Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Урман
хуҗалыгы министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы идарәсе дәүләт органына 100 ел
Эшчәнлек
Элемтә өчен мәгълүмат
Органнар һәм оешмалар
Кире элемтә
Ачык мәгълүматлар
Планнар һәм программалар
Табигать саклау акцияләре
Иҗтимагый совет
Мәктәп урманчылыклары
Дәүләт хезмәтләре
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Урманнарны үзләштерү проектлары
Файдалы мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы)
Документлар
Урманнан файдаланучыларга (урман кишәрлекләре арендаторларына) мәгълүмат
Компенсацияле урман торгызу
Норматив документлар
Аналитик материаллар
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Законнар
Еш бирелә торган сораулар
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны шәхсән кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Интернет-кабул итү
Матбугат хезмәте
Атналык план
Матбугат релизлары
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
28
март, 2014 ел
җомга
“Яңа Юдино” балаларны савыктыру-укыту үзәгендә “Урман сагы” дигән профильле республика сменасы үткәрелә
Сменаны Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм “Татарстанның мәктәп
урманчылыклары” җәмәгать оешмасы үткәрә.
“Урман сагы” сменасында Татарстанның мәктәп урманчылыклары вәкилләре, урта гомуми
мәктәп укучылары, өстәмә белем оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнаша.
Смена программасына очрашулар, мастер-класслар, күнекмәләр, эшлекле, интеллектуаль
уеннар һәм спорт уеннары, күңел ачулар кертелгән.
Смена азагында мәктәп балалары өйрәнгән эшләрен күрсәтәчәкләр. Мастер-класслар блок
системасы буенча корыла, анда барлык темалар бер идеягә һәм уртак нәтиҗәгә юнәлтелгән
Иртәгә – “Җир сәгате”
Һәр еллык “Җир сәгате” халыкара акциясе 29 мартта җирле вакыт белән 20:30дан 21:30га
кадәр үткәрелә.
Чараны Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) ел саен мартның соңгы шимбәсендә
үткәрә һәм аерым кешеләрне, оешмаларны, мәктәпләрне, муниципаль берәмлекләрне, коммерция
оешмаларын – барысын да бер сәгатькә электр утын һәм үтә кирәкле булмаган электр
приборларын бер сәгатькә сүндереп торырга чакыра (лифттан башкаларын). Шуның белән
климат үзгәрњ проблемаларына, кешелекне энергетик яктан берләштерүгә игътибар юнәлтергә
тели.
Былтыргы акциядә Татарстан буенча барлык муниципаль берәмлекләр, 200дән артык
предприятие һәм оешма катнашкан иде. Нәтиҗәдә 1 498 000 КВтс энергия янга калдырылды
“Урманнарны янгыннан бергәләп саклыйк” Бөтенроссия проекты башлана
Бу белем-тәрбия проектын оештыручылар – Урманнарны янгыннан саклау авиациясенең үзәк
базасы “Авиалесохрана” һәм “Балаларның федераль экология-биология үзәге” читтән торып
укышлы федераль экология мәктәбе. Янгынга каршы көрәш проектына Урман хуҗалыгы
федераль агентлыгы ярдәм итә. Проект чаралары 10 апрельдә башлана.
27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
БМО ЕЭК экспертлары Татарстанның урман хуҗалыгы белән танышалар
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Европа экономик комиссиясенең Татарстанга килгән
экспертлары Арно Бризей һәм Әнвәр Нигъмәтов, Рослесхоз һәм РФ Чит ил эшләре министрлыгы
вәкилләре Саба урманчылыгында Урман селекция-орлыкчылык үзәге, янгын-химия станциясе
һәм агач эшкәртү заводы белән таныштылар, аннары “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри“
компаниясенең “Алабуга” ачык экономика зонасында төзелә торган МДФ-панельләр җитештерү
заводына юнәлделәр. Аларны министрлыкның эшләр идарәчесе Гадел Галиуллин озата барды.
Делегациянең танышу визиты БМО Европа экономика комиссиясенең Урманнар һәм урман
тармагы комитеты сессиясе утырышына әзерлек кысаларында уза.
Мәктәп урманчылыкларында укучылар өчен язгы мәктәп
Икенче ел рәттән “Яңа Юдино” балаларны савыктыру үзәге базасында, ТР Урман хуҗалыгы
министрлыгы республика мәктәп урманчылыклары активистлары өчен язгы каникул сменасы
оештыра. Программада – мастер-класслар, таныштыру әңгәмәләре, презентацияләр, ял кичәләре.
Смена 30 мартка кадәр эшли.
Кырым халкына ярдәмгә
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Аппараты белгечләре, “Урман” ДБИ урманчылыклары һәм
хуҗалык оешмалары хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек эш хакларын Кырым халкына ярдәмгә
күчерделәр.
Татарстанның урман тармагы эшчәннәре Россия Федерациясенең яңа субъектлары халкына
ярдәмгә барлыгы 480 470 сум күчерде.
26
март, 2014 ел
чәршәмбе
БМО ЕЭК урман политикасы эксперты Арно Бризей: “Россия ягы Казанда БМО Европа экономика комиссиясенең урманнар һәм урман тармагы комитеты сессиясен сыйфатлы үткәрер дип тулысынча ышанабыз”
БМО ЕЭК башкарма секретаре Свен Алкалай Россия Федерациясенә 2014 елда БМО Европа
экономика комиссиясенең урманнар һәм урман тармагы комитетының 72нче сессиясен Россия
территориясендә үткәрү мөмкинлеген карауны тәкъдим иткән иде. Комитет сессиясенең
моңарчы Россиядә үткәрелгәне юк әле.
РФ Хөкүмәте йөкләмәсен үтәү йөзеннән Россия Табигать министрлыгы, Рослесхоз белән
берлектә, РФ Чит илләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән
килешенеп, Комитет сессиясен үткәрү урыны итеп Казанны сайлады һәм үткәрү датасын 17-21
ноябрь дип билгеләде.
Казанга БМО ЕЭКның урман политикасы эксперты Арно Бризей, БМО ЕЭК эксперты Әнвәр
Нигъмәтов, Россия ЭЭМ Халыкара оешмалар департаментының ЭКОСОС һәм БМОның
региональ һәм экономик оешмалары бүлеге башлыгы Марат Бердыев, Рослесхозның фән,
мәгариф һәм халыкара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы урынбасары Анна Фурсова, Халыкара
эшчәнлек департаментының аналитик эшләр бүлеге башлыгы Владимир Ворфоломеев килде. ТР
Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Гадел Галиуллин, ТР башкарма хакимият
органнарының эш төркеме вәкилләре белән берлектә, Комитетның башлангыч утырышында
чараны үткәрүнең нормалары һәм стандартлары тикшерелде
“Кичкетаң” тыюлыгында күзәтчелек службаларының һәм аучы- кулланучыларның эшлекле очрашуы
Очрашуда Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль службасының Татарстан
идарәсеннән һәм ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсеннән вәкилләр
катнашты. Табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы, “Кичкетаң” комплекслы дәүләти
табигать тыюлыгы башлыгы А.Фәйзуллин Иж елгасы тамагы төбәгендәге табигый һәм ясалма
экосистемаларны, биологик төрлелекне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының сирәк
объектларын саклау бурычлары турында сөйләде. Шулай ук кыргый кабан популяциясен исәпкә
алу һәм аның миграция юллары, кабаннарның клиник торышына контроль мәсьәләләре буенча
фикер алышу булды.
Урманчылыкларда һәм табигать тыюлыкларында кошларны каршы алу чаралары уздырыла
“Балтач” дәүләти табигать тыюлыгы инспекторлары Борбаш урта мәктәбендә сыерчык оялары
конкурсы үткәрделәр, анда 110 укучы бала катнашты. 20 сыерчык оясы мәктәп һәм авыл
территориясендә, ә калганнары тыюлык урманнарында эленде. Конкурс соңында анда
катнашучылар барысы да традицион “карга боткасы” белән сыйландылар, зур самавырдан татлы
чәй эчтеләр
25
март, 2014 ел
сишәмбе
ТР Урман хуҗалыгы министры шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкка багышланган брифингта катнашты
Икеайлык чаралары 1 апрельдә башланып 1 июньгәчә бара. Экологик икеайлыклар үткәрүнең
нәтиҗәлелеге ел саен исбатлана. Бу чорда “Татарстанның чиста урманнары” акциясе дә башлана.
Былтыр урман фонды территорияләреннән 48872 мең кубометрдан артык көнкүреш чүп-чары
һәм калдыклар чыгарылды. Быел исә министрлык автомагистральләр буендагы урман
кишәрлекләрендә өстәмә ял урыннары кору, янгын чыгару ягыннан куркынычлы булган коры-
сары ботакларны җыештыру эшләрен дә планлаштыра.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз