ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында урман фонды җирләрендәге урман кишәрлекләренә карата Россия Федерациясе милекчелек хокукын дәүләт кадастр исәбенә алуга комачау итә торган проблемаларга багышланган киңәшмә үткәрелде. Утырышта шулай ук урман җирләрен федераль мөлкәткә кайтарып бирү буенча кызыксынган дәүләт органнарының һәм прокуратура органнарының суд-дәгъва эшендә үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.

Киңәшмәдә катнаштылар: Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, "Рослесинфорг" ФДБУ, "Рослесинфорг" ФДБУнең Казан филиалы һәм "Мослеспроект" филиалы, Росимущество территориаль идарәсе, Росреестр идарәсе, ТР буенча "Федераль кадастр палатасы" ФДБУ, урманчылыклар дәүләт казна учреждениеләре.


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

"Ашыт" ДТКТ белгечләре тарафыннан Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең 7 сыйныфында укучылар өчен "Мавыктыргыч кошлар дөньясы" исемле кызыклы викторина уздырылды. Чара барышында балалар биремнәрне үтәде, кошларның тереклек эшчәнлеге, аларга карата сакчыл мөнәсәбәт, кышкы чорда канатлы дусларга кирәкле ярдәм чаралары турында яхшы белгәнлекләрен күрсәттеләр. Тыюлык белгечләре укучыларга "Тукай-Кырлай урманы" табигать һәйкәле территориясендә яшәүче һәм Кызыл китапка кертелгән кошлар турында тәгаенләбрәк сөйләделәр. Татарстан Республикасында Махсус сакланучы табигый территорияләр елына багышланган чараларны үткәрүгә карата басым ясалды.

Экология дәресе тәмамлангач викторинада актив катнашучыларга истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.А. Нәзиров белән Тыва Республикасының Урман хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе А.Т. Бараан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә имза салдылар.

Килешүдә дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, урманнарны янгыннардан саклау, урманнардан файдалануны оештыру буенча методик, оештыру, консультатив ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән уртак чаралар карала.

Чараның тантаналы өлешендә тывалы хезмәттәшләр Татарстан урманчыларына кунакчыллыгы һәм тәҗрибә уртаклашканы өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм дәвамлы хезмәттәшлекне үстерү хакында кызыксынуларын белдерде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитетының "Татарстан Республикасында 2017 елны Экология елы буларак игълан итүгә бәйле рәвештә планлаштырылучы чаралар хакында" темасына утырышы булды. Чарада ТР ДС депутатлары, министрлыкларның һәм ведомстволарның, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.   

Уртак утырыш барышында берничә мәсьәлә каралды, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы юнәлеше буенча да. Экология елы кысаларында урманчыларга 2,5 мең гектар территориядә урман торгызу эшләрен үткәрергә, шулай ук Татарстан Республикасының барлык территориясендә урман утырту эшләре белән шөгыльләнергә туры киләчәк.  

 Төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле "Спас" дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре, ТР Спас муниципаль районының "Колосок" балалар бакчасы тәрбиячеләре Осинцева Вера һәм Яхина Юлия белән берлектә, махсус сакланучы табигый территорияләр елы кысаларында "Һәр кошчыкка – үз җимлеге" шигаре астында чара үткәрделәр. Чараның максаты – балаларның кошлар турындагы белемнәрен арттыру. Үсеп килүче яшь буынга тыюлык белгече Мурзак Любовь ТР Кызыл китабына кертелгән кошлар, аларның  табигатьтәге роле, кышлау шартлары һәм ниләр белән тукланулары, елның салкын чорында нинди азыкка мохтаҗ булулары хакында сөйләде.

Экология дәресе барышында балалар шигырьләр сөйләде һәм табышмакларга җаваплар бирде. Чара тәмамлангач гадәткә әйләнгән иң яхшы җимлек ясау конкурсына йомгак ясалды. Иң актив катнашучыларга якын киләчәктә бүләкләр тапшырылачак.


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

1 февральдән 3 февральгә кадәр WorldSkills-2017 чемпионатының төбәк этабы узды.

Казан төзелеш көллияте базасында остаханә һәм белем алу корпусларында төзелеш блогы мәйданнары җәелдерелде. Барлыгы 15 юнәлеш тәкъдим ителде. Лубян урман-техника көллияте командасы "ландшафтлы дизайн" юнәлешендә катнашты. Эш вакытының озынлыгы 15 сәгать дәвам итте, проектның мәйданы 3,5 метрга 4 метр иде. Студентларга кирпеч өеменнән чәчәклек, табигый таштан терәп тора торган дивар, таш түшәлгән мәйданчык, җәяүлеләр өчен юл ясарга һәм агачлар, чәчәкле-декоратив үсемлекләр утыртырга кирәк иде.

Күмәк хезмәт нәтиҗәсендә Лубян урман-техника көллияте студентлары иң яхшы әзерлек күрсәткечләрен күрсәттеләр, иң югары балларны тупладылар. 1 курста укучы Козырев Станислав белән Селюнина Ульяна 1 нче, 4 курста укучы Блохин Александр белән Толмачева Ангелина 2 нче урынга лаек булдылар.

Хәзер инде аларга ярышларның киләсе турын – WorldSkills-2017 Россиякүләм эшче һөнәрләр чемпионатында катнашу өчен май аенда узачак сайлап алу турын узарга туры киләчәк.

Җиңүчеләр командасын чемпионатка директорның АХ өлеше буенча урынбасары Наил Мөхәммәтвакыйф улы Сираҗетдинов белән директорның укудын тыш эшчәнлек буенча урынбасары, махсус дисциплиналар һәм "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше" белгечлеге буенча укытучы Сираҗетдинова Наталья Михаил кызы әзерләде.

 Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!!!

Урман хуҗалыгын алып бару эше белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатларында Татарстан Республикасына Тыва Республикасының Урман хуҗалыгы буенча дәүләт комитетыннан рәисе Бараан Альберт Толуяевич җитәкчелегендәге делегация килде. Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аларның Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров белән очрашулары булды. Аралашу барышында ведомство башлыгы Тыва хезмәткәрләрен республикадагы урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштырды һәм тармакны үстерү преспективалары хакында сөйләде. Тыва Республикасы вәкилләре, үз чиратында, үзләренең урман ресурслары хакында сөйләделәр. Тыва Республикасының гомуми урман мәйданы 11 миллион гектар тәшкил итә, шуның 70%ы резерв урманнарыннан тора. Тыва урманнарында, нигездә, ылыслы токымнар (нарат, карагач, себер кедры) өстенлек итә.

Чара барышында ике якның хезмәттәшлек итү юнәлешендәге перспективалары һәм алга таба багланышлар мөмкинлеге хакында да фикер алыштылар.

Бүген делегация ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә барырга планлаштыра, биредә кунакларны ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү тәҗрибәсе белән таныштырачаклар; III типлы "Саба" янгын-химия станциясен һәм агач эшкәртү буенча җитештерү заводы цехларын күрсәтәчәкләр.

Табигатькә карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү максатында Әгерҗе районында "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясе игълан ителде. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Әгерҗе урманчылыгы белгечләре тарафыннан сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Акция кысаларында үзенчәлекле җимлек ясау буенча конкурс узды, анда ата-аналары белән берлектә мәктәп укучылары актив катнашты. Конкурсантлар бу эшкә барлык осталыгын һәм фантазиясен җикте. Жюри әгъзаларына конкурста катнашучылар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу буенча катлаулы мәсьәләне хәл итәргә туры килде. Конкурс критерияләре буенча җимлекләр гамәлдә кулланылышлы, үзенчәлекле итеп, сыйфатлы, эстетик яктан зәвыкълы ясалган булырга тиеш иде.

Чара тәмамлангач 200дән артык балага "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ тарафыннан мактаулы грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды, ә "Могҗиза-ашханә" һәм "Гамәли иҗат җимеше" номинациясендә җиңүчеләргә кыйммәтле призлар да эләкте.

Җимлекләрне мәктәпләрнең ишегалларында, балалар бакчаларында һәм ял итү паркларында элеп чыктылар. Кошларның чыркылдашып, "аш табыны" артында мәш килүен балалар рәхәтләнеп күзәтеп торалар.

Конкурста катнашучыларны котлыйбыз һәм мәрхәмәтле һәм файдалы эшләре өчен рәхмәт белдерәбез!


3
февраль, 2017 ел
җомга

Семинар ТР Тәтеш муниципаль районы Үзәк китапханәсендә узды. "Озын Алан" ДТКТ башлыгы Н.А. Железновның "Татарстан Республикасының махсус сакланучы табигый территорияләре" темасына яңгыраган доклады кереш өлеш булды. Семинар-киңәшмә барышында, Россиядә Экология елы һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмгыяви киңлекләр елы игълан ителү сәбәпле, эш һәм уртак чаралар үткәрү планы төзелде. Аудиториядә китапханәләрнең тыюлык белән хезмәттәшлегенә һәм аның мәгълүмат ирештерү эшчәнлегенә бәйле күп кенә сораулар яңгырады.

 

2017 елның 31 гыйнварында Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентикның Пермь краена эшлекле сәфәре кысаларында Идел буе федераль округындагы урман хуҗалыгы ведомстволары җитәкчеләренең "Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрнең  нәтиҗәле үтәлеше: 2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар" темасына киңәшмәләре булып узды.

Киңәшмә эшендә Пермь крае губернаторы Виктор Басаргин, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Кротов, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, "Рослесозащита" ФБУ директоры в.б. Василий Тузов, Пермь крае прокуроры Вадим Антипов, "Урал дәүләт урман-техника университеты" ЮББ ФДБМУ ректоры Андрей Мехренцев, Идел буе федераль округының тапшырылган вәкаләтләр кысасында урманнар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы субъектларының дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасыннан чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов катнашты.

Урман хуҗалыгының урманнарны үстерү һәм урман корылышы кебек юнәлешләре киңәшмәнең төп темаларына әйләнде. Идел буе федераль округында урман торгызу буенча план үтәлеше 111,1% тәшкил итә (112 мең гектар).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International