ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2017 ел
җомга

"Россиянең урман байлыкларын саклаган һәм үрчеткән өчен" ведомство үзгәлек билгесе белән бүләкләнде:

Мөхетдинов Марат Фоат улы, "Яшел Үзән урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең урман остасы

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

Галимуллина Резидә Алмас кызы, "Яшел Үзән сынау урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе бухгалтеры;

Микешин Виктор Андреевич, "Яшел Үзән сынау урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең баш механигы;

Зимовец Иван Михайлович, "Болгар урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең урман остасы;

Шәрипова Нәфисә Азат кызы, "Яшел Үзән урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең кадрлар буенча белгече;

Мурзанаев Андрей Борисович, "Әгерҗе урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең урман хуҗалыгы инженеры.

"Татарстан Республикасының атказанган урманчысы" мактаулы исеме бирелде:

Әхмәтгалиев Әзгап Хәмделгали улы, "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ кишәрлек урманчысы;

Закиров Дамир Нурмөхәммәд улы, "Яшел Үзән урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе-урманчысы урынбасары.

Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде:

Гомәров Рәис Кәлимулла улы, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары

Абдуллин Заһит Мөбәракша улы, "Елховлес" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде:

Каюмов Фиргать Кәбир улы, "Кайбыч урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең кишәрлек урманчысы

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

Камалова Рушания Рөстәм кызы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының юридик бүлегендә әйдәп баручы киңәшче;

Йосыпова Рәзилә Равил кызы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек бүлегендә әйдәп баручы киңәшче;

Җәләлиева Айсылу Рәкыйп кызы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча секторында әйдәп баручы консультант.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды:

Мөхәммәтханова Гөлнара Зөфәр кызы, "Бөгелмә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе-урманчысы

Хәкимов Илнур Сирин улы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек һәм махсус саклаунчы территорияләр торышын контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган инспекциясе баш белгече.

Коллегия утырышын Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров ачты. Үзенең чыгышында ул республикадагы урманнарның гомуми мәйданы 1,271 миллион гектар булуы хакында хәбәр итте. Татарстанның урманлы өлеше 17,6% тәшкил итә. Узган елда 2061 гектарда урман торгызу чаралары башкарылган, 2194 гектарда эрозиядән яклаучы урманнарга нигез салынган. Моннан тыш, министр соңгы 6 ел дәвамында Татарстан Республикасы урманнарында янгын очракларын булдырмаудагы уңай динамиканы да билгеләп үтте. Шул ук вакытта урман үсемлекләренең кору проблемасына тукталды. Узган елда 70 мең гектарда урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылган һәм тиешле чаралар планлаштырылган.

Үтеп киткән ел эчендә республика картасында гомуми мәйданы 1309 гектар булган 3 яңа табигый һәйкәл барлыкка килгән, бу җирләрнең 95%ы Бөгелмә урманчылыгына туры килә. Махсус сакланучы табигый территорияләрнең гомуми саны 174кә җиткән, аларның гомуми мәйданы Татарстан Республикасының 2,5%ын биләп тора.
Коллегия азагында Алмас Нәзиров республикадагы урманчылыкларның җитәкчеләрен яшь белгечләрне урман тармагына җәлеп итү буенча актив кадрлар сәясәтен үткәрергә чакырды.

Эш нәтиҗәләре хакында докладлар белән "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ директоры Афанасий Данилов һәм "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе – урманчы Илнур Кәшәфиев чыгыш ясады.

Коллегия эшендә шулай ук Идел федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, министрлыкларның һәм ведомстволарның вәкилләре, Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, Татарстанның урман тармагында эшләүчеләр катнашты.


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 1 февралендә "Озын Алан" ДТКТ белгечләре тарафыннан Тәтешнең П.С. Ханжин исемендәге 1 санлы урта мәктәбенең 8-9 нчы сыйныфларында укучылар өчен "Татарстан Республикасының махсус сакланучы табигый территорияләре" темасына экология дәресе үткәрелде.

 Дәрес барышында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР дәүләт инспекторлары укучыларны  Татарстан Республикасындагы тыюлыклар һәм кайбер табигать һәйкәлләре белән таныштырды, аларның биологик төрлелеге, табигый ландшафтларының уникальлеге, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, Республикабызның аеруча сирәк очраучы һәм саклана торган тереклек ияләре хакында сөйләделәр.

Дәреснең максаты экология белемнәрен арттырудан, табигый объектларны саклаудан һәм табигый мирасны саклауга карата мәнфәгать үстерүдән гыйбарәт булды.

 


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

2 февральдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашындагы киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Балтач муниципаль районының 3 нче һәм 4 нче санлы балалар бакчаларында “Балтач” ДТКТ инспекторлары кошлар өчен җимлекләр конкурсы уздырды. Чара барышында балаларга кошларның ничек кышлавы, ниләр белән туклануы һәм салкын чорда нинди ризыкка мохтаҗ булулары хакында сөйләделәр. Аралашу өлеше тәмамланганнан соң балалар, тәрбиячеләре һәм тыюлык хезмәткәрләре белән бергә, агачларга кошлар өчен җимлекләр элделәр. Конкурс тәмамлангач иң актив катнашучыларга дипломнар һәм китаплар бүләк ителде.


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

2017 елның 30 гыйнварыннан башлап 2 февраленә кадәр Казахстан Республикасы Актүбә өлкәсе вәккилләренең эшлекле сәфәре көтелә. Сәфәр программасында – шәһәрләрне, торак пунктларны яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләрендә кулланылучы утырту материалын үстерү технологиясе белән танышу. 


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 21 гыйнварында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской рәислегендә "2016 елда үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча БДАМС эшләп бетерү һәм 2017 елга өстенлекләр турында" киңәшмә булып узды.

Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, Урман ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Андрей Грибенников, Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры киңәшчесе Александр Летин, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасарлары Михаил Клинов һәм Владимир Шишов, Эшләр белән идарә итү һәм хокукый тәэминат башлыгы Иван Петухов, Мәгълүмати системалар идарәсенең үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча БДАМС мәгълүматларын анализлау бүлеге башлыгы, "Рослесинфорг" ФДБУ директоры урынбасары Алексей Исаев, "Рослесинфорг" ФДБУ җитәкчелеге карамагындагы аппаратның баш аналитигы Александр Мариев катнашты.

"2016 елда үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча БДАМС эшләп бетерү һәм 2017 елга өстенлекләр турында" доклад белән "Рослесинфорг" ФДБУ директоры урынбасары Алексей Исаев чыгыш ясады.

"Үзагачны исәпкә алуның киләчәген без тармактагы технологик прогресс үсеше белән берлектә күрәбез. Ул кыйммәтле агач токымнарына марка салу системасын үстерүне һәм БДАМС үсеше белән тыгыз интеграцияләнүче тармак законнарында каралган агач төрләре исемлеген киңәйтүне күздә тота", – ди Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.

"Рослесинфорг" ФДБУ директоры урынбасары Алексей Исаев үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча 2016 елда җиренә җиткереп эшләп бетерелгән БДАМС вазифаларын эшләтеп күрсәтте.

2016 елда Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28.1 статьясы буенча үзагач белән алыш-бирешләр турында декларация тапшырмаган яки үз вакытында тапшырмаган өчен, шулай ук үзагач белән алыш-бирешләр турында декларациядә белә торып ялган мәгълүматлар тапшырган өчен 3707 административ эш кузгатылган. Административ эшләр буенча 18,1 миллион сумлык штрафлар салынган.

Үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча БДАМС системасына агач сату һәм алу буенча алыш-биреш килешүләре турында 537 белешмә кертелгән. Үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча БДАМС системасына көн саен агач белән алыш-бирешләр турында меңнән артык декларация кертелә.

2017 ел башында үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча БДАМС системасында юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен 35,7 мең исәпкә алу язуы, Россия Федерациясе субъектлары һәм урманчылыклар өчен 7,6 мең исәпкә алу язуы, Федераль таможня хезмәте хезмәткәрләре өчен – 1,8 мең, Россия ЭЭМ өчен – бер меңнән артык, Федераль салым хезмәте өчен 760тан артык исәпкә алу язуы теркәлгән.

Системада 3,5 миллионнан артык хокук билгеләүче документ саклана – 145 мең аренда шартнамәсе, 2,1 миллион сату-алу шартнамәсе, 240 мең урман декларациясе, урманнардан файдалану турында 1 миллионнан артык хисап.

Россия Федерациясеннән алып чыгу өчен үзагачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-бирешләр буенча БДАМС системасына берәмтекләп марка салынган 760,5 мең имән, бук һәм корычагач бүрәнәсенең токымы, сортименты һәм күләме турында белешмәләр кертелгән.

2016 елда БДАМС системасына кертелә торган белешмәләрнең дөреслеген тәэмин итү, файдаланучыларны тәңгәлләштерү инструментлары кертелгән, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, эшмәкәрләрнең, Россия ФТХ һәм Россия ЭЭМның мәгълүмат системалары белән интеграцияләү эшләре башкарылган. Агачның чыганагын (әзерләү, сату) һәм хокук бозу билгеләрен эзәрлекләү мөмкинлеген бирә торган үзагач китертү эзлеклелеген тикшерү вазифасы тормышка ашырылган. Шулай ук аналитика модуленең тест рәвешендәге версиясе тәкъдим ителгән.


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

"Спас" тыюлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге ТР дәүләт инспекторлары Әлки районының Чуаш Борнае урта мәктәбендә 9-11 сыйныфларда укучылар өчен Татарстанда махсус сакланучы табигый территорияләр елына багышланган ачык экология дәресен үткәрделәр. Дәрес барышында тыюлык белгечләре укучыларга Татарстан Республикасының үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйләде. Дәреснең максаты үсеп килүче буында табигый мираска карата сакчыл караш тәрбияләүдән, шулай ук экология проблемаларына карата экологик  мәдәният һәм актив тормыш позициясен формалаштырудан гыйбарәт булды. Экология дәресе кысаларында "2016 елгы парклар маршы" акциясендә җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы дипломнары һәм бүләкләре тапшырылды. 


24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

23 гыйнварда "Зөя буйлары" ДТКТ хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов катнашында утырышы булды. Чара барышында тыюлык белгечләре 2016 елда башкарылган эшкә йомгак ясады һәм 2017 елга планнар билгеләде.


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

  Әтнә районының Күңгәр һәм Күәм урта мәктәпләрендә "Ашыт" ДТКТ белгечләре тарафыннан махсус сакланучы табигый территорияләр елына багышланган ачык дәресләр үткәрелде. Дәресләр барышында 5-7 сыйныфларда укучылар республикадагы махсус сакланучы табигый территорияләрне үстерү һәм алар белән идарә итү өлкәсендәге төп документлар белән танышты. Тыюлык белгечләре укучыларга Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләде. Дәреснең максаты экологик белемнәрне тирәнәйтүдән, үсеп килүче буын игътибарын табигатьне саклау мәсьәләләренә, табигый объектларны саклауның әһәмиятенә җәлеп итүдән гыйбарәт булды. Экология дәресе кысаларында "Парклар маршы-2016" акциясендә җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International