Законга 2014 елның 12 мартында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган. Урман кодексына кертелгән үзгәрешләр Россия Федерациясе субъектларына озайлы нигездә урман эшләрен башкару өчен җаваплы дәүләти урман хуҗалыгы оешмаларының яшәве өчен хокукый нигезләрне яңадан торгызырга, урман хуҗалыгын алып бару өчен махсус бюджет оешмалары төзергә, урман хуҗалыгы эшләрен конкурс процедурасыннан тыш башкарырга, продукция һәм хезмәт күрсәтүләр белән акча эшләргә мөмкинлек бирә.
“Российские лесные вести” газетасына биргән интервьюсында (28.02.2014, №28) министр Наил Мәһдиев: “Махсус оешмалар – урман эшләрен оештыруның оптималь формасы булып тора. Шуңа күрә, Татарстан күптәннән инде үз юлы белән китте – урманнарны саклау, яңадан торгызу эшләрендә бездә 20дән артык “Урман” махсус бюджет оешмасы эш итә. Шундый оештыру алымы аркасында без кадрларны һәм матди-техник базаны саклап кала алдык. Татарстан Республикасы үзе нигезләгән оешмаларга ярдәм күрсәтә. Нәтиҗәдә эш һәм сарыф ителгән чаралар өчен, урман үстерүнең сыйфаты өчен, урманнарны саклау өчен оешма җитәкчеләре шәхсән җавап тоталар”, – дип белдерде.
Быел республика халкы катнашында Агач утырту көннәре 26 апрельдән 4 октябрьгә кадәр үткәрелә. Бу даталар климат шартларын һәм 2011 елдан бирле үткәрелә килгән шундый чараларның уңай тәҗрибәсен исәпкә алып билгеләнде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Агач утырту көннәренә әзерлек алып барыла, аны үткәрү өчен җаваплы белгечләр билгеләнде. 2013 елгы шундый акцияләрдә 730 гектардан артык мәйданга 2.8 млн төрле ассортиментлы агач утыртылган, бу эштә 35 меңнән артык кеше катнашкан иде.
ТР Спас районы Өчкүл авылы янында урнашкан, табигать һәйкәле булган “Чиста”, “Исемсез”, “Атаман” күлләрендә алар, “Средневолжрыбвод” федераль идарәсе ихтиологлары белән бергә, су асты тереклек ияләрен кислород ачлыгыннан коткару буенча мелиоратив характердагы чаралар үткәрделәр, – чөнки калын боз катламы астында балыкларның тончыгу ихтималы бик зур.
Бензинлы боз кискеч ярдәмендә белгечләр калын күл бозында 50дән артык бәке уеп, аларга салам тутырдылар, – бу чара кислород юлын кабат томаланудан саклый.