2014 елның янгын куркынычы сезоны Россиядә гадәти сроклардан ай ярымга алдан башланды. Табигать янгыннары гадәттә әле башлана гына торган вакытка ил буенча инде 500 урман янгыны кабынган, бу турыда 2 апрельдә регионнар белән уздырган селектор киңәшмәсендә РФ Хөкүмәте рәисе Д.А.Медведев хәвеф белән сөйләде.
Коры каудан яндыру безнең илдә системалы проблема булып тора. Күпчелек очракта кауданны белгечләр түгел, ә халык яндыра, һәм матди чыгымнар сорый торган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп тормый, шул сәбәпле ут торак пунктларга, экономика объектларына, урман фонды җирләренә күчә. Авыл хуҗалыгында контрольсез каудан яндырудан ел саен 160 эре урман янгыны чыга, алар бик зур экологик һәм экономик зыян китерәләр. Коры үлән яндырганда без табигатькә шактый зыян салабыз: черемә барлыкка килүнең табигый процессы бозыла, шунлыктан туфракның уңдырышы түбәнәя. Каудан яндырганда бөҗәкләр, шул исәптән үсемлекләрне серкәләндерә торганнары юк ителә, җирдә урнашкан кош оялары яна. Үләнгә ут төртүдән туфракның файдалы микроорганизмнары, шул исәптән үсемлекләрне чирләрдән саклый торганнары да һәлак була. Көчле каудан янгыннары вакытында үләндә яисә өске туфрак катламында яшәүче барлык имезүчеләр диярлек янып яисә төтенгә тончыгып үлә.
Коры үләнгә рөхсәтсез ут төртеп урман янгыны чыгарган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.32 статьясында гражданнарга 2 меңнән алып 5 мең сумга кадәр, вазифалы затларга 7 меңнән алып 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр штраф салу каралган.
Кыш көне урманчылыкларда төзелеш эшләрен башлау өчен агач әзерләнде. Технология буенча агачның табигый кибү фазасын узуы таләп ителә. Моннан тыш, язгы юлсызлык чорында бураларны чиркәү салынасы урыннарга ташу юллар такыр булмау аркасында авырлашкан иде. Шуңа да карамастан, барлык эшләр план-графикка төгәл яраштырып башкарыла.
Хәзерге вакытта “Кама урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Кама урманы” дәүләти бюджет оешмасы Мамадыш районы Албай авылында чиркәү фундаменты салуны төгәлләде, төп бура, алтарь һәм янкорма буралары да әзер. Чиркәүгә гөмбәз куела, түбәсе ябыла. Авыл халкының соравы буенча, эшләр июль башына, керәшен бәйрәме Питрауга кадәр төгәлләнергә тиеш.
Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе авылында “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” ДКИ һәм “Кызыл Йолдыз урманы” ДБИ шулай ук чиркәүнең төп бурасын, алтарьны һәм 2 чаң манарасын әзерләүне төгәлләгән. Идән һәм түшәм өчен агач материаллар әзерләнә.
Яңа Чишмә районы Ленино авылы чиркәве өчен дә төп бура буралган. Башкаручысы – Әлмәт урманчылыгы һәм “Альметлес” оешмасы.
“Һәр кошчыкка – сарай” дигән девиз астында “Озын Алан” тыюлыгы белгечләре 2нче Тәтеш урта мәктәбе укучылары өчен Халыкара кошлар көненә багышланган дәрес үткәрделәр. Тыюлык башлыгы Василий Никитин һәм белгеч Татьяна Никитина балаларны Татарстанда яши торган кошлар белән таныштырды, аларның табигатькә китергән файдалары, ни өчен аларны сакларга кирәклек турында сөйләде. Балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, кошлар турындагы үз күзәтүләре белән уртаклаштылар.
Дәрес азагында мәктәп балалары тыюлыкка ата-аналары белән бергә ясаган кош ояларын бүләк иттеләр. В.П.Никитин аларга кош оялары өчен рәхмәт әйтте һәм барысына да кошлар турында плакатлар бүләк итте, класска “Һәр кошчыкка – үз йорты” табигать саклау акциясендә катнашканы өчен Мактау грамотасы тапшырды.
Бүләк ителгән барлык кош оялары тыюлык территориясендә эленә.
Министрлык җитәкчеләре һәм башлыклары, ТР Президенты Аппаратының Дәүләти хезмәткәрләр һәм кадрлар департаменты вәкиле, бәйсез экспертлар тәшкил иткән комиссия белгечләрнең норматив хокукый һәм вазифа белемнәре кимәлен билгели. Аттестация нәтиҗәләре буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының кадрлар резервы формалаштырылачак.
Канатлы дуслар өчен уңайлы өйләр алдан әзерләнгән иде. Аларны мәктәп балалары 21 мартта үткәрелгән Урман дәресләрендә ясады. Хәзер исә тыюлык инспекторлары, снегоходларда урман эчләренә кереп, сыерчык ояларын тыюлык территориясендә үскән агачларга эләләр.
2014 елгы ТР Дәүләти гражданлык хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы ТР Юстиция министрлыгы һәм Дәүләт Советы командалары белән волейбол ярышында очрашты. Министрлык командасы ике көндәшне дә берсүзсез җиңеп, төркемдә беренче урыннан плей-офф стадиясенә чыкты. Волейбол ярышларының 1/8 финалында безнең команданың алдагы көндәше – ТР Спорт министрлыгы командасы. Уен 12 апрельдә була.