ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2014 ел
сишәмбе
Түбән Каманың балалар экология-биология үзәгендә “Табигать һәм без” III экология
фестивале булып узды, анда мәктәп балалары, шәһәрнең табигать саклау службалары һәм
индустрия предприятиеләре белгечләре катнашты. Табигать байлыкларын бәрәкәтле куллану һәм
табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту буенча үгет-нәсихәт алып барылды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан фестивальдә “Дала” дәүләти тыюлыгы башлыгы
Ф.Н.Динмөхәммәтов катнашты һәм Түбән Кама ш. мәгариф оешмаларына табигать һәм урман
буенча 2013 елгы актив эшчәнлекләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды

24
март, 2014 ел
дүшәмбе
Казан дәүләт аграр университеты абитуриентлары алдында тәрбия эшләре буенча проректор
Б.Җиһаншин, факультет җитәкчеләре, кабул итү комиссиясе әгъзалары чыгыш ясады. Урман
хуҗалыгы һәм экология факультетын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының кадрлар белән
эшләү секторы мөдире Гадел Баязитов тәкъдим итте һәм Татарстанда урман хуҗалыгының
торышы һәм үсеш перспективалары турында сөйләде. Абитуриентлар белән очрашуга шулай ук
җитәкче-урманчылар да килгән иде, алар урманчылыклардагы эш һәм яшәү шартлары турында
сөйләделәр.
21 мартта Саба урманчылыгында чаңгы узышлары булып узды. Урманчылык һәм урман
хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен мондый узышлар ел саен үткәрелә, быел бу чарага узган ел Лесхоз
бистәсендә ачылган агач эшкәртү заводы командасы да кушылды. Ул бүтән командалардан
көчлерәк булып чыкты һәм ярышларның төп призын – РФ һәм ТРның атказанган урманчысы
Нургали Миңнеханов Кубогын яулап алды
Алар балаларга алда торган язгы урман эшләре һәм, әлбәттә, урман янгыннарын булдырмау
турында сөйләделәр, күп кенә мәктәпләр урманга якын җирдә урнашкан бит. Кама Тамагы
районы Сөйки авылы китапханәсендә узган шөгыль “Урман – байлыгыбыз” девизы астында
узды. “Озын алан” дәүләти тыюлыгы белгече Татьяна Никитина бик күңелле һәм җанлы итеп
викторина үткәрде, сораулар шактый авыр булса да, балалар тиз һәм күмәк җавап бирделәр,
табигатьне яхшы белүләрен күрсәттеләр. Шөгыль барышында алар, олылар белән бергә, урман
аланына уйдырма сәфәр кылдылар, анда яшәүчеләр белән таныштылар, анда үскән чәчәкләргә
сокландылар, күп кенә кызыклы нәрсәләр белән таныштылар. Беркемгә дә зыян итмәделәр,
билгеле, чөнки табигатьне чын күңелдән яраталар.4
Урман дәресләрен “Чатыртау” дәүләти тыюлыгы инспекторлары Азнакай районы
мәктәпләрендә, “Ашыт” тыюлыгы белгечләре Арча һәм Әтнә мәктәпләрендә үткәрделәр.
Шөгыльләр соңында иң актив катнашучыларга истәлекле призлар бирелде, барлык укучыларга
календарьлар һәм китаплар, мәктәп китапханәләренә “Татарстанның Җир хартиясе”
тапшырылды.

23
март, 2014 ел
якшәмбе
Саба районында РСФСРның һәм Татарстан АССРның атказанган урман белгече, “Почет
билгесе” һәм “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә
багышланган XIII Бөтенроссия турниры – XIII Н.М.Миңнеханов Мемориалы тәмамланды.3
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов катнашты.
Традиция буенча турнир Саба районы Лесхоз бистәсендә үткәрелә. Быел Татарстан районнары
спортчылары арасында ярыштан тыш, мемориал кысаларында Россиянең иң көчле яшь
спортчылары турниры һәм Россиянең иң көчле спортчылары турниры да үткәрелә, приз
фондлары 200 мең сумлык, алар РФ Спорт министрлыгының бердәм календарь планына
кертелгән. Соңгысында 1нче – 8нче урыннарны алган спортчылар беруңайдан спорт мастеры
нормативын да үтәгән була.
Лесхозның боз сараенда 21 мартта башланган ярышларда 9 яшьтән 40 яшькәчә булган ирләр
һәм хатын-кызлар катнашты. Күбесе – төрле ярышларда җиңеп байтак бүләкләр алган танылган
спортчылар. Турнирның баш казые, ТРның өстәл теннисы буенча баш тренеры Руслан
Степановның әйтүенчә, бу шушы форматтагы бердәнбер турнир булып тора, анда гына
республика районнарының шулкадәр күп сандагы спортчылары катнаша. Быел катнашучылар
кимегән – 2013 елда 28 команда килгән булса, быел 17 генә килгән.
“Бу республикабызда өстәл теннисының бик яхшы үсүен күрсәтә. Аның белән Казанда гына
түгел, бөтен республикада шөгыльләнәләр”, – дип саный Руслан Степанов.
Соңгы ярышлар беткәч тә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булып узды.
Аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, ТР
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар
Гыйльметдинов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР
Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур
Айделдинов котлады.
Башта дипломнар, медальләр һәм чәчәкләр Татарстан районнарыннан килгән җиңүчеләргә
бирелде. Ирләр арасында беренче урында Саба районыннан Сәгъди Исмәгыйлов, хатын-кызлар
арасында – Сарман районыннан Әлфия Халикова иде. Тулай команда хисабында беренче урынны
Саба районы командасы яулады.
Өстәл теннисы буенча традицион бөтенроссия яшьләр турнирында Сәгъди Исмәгыйлов һәм
Казаннан Кристина Гречишникова җиңүче булды.
Бөтенроссия турнирында җиңүчеләр парлы катнаш, ирләр, хатын-кызлар, ялгызлар
разрядларында билгеләнде. Ялгызлар разрядында беренчелекне Мәскәүдән Маргарита Фетюхина
һәм Михаил Гладышев яулады. Парлы хатын-кызлар арасында Казаннан Виктория Лебедева һәм
Кристина Гладышева җиңеп чыкты. Ирләр арасында исә – Карелиядән Артур Григорьев һәм
Самардан Андрей Букин. Катнаш парлар арасында беренче урынга Мәскәүдән Михаил
Гладышев белән Түбән Новгородтан Елена Абаимова чыкты.
Турнирда катнашучы иң яшь спортчы һәм тренерлар да бүләкләнде. Районның алтын мактау
билгесе, мактау грамотасы, җир кишәрлегенә сертификат һәм 100 мең сум акча Сочида узган
Паралимпия уеннары призеры Рушан Миңлеголовка бирелде.
Бүләкләрне тапшырганда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу өстәл теннисы турнирының
елдан-ел популярлаша баруын билгеләп үтте.
“Татар-Информ” ИА.

22
март, 2014 ел
шимбә
Урманчылык хезмәткәрләре ике көн дәвамында Минзәлә районы мәктәпләрендә булдылар.
Укучыларның һәр яшь төркеме өчен урманда яшәүчеләрне тану һәм агач куллану өлкәсен атау
буенча викторинадан башлап урман һәм анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмәгә
кадәр төрле чаралар үткәрделәр. Өлкән классларны исә бигрәк тә урман белгеченең һөнәри
бурычлары, урманчылыкка өйрәтә торган уку йортлары кызыксындырды.

21
март, 2014 ел
җомга
Лесхоз бистәсендә Саба районы администрациясе, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт
министрлыгы, ТР Өстәл теннисы федерациясе РФ һәм ТР атказанган урманчысы Нургали
Миңнеханов истәлегенә багышлап ел саен бөтенроссия өстәл теннисы турниры үткәрә.
Ярышларны ачу тантанасыннан һәм парадтан соң анда катнашучы спортчылар атаклы
урманчының һәйкәленә чәчәк салдылар. Иң көчле һәм яшь Россия теннисчыларының традицион
турниры өч көн дәвам итәчәк.
Аннан тыш, урман бистәсендә яшәүчеләр, күбесенчә урманчылыкта һәм урман хуҗалыгында
эшләүчеләр, халыкара Урман көненә багышланган чаңгы эстафетасында катнаштылар. Беренче
урын өчен Нургали Миңнеханов призы агач эшкәртү заводы чаңгычыларына бирелде.
Шул ук көнне Лесхоз бистәсе урта мәктәбендә шахмат турниры да ачылды, анда Саба
муниципаль районы шахмат сөючеләре катнаша.
Бу бәйрәмдә алар Казанның уннарча мәктәбендә булдылар, өлкән класс укучылары белән
ачык әңгәмәләр үткәрделәр. Үкенечкә каршы, күп кенә балалар урманга кулланыш җәһәтеннән
карый, ә урманнарның экологик баланстагы роле турында өстән-өстән генә белә икән. Шуңа
күрә, урманчылык турындагы иң гади белемнәрдән башларга, урманнарның табигатькә ни өчен
кирәклеген аңлатырга, урманчыларның ниләр эшләве, Татарстан Урман министрлыгының
урманнарны саклау һәм тергезү буенча ниләр белән шөгыльләнүе турында сөйләргә туры килде.
Дәрес кысалары гына җитми калды, кайбер сорауларга җавап бирү тәнәфесләрдә дәвам итте
“Яшә, урман!”, “Без урманнарны саклау яклы”, “Урман – табигать байлыгы” девизлары
астында урманчылык белгечләре балаларга әйләнә-тирәбездәге урманнарның файдасы, аларны
саклау турында сөйләделәр, ТР Урман хуҗалыгы турында видеофильм күрсәттеләр. Күпчелек
мәктәпләр Урман дәресләре үткәрүгә җаваплы караган. “Белүебезчә, планетабызның, тирә-як
табигатьнең, урманнарыбызның киләчәге яшь буын карамагында. Шунлыктан аларга мондый
дәресләр бик тә файдалы”, – дип бәяләделәр Әгерҗе урманчылыгының бу эшләрен мәктәп
директорлары.
Урманчылыкның барлык хезмәткәрләре иртән иртүк, парад формасында, авыл мәктәпләренә
киттеләр һәм анда әңгәмәләр үткәрделәр. Өлкән классларда урманчы һөнәре һәм Лубян урман-
техник колледжы турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International