ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2019 ел
җомга

Бүген "Казань Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ярышлары башланды. Чемпионатта 63 илдән 1,3 меңнән артык конкурсант катнаша.

"Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре халык арасында урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлату эше алып бара. Әйтик, кичә, 22 августта, Красный бор кишәрлеге урманчылыгының урман мастеры Артур Сөләйманов гөмбәчеләр белән әңгәмә үткәрде.


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 27 августында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында агымдагы елның 2 нче кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу булачак.

"Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау  үзәге һәм Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе филиалы хезмәткәрләре уртак эш юнәлешләре турында фикер алышты. Очрашу кичә, 21 августта, үзәк базасында узды.

Татарстан Республикасында "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты эшен дәвам итә.


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Михайловка һәм Тойгелде авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында катнашты. Очрашулар авыл мәдәният йортлары базасында узды.

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Мөслим муниципаль районында булды. Сәфәренең төп максаты – район мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе эшендә һәм авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында катнашу.

ТР "Лаеш урман хуҗалыгы" ДБУ Лаешның "Рябинка" балалар бакчасына бүләк ясады. Бакча төзелүгә 4 ел тулу уңаеннан урман хуҗалыгы тарафыннан 100 данәдән артык акация, нарат, карагай һәм каен үсентеләре бүлеп бирелде.


20
август, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Министрлыкта Шәһәр яны урманчылыгының урман фонды территориясендә ликвид булмаган агачны җыештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ябык тамыр системасы белән  сабакчалы имәннең утырту материалын үстерү өчен үзәк оештыруга бәйле проект-смета документациясен эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International