Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Биектау районында эшлекле визиты барышында янгын-химия станциясендә булды. Биектауда III типтагы янгын-химия станциясе Татарстан территориясендәге шушы типтагы дүрт станциянең берсе һәм ул республиканың төньяк-көнбатыш районнарында урман янгыннарын сүндерү өчен оештырылган.
“Балтач” дәүләт табигый заказнигы администрациясе “Хыял” яшьләр үзәге белән берлектә кыш көне балык тотучылар арасында «Без балык тотуның тыелган ысулларына каршы!» дигән девиз астында ярыш оештырды. Ярышта Балтач һәм Арча районнарыннан барлыгы 76 балыкчы катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Хөкүмәт делегациясе Әзербәйҗан Республикасында эшлекле очрашуда булып кайтты. Делегация составында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин катнашты. Бакудагы очрашу вакытында Татарстан делегациясенә Әзербәйҗанның икътисади потенциалы тәкъдир ителде.
Эшлекле визит барышында Әзербәйҗан территориясендәге урманнарны яңарту өчен, Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге питомникларында үстерелгән утырту материалын файдалану турында да килешенде.