ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

"Буа урманчылыгы" ДКУ һәм "Буа урман хуҗалыгы" ДБУ урман торгызу буенча язгы кыр эшләренә әзерлек чараларына кереште. "Буа ветеринария техникумы" ДАҺМУ урман хуҗалыгы бүлеге студентлары ярдәме белән хәзерге вакытта язгы урман-культура эшләре барган чорда утырту материалын вакытлыча саклау өчен бозлыкка кар туплана. Шулай ук питомникта карны "каралту" өчен агач көле запасы да булдырылды.

12 февральдә Кукмарада массакүләм чаңгы ярышлары узды. Ярышларда Лубян урман-техника көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре катнашты. Призерлар:

1 урын - Гостева Анастасия, 43 сп төркеме студенты

2 урын - Гарифуллин Рөстәм Рәшит улы, көллияттә физик культура укытучысы.

3 урын - Кузнецова Алина, 23 сп төркеме студенткасы

Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Викторина кышлаучы кошларны саклау темасына багышланган иде. Балаларның фикерләү дәрәҗәсен киңәйтү, кошларның язмышы өчен балаларда кайгырту һәм җаваплылык хисләрен тәрбияләү, экологик мәдәният дәрәҗәсен үстерү, балаларның иҗади сәләтләрен җәелдерү чараның максаты булып торды. Викторинада катнашу өчен һәр сыйныфтан 8-9 кешелек командалар тупланды. Укучылар, командалап та, шәхсән дә, сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, җылы якларга китүче һәм кышлаучы кошларга мисаллар китерделәр, китүче кошларның ни сәбәпле туган якларын ташлап китү сәбәпләрен аңлатып күрсәттеләр, канатлы дусларга бәйле булган халык бәйрәмнәре турында сөйләделәр. "Кичке Таң" ДТКТ башлыгы Әһлм Гаскәр улы Фәйзуллин үзенең чыгышында балаларга канатлы дуслар турында, аларның кайчан һәм кайда оя корулары һәм кышкы чорда ни өчен кошларны ашатып тору кирәклеге хакында сөйләде.

 

Төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле "Спас" дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре, тыюлык территориясен (акваториясен) саклау һәм аннан файдалану өлкәсендә төбәк дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында, Россия ЭЭМның Спас районы буенча полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә инспекторлык рейдларын үткәрде. Чаралар тыюлык территориясендә режим бозылуларны ачыклауга һәм чикләүгә юнәлдерелгән иде. Рейдлар нәтиҗәсендә административ хокук бозуга бәйле 12 корал (ятьмә) тартып алынды. Бу очраклар буенча әйберләрне һәм документларны тартып алу турында 5 беркетмә төзелде һәм административ хокук бозу һәм административ тикшерү үткәрү турында 5 билгеләмә чыгарылды.

 

Чатыр тау кишәрлеге урманчылыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 1 санлы УГБМ МБМУ мәктәп урманчылыгында укучылар белән очрашты. Укучылар белән "2017 елга бурычлар хакында сөйләшү: кошлар өчен җимлекләр ясау; урманда янгынга каршы куркынычсызлык; урман культурасы эшләренә әзерлек" темасына әңгәмә үткәрелде.  2016 елдагы нәтиҗәле эшчәнлекне билгеләп үтү сыйфатында укучыларга "Лесной дозор" китабы тапшырылды. Шулай ук, очрашу кысаларында, укучылар музейда булдылар, анда Азнакай урман хуҗалыгының тарихы һәм урманчыларның хезмәт кораллары белән таныштылар.


мм

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсен төзүгә хокук сату буенча аукцион үткәрелде. Аукционга барлыгы 4: Нурлат, Кызыл Йолдыз, Кәләй һәм Минзәлә урманчылыкларыннан 84 лот куелган иде.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы комиссиясенә 29 лот буенча 10 заявка керде. 27 лот буенча аукцион үтмәгән дип танылды (РФ Урман кодексының 80 статьясының 7 пунктындагы 1 пунктчасы).

Аукционның бердәнбер катнашучысы белән беркетмә имзалана һәм 1 елга кадәр урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе төзелә.

Торглар нәтиҗәсендә барлыгы гомуми 1175195,99 сумлык 21878,06 куб метр агач сатылды. 

Кече һәм урта бизнес субъектларының урман утыртмаларын сату-алу буенча хокук сатуга аукционда катнашуы урманнардан файдалануның нәтиҗәсен арттыруга һәм хисап диләнкесен тагын да файдалырак үзләштерүгә ярдәм итә.


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Экология һәм МСТТ елы кысаларында "Бим УБМ" МБМУ өлкән сыйныфларында "Татарстан Республикасының махсус сакланучы табигый территорияләре" темасына дәресләр үткәрелде. Укыту барышында мәктәп укучылары әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге белемнәрен тирәнәйттеләр, туган төбәкләрендәге табигатьнең үзенчәлекләре, Кызыл китапның әһәмияте, табигатьне саклау зарурлыгы хакында белделәр. "Кичке Таң" ДТКТ башлыгы Әһли Фәйзуллин укучыларга дәүләт табигый тыюлыкларының һәм табигать һәйкәлләренең эшчәнлек максатлары һәм бурычлары хакында сөйләде. Балалар административ штрафларга, табигатьне саклау органнарына эшкә урнашуга, конкурсларга һ.б. бәйле мәсьәләләр белән кызыксындылар. Очрашу нәтиҗәсендә иң актив катнашучыларга календарьлар һәм буклетлар рәвешендә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Экологик үсеш, экологик тәрбия һәм үсеп килүче буынга мәгълүмат җиткерү мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы 2017 елның июнь ае ахырында – июль ае башында (7 смена) Краснодар краенда "Орленок" Россиякүләм балалар үзәге" ФДБМУ базасында мәктәп урманчылыклары әгъзалары өчен профильле смена үткәрә.

Сменаның озынлыгы – 3 атна. Профильле сменада канташучыларның яше – 10 яшьтән 17 яшькә кадәр.

Профильле сменада катнашучыларны яшәтү һәм тукландыру кабул итүчеләр тарафыннан гамәлгә ашырылачак. Юл бәясе командировкаланучы тараф ягыннан түләнә.

Профильле смена кысаларында укыту программасы мәктәп укучыларын тәҗрибәдә өйрәтү белән берлектә Рослесхоз буйсынуындагы оешмаларның белгечләре тарафыннан үткәрелүче теоретик белем бирүләрне, урманнарны саклау, яклау һәм урман торгызу буенча мастер-классларны, эшлекле уеннарны үз эченә алачак. Тематик смена тәмамланыр алдыннан Россиякүләм мәктәп урманчылыклары корылтае (слеты) булачак.

Профильле сменага балаларны укыту өчен сайлап алу "Иң яхшы мәктәп урманчылыгы" Россиякүләм читтән торып карау-конкурсы нәтиҗәләре буенча сайлап алынган иң яхшы мәктәп урманчылыклары вәкилләре, "Подрост" Россиякүләм юниорлык урман конкурсында һәм аталган конкурсның төбәк этапларында җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук мәктәп урманчылыкларының төбәк слетларында җиңүчеләр һәм призерлар арасыннан гамәлгә ашырылачак.


10
февраль, 2017 ел
җомга

9 февральдә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумындагы студентлар төркеме “Озын Алан” ДТКТ булдылар. Тыюлык хезмәткәрләре белән берлектә “Елизавета” чишмәсен һәм аңа илтә торган баскыч басмаларын кардан һәм боз катламыннан чистарту чаралары үткәрелде. Хезмәт десантының актив эшеннән соң тыюлык территориясендә лекция-экскурсия үткәрелде. Татарстан Республикасында экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланган чараның максаты яшьләрне республикадагы тыюлыклы табигать почмакларын саклауга, Татарстанның табигый мирасы язмышына һәм аның кыйммәтенә җәлеп итүдән гыйбарәт иде. Чара азагында тематик конкурслар һәм бергәләп чәй эчүләр оештырылды.

Урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм үрчетү буенча үткәрелә торган чараларның сыйфатын арттыру максатларында Лубянда күчмә семинар булды. Утырышта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов катнашты. Семинарның беренче өлешендә урманнарда федераль дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру һәм урман законнарын бозган өчен административ җаваплылыкка тарту тәртибе хакында сүз барды. Юридик бүлекнең әйдәүче консультанты Надежда Савченко белән дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев шушы темага докладлар белән чыгыш ясады. Дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов гражданнарга шәхси ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын бирү тәртибе хакында, шулай ук дәүләт урман реестрын алып бару тәртибе һәм үзагач әзерләү буенча яңа кагыйдәләр турында сөйләде.

Семинар эшендә “Рослесинфорг” ФДБУ Казан филиалы вәкиле “Урманнарны саклау, яклау, үстерү, урманнардан җир өсте ысуллары белән файдалану чараларын бәяләү өлешендә урманнарны дәүләти инвентарьлаштыруны үткәрү хакында” темасына доклад белән чыгыш ясады.

Семинарның икенче өлеше урман торгызу һәм урман патологиясе тикшеренүләре мәсьәләләренә, шулай ук урман кишәрлекләрен файдалануга тапшыру темасына багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International