"Татарстанның чиста урманнары" акциясе кысаларында республика урман фондыннан 150 куб. метрдан артык чүп-чар, коры-сары чыгарылган

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

"Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе кысаларында республика урман фондыннан 150 куб.м. артык каты коммуналь калдык, коры-сары һәм ауган агач җыеп чыгарылган. Бу хакта Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алсу Мостафина сөйләде.

"Әлеге акция 16 нчы сентябрьдә старт алды һәм барлык муниципаль районнарда да уза, – дип искәртте Алсу Мостафина. – Анда төрле оешма, предприятие һәм учреждениеләр хезмәткәрләре, арендаторлар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, студентлар, мәктәп укучылары, волонтерлар катнаша".

Аның сүзләренә караганда, акция кысаларында урман тармагы белгечләре 5 чишмәне төзекләндергән, урмандагы 36 аншлаг, мәгълүмат тактасы һәм беседка төзекләндерелгән, гомуми белем бирү учреждениеләрендә дәресләр үткәрелгән.

"Җыелган чүп күләме һәм башка күрсәткечләр буенча лидерлар арасында – Арча, Мамадыш, Чирмешән һәм Әлки урман хуҗалыклары хезмәткәрләре, – дип өстәде Алсу Мостафина. – Әлбәттә, "Татарстанның чиста урманнары" акциясенең төп максаты – урманнарда уңайлы санитар-экологик хәл булдыру гына түгел, ә урманга сакчыл караш тәрбияләүдән дә гыйбарәт".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International