыган үләнгә ут төртүгә каршы мәгълүмат бирү буенча “Урманны сакла!” бөтенроссия кампаниясе башланып китте. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 2 июнендәге № 1082-р әмере нигезендә, бу мәгълүмат бирү кампаниясе Россия Федерациясе Указы белән игълан ителгән Экология елының төп агитация чараларыннан берсе булып тора.
Мәгълүмат бирү кампаниясенең төп максаты – кипкән үләнне яндырырга ярамау, андый яндыруларның гамәли яктан файдасыз булуы һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян салуы турында, урманда һәм урман янәшәсендәге территорияләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең зарурилыгы турында тотрыклы иҗтимагый фикер формалаштыру.
Язгы чорда урман янгыннарының төп сәбәпләре булып, корыган үләнгә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм гражданнар тарафыннан ут төртүләр тора. 2015 елның ноябрендә Хөкүмәтнең № 1213 карары белән Россия Федерациясенең Янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Шуннан бирле коры үләнне тәртипсез рәвештә яндырулар катгый тыела. Корыган үләнгә ут төрткән өчен 250 мең сумга кадәр штраф белән административ җаваплылык кына түгел, җинаять җаваплылыгы да – 500 мең сумга кадәр штраф түләтеп, 10 елга кадәр срокка иректән мәхрүм итү дә яный.
Шулай ук автомобиль юлларына, тимер юлларга бүлеп бирелгән полосаларда һәм тимер юлларның, юллар өстендәге күперләрнең һәм продуктлар уза торган торбаларның сакланылучы зоналарында кипкән үсемлекләрне, тиз кабынучан материалларны яндыруга, учаклар кабызуга да тыю кертелде.
Корыган үләнгә ут төртүгә каршы мәгълүмат бирү буенча “Урманны сакла!” бөтенроссия кампаниясе кысасында мәгариф учреждениеләрендә тематик дәресләр, авыл җирендә яшәүчеләр белән профилактик әңгәмәләр, балалар рәсемнәре конкурслары уздырылачак.
“Россиядә яшәүчеләрнең һәрберсенә корыган үләнне яндырырга ярамаганлыгын аңлатырга кирәк. Кипкән үләнгә ут төртү – җинаять ул, кешеләргә каршы, табигатькә каршы, бөтен планетабызның экологиясенә каршы җинаять. Аны кылган өчен законда административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Ниндидер чаралар күргәнче, без гражданнарның үлән яндыруның фаҗигале нәтиҗәләре турында уйлануларын үтенәбез”, – дип басым ясап әйтте Россия Федерациясенең табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.
Татарстан Республикасының урман тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләр исеменнән Рөстәм Нургали улы Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Республиканың урман хуҗалыгына күрсәтә торган даими игътибары, ярдәме-булышлыгы өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Шушы бәйрәмендә Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, куйган максатлары һәм ниятләренең тормышка ашуын, дәүләт хезмәтендәге җаваплы эшендә киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен телибез. Тынычлык, муллык һәм гаилә бәхете насыйп булсын!
Арча районы үзәк китапханәсендә Россиядә Экология елы һәм Татарстанда Махсус сакланучы табигый территорияләр елы кысаларында В.Ф. Ежков ис. 1 нче номерлы Арча урта гомуми белем бирү мәктәбе югары сыйныф укучылары өчен “Ашыт” тыюлыгы белгечләре катнашында “Табигать – безнең тормыш” дип аталган осталар турниры үтте.
Балалар 3 командага бүленгән иде: "Табигать сакчылары", "Арча экология берләшмәсе" һәм "Яшел патруль". Чара барышында укучылар турнирда актив катнашты һәм экология, биология, география, тарих һәм химия өлкәләрендәге белемнәрен күрсәттеләр.
Уенчыларның белемнәре һәм күнекмәләре лаеклы бәяләнде, командаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Турнирның йомгаклау өлешендә катнашучылар табигатьне яратырга һә мсакларга кирәк, шул очракта гына ул кешелек дөньясына үзенең кайгыртучанлыгын кайтарыр, дигән нәтиҗәгә килделәр.
Алмас Нәзиров 1956 елның 29 февралендә Татар АССРның Арча районы, Сеҗе авылында дөньяга килгән. 1981 елда Мариның политехника институтын “урман хуҗалыгы инженеры” белгечлеге буенча тәмамлый. 2004 елда, Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын тәмамлап, икенче югары белем ала.
Алмас Әмин улы Нәзиров үзенең барча хезмәт эшчәнлеген урман хуҗалыгына багышлады. Урман остасыннан башлап Арча урман хуҗалыгы директорына кадәр хезмәт юлын үтте. 2006 елда Арча муниципаль районы башлыгы булды, сигез ел дәвамында җирле халык иминлеге өчен хезмәт итте.
2014 елда Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнде.
Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы, Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең яшьләр сәясәте өлкәсендә мактаулы хезмәткәр – Алмас Нәзиров бөтен көчен Татарстан Республикасының урман хуҗалыгын үстерүгә юнәлтеп, нәтиҗәле хезмәт итүен дәвам итә.
Татарстанның урман тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләр исеменнән без Алмас Әмин улын чын йөрәктән туган көне белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, барлык башлаган эшләрендә уңышлар һәм бәхет телибез. Гомерегез сөенечле вакыйгаларга, гениаль идеяләргә һәм шатлыклы җиңүләргә мул булсын!
Фотоальбом урманнарны авиация ярдәмендә саклау тарихын фотоларда чагылдыруның беренче адымы булып тора. Фотолардан тыш, ә алар фотоальбомда өч йөздән артык, китапта җентекле мәкаләләр дә урын алган.
Архив фотографияләренең күпчелеге беренче мәртәбә басылып чыга һәм, мөгаен, белгечләр өчен генә түгел, ә күпчелек укучылар да кызыклы булыр.
Альбомны әзерләүчеләрнең максаты, барыннан да элек, урманнарны авиация ярдәмендә саклауны үстерү турында, янгын сүндерү технологияләре һәм кулланыла торган махсус кием-салымнар һәм җайланмалар хакында сөйләүдән гыйбарәт. Шуңа күрә дә фотоларны сайлап алганда аларда сурәтләнгәннәргә таянып эш иткәннәр, югыйсә алар бүтән төрле хронология чорында да башкарылган булыр иде.
Альбом өстендә эшләү Үзәк авиабазадан, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча Бөтенроссия институтыннан күп кенә белгечләрне, авиация ярдәмендә урман саклау ветераннарын җәлеп иткән. “Авиалесохрана” ФДУ, “СПбНИИЛХ” ФДУ, ФАУ ДПО ВИПКЛХ, Красноярскиның Урман музее һәм урманнарны авиация ярдәмендә саклаучы ветераннарның шәхси архивларындагы фотолар, шулай ук Анна Баскакова, Валентин Варванец, Валерий Коротков, Владимир Леонов, Михаил Миронов, Артем Язенек фотолары кулланылган.
Фотоальбомны карау һәм бастырып алу өчен түбәндәге сылтамалардан файдаланырга мөмкин:
2017 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында оештыру эше бүлеге башлыгы вазыйфасын биләү буенча ТР дәүләт гражданлык хезмәте кадрлар резервына кертелүгә карата конкурсның икенче этабы узды.
Тәтеш муниципаль районының Олы Шәмәк авылы урта мәктәбендә “Озын Алан” ДТКТ хезмәткәрләре тарафыннан экология дәресе үткәрелде, аның барышында балаларга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан дәүләт табигый тыюлыклары, аларның эшчәнлеге һәм аларда тереклек итүче хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының бик күп төрле булуы хакында мәгълүмат ирештерелде. Чара тәмамлангач “Парклар маршы – 2016” акциясендә җиңүчеләргә тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырылды.